Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәйрәм чаралары балаларны көтә

Иртәгә – 1 июнь – үзгәрәк көн. Бердән, җәй башы, икенчедән, укучыларның тугыз айга сузылган «энә белән кое казу»дан исән-сау «котылып», җәйге каникулларына старт бирелгән көн. Өченчедән, 1 июнь – Бала...

Иртәгә – 1 июнь – үзгәрәк көн. Бердән, җәй башы, икенчедән, укучыларның тугыз айга сузылган «энә белән кое казу»дан исән-сау «котылып», җәйге каникулларына старт бирелгән көн. Өченчедән, 1 июнь – Балаларны халыкара яклау көне дә әле. Бу бәйрәмнең үзгә бай тарихы бар. Моннан нәкъ 70 ел элек, 1949 елның ноябрендә, Париж каласында уздырылган Хатын-кызларның халыкара демократик федерациясе конгрессы карары белән гамәлгә куелган озын гомерле бәйрәм икән бит ул! Ел да көтеп алына торган бәйрәм. Балалар, оныклар өчен генә түгел, ата-аналар, әби-бабайлар өчен дә. Чөнки без – өлкәннәр барыбыз да – кайчандыр Балачак илендә тәрбияләнгән, рухи илһам алып үскән буын. Чәчләргә инде чал керсә дә, 1 июнь якынлашты исә күбебез үзен сабый чагына кайткандай хис итә, күңелләр нечкәрә. Шуңа да 1 июнь – балалар бәйрәме генә түгел, тулы мәгънәсендә Гаилә бәйрәме дә.
Шуңа да, республикабызның һәр төбәгендәге кебек үк, башкалабыз Казанда һәр парк, сквер, ишегалды иртәгә иртәдән кичкә кадәр балаларның, ата-аналарның шат авазларына күмеләчәк. Бәйрәм чараларының барысын да санап бетерү һич кенә дә мөмкин түгел. Шулай да иң мөһимнәрен, иң кәттәләрен әйтмичә һич ярамас. Кремль яр буенда, «Горки-Әмәт урманы». «Крылья Советов», М.Горький исемендәге Үзәк ял һәм мәдәният паркларында балаларны искиткеч тамашалар көтә. Әйтик, беренчесендә «Без Кремльне яратабыз» дигән фестиваль көнозын гөрләячәк. Балалар театрлаштырылган тамашалар, бәйрәм концертлары карап хозурланачак, «Шаян.ТВ» һәм «Ералаш» конкурсларында катнашып, үзенчәлекле призларга ия булачак алар. «Әкият» курчак театры исә нәни тамашачыларына яр буенда «Мактанчык әтәч» спектаклен күрсәтергә җыена. «Крылья Советов» паркында исә «Осталар шәһәрчеге» эшләячәк. Спорт яратучы балалар волейбол, флорбол, мини-футбол уеннарында. «Күңелле стартлар»да катнаша алачак. Кариев театры исә балалар сабантуе оештырырга җыена.
Тагын шунысы игътибарга лаек: иртәгә узасы барлык бәйрәм чаралары һәркем өчен дә бушлай.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ