Логотип Магариф уку
Цитата:

Баланың психологик сәламәтлеге

Хәзерге вакытта баланың психик сәламәтлеген кайгыртуга бик нык игътибар бирелә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бакчасында балаларның психологик куркынычсызлыгын саклау ул – милләтәбезнең киләчәктәге психо...

Хәзерге вакытта баланың психик сәламәтлеген кайгыртуга бик нык игътибар бирелә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бакчасында балаларның психологик куркынычсызлыгын саклау ул – милләтәбезнең киләчәктәге психологик куркынычсызлыгын кайгырту дигән сүз. 
Тирәлектә тискәре йогынты ясамыйча, үстерүче психологик уңайлыклар тудыру «психологик куркынычсызлык» дип атала. Балалар бакчасында эшләгәндә, без шундый уңайлыклар тудырырга тырышабыз. Безнеңчә, сабый, балалар бакчасына килгәч, беренче көннән андагы психологик куркынычсызлыкны тоярга тиеш. Безнең коллективта балалар белән аралашу хезмәттәшлек, бер-береңә ярдәм итәргә тырышу, игелеклелек хисләренә корылган. Төркемдә бергәләп рәсем ясау, кисеп ябыштыру, әвәләү кебек иҗади эшләрне балалар теләп, яратып башкаралар. Һәрвакыт үз эшебездә без балага хөрмәт белән карап, аның фикерен тыңлауны, «ишетә» һәм җавап бирүне хуплыйбыз. Шул рәвешле бала тәрбиячене дә ярата, хөрмәт итә, психологик куркынычсызлык та булдырыла. Бала шатлана, үз-үзенә ышана, иҗат итүгә күңеле ачык, көр. Димәк, психологик куркынычсызлыкны булдыру алымнары дөрес кулланылган. Оптимистик тотрыклы халәт баланың адапта-
ция-ияләшү чорының уңай үтүен
яки инде бетүен аңлата.
Психологик куркынычсызлык ул – баланың уңай психологик эмоциональ халәтенә ирешү.
Группада бала нык арыса, психологик киеренкелек булса, аның халәтен җиңеләйтү өчен утырып алу, ял итү почмагы булдырдык. Анда бала тынычлап рәсем ясый, китап карый, яраткан уенчыгы, өстәл уены уйный ала.
Баланың эмоциональ халәтенә, әлбәттә, тәрбияченең үзенең эмоциональ халәте, аның балалар белән аралашу стиле зур йогынты ясый. Тәрбияченең үз-үзен тыныч тотуы, ипле аралашуы, конфликтларны гадел чишүе мөһим. Икенчедән, төркемдә дөрес үстерүче предметлар  тирәлеге булдыру әһәмиятле.
Эшебездә, баланың психологик сәламәтлеген булдыру өчен, методик алымнар һәм психокоррекция методларын еш кулланабыз. Психологик киеренкелекне бетерү өчен, релаксация минутлары ясыйбыз, психологик-эмоциональ халәтне булдырабыз, баланы конфиктларны әйләнеп үтәргә өйрәтә торган, үз-үзенә ышаныч хисләрен үстерә һәм дөрес аралашу күнекмәләренә өйрәтә торган уеннар уйнатабыз. Көндәлек режим дәвамында эмоциональ уңай халәт булдыру өчен, иртән балалар белән көйләп исәнләшәбез. Аннан иртәнге гимнастика ясый башлыйбыз, релакс көй куеп, келәмгә утырып, әкрен генә күнегүләрне дәвам итәбез. Ахырдан бер-беребезгә матур көн телибез. Көндез, түгәрәккә утырып, өйрәнелгән шигырьләрне укыйбыз, ахырдан һәрберебезгә кул чабабыз, мактыйбыз. Үзебез язган көйле бармак уеннарын уйныйбыз. Алар баланың кәефен күтәрә, эмоциональ халәтен җайга сала. Ылыс күркәләрен кулланып, тыныч көй астында бармакларга массаж ясыйбыз. Немец психологы К.Фопельнең хәрәкәт-
ле уеннар картотекасын булдырып, шундагы уеннарны һәм башка психологик-эмоциональ халәтне җайга сала торган уеннар уйнатабыз. Кичен «Тәрбияле аралашу түгәрәге» оештырыла. Анда һәрбер баланың мактарлык эшләре әйтелә. Мәсәлән, иң гадие – «Алсу бүген үзе киенде», «Марат тиз йоклап китте» һ.б. Баланың шул вакытта үз-үзенә ышанычы арта, яңадан бу эшләрне эшлисе килә башлый. Әлеге уенны икенче кечкенәләр төркемендә уйный башларга ярый. Арттерапия, плас-
тилин, балчык белән уйнау баланы тискәре эмоцияләрдән арындыра, тынычландыра.
Бала белән игелекле аралашу һәм психологик куркынычсызлык булдырылсын өчен, түбәндәге кагыйдәләрне истә тотабыз:

  1. Сөйләмдә матур, ягымлы сүзләр куллан, исем белән дәш;

  2. Һәрбер баланың индивидуаль матурлыгын күрә бел;

  3. Балалар белән нәрсәне дә булса күргән һәм ишеткәннән туган
    шатлыклы минутларның кадерен бел;

  4. Балалар төрле яклап кызыклы тәэсирләр алсын;

  5. Бер балага да күңелсез булмасын, аларга шөгыль тап;

  6. Балага үз-үзенә ышанычны арттыр, күңеленә иң яхшы тәрбияви орлыкларны сал;

  7. Һәр бала белән индивидуаль
    аралашу стиле булдыр; бала үзен борчыган соравы белән сиңа мөрә-
    җәгать итә алсын;

  8. Төркемдә тәртип һәм булган кагыйдәләрнең гадел үтәлүенә иреш;

  9. Баланың киеренке психологик халәтен күрә белеп, аны җайга салырга тырыш;

  10. Төркемдә уңай традицияләр булдыр, балалар аны теләп үтә-
    сен.


Балачак – кеше тормышында бик әһәмиятле чор. Аның психологик яктан тыныч һәм куркынычсыз үтүе киләчәктә кешенең нинди шәхес буларак формалашуына зур йогынты ясый. Шуңа күрә без, тәрбиячеләр, бу эшкә бик җитди карарга тиешбез.
Гөлнара ЗАМДИХАНОВА,

Казан шәһәренең татар телендә белем һәм тәрбия бирүче катнаш төрдәге
272 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Альбина ЗАРИПОВА,

Казан шәһәренең татар телендә белем һәм тәрбия бирүче катнаш төрдәге
272 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле өлкән тәрбиячесе

Фото: pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ