Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәйрәмнәрдә мәктәпләр тынып торамы?

Май истәлекле даталарга бай. Мәктәптә дидактик чаралар, ветераннар катнашындагы сыйныф сәгатьләре оештырыла. Кайбер мәктәпләр белән элемтәгә кердек.Илдар САЯХОВ, Казан шәһәренең 180 нче мәктәп директо...

Май истәлекле даталарга бай. Мәктәптә дидактик чаралар, ветераннар катнашындагы сыйныф сәгатьләре оештырыла. Кайбер мәктәпләр белән элемтәгә кердек.
Илдар САЯХОВ, Казан шәһәренең 180 нче мәктәп директоры:
- 9 Майга багышланган бәйрәм чаралары, һичшиксез, хәрби-патриотик тәрбияне күздә тота. Җиңү бәйрәмен кахарман җырлар һәм стройда йөрү смотры уздырып каршылыйбыз. “Үлемсез полк” сафларында атлаучыларыбыз да шактый булачак. Махсус бәйрәм программасы төзеп, микрорайоныбызда яшәүче сугыш ветераннарын чәй табынына чакыру шулай ук мәктәптә күркәм гадәт булып тора. Бәйрәмне күтәренке күңел белән каршыларга тагын бер сәбәп: “Большая перемена” иҗат фестивалендә ярты сәгатьлек программа күрсәтеп, 1нче урынны яуладык.
Лилия ХӘСӘНОВА, Казан шәһәренең 167 нче мәктәп директоры: 
- Бәйрәм алды көннәрендә иртәнге якта мәктәпкә килгән укучыларыбызны ишек төбендә каршы алып, һәркайсының түшенә “Георгий тасмасы” кададык. Бу берничә көн шулай дәвам итте. Актлар залында уза торган “Хәтер дәресе”ндә катнашу да балалар өчен бик мөһим. Аны безгә кечкенә чагында Ленинград камалышында калган Эльвира Владимировна Турентикова һәм Вера Александровна Мигунова уздыра. Камалыш вакытында алар күргән михнәтләрне елый-елый тыңлыйсың...
“Үлемсез полк”та катнашу шулай ук күңелләрне тетрәтә торган чара. Анда әти-әниләр белән берлектә безнең мәктәптән ел да ким дигәндә 250 кеше катнаша.
Рания ГАЛИӘКБӘРОВА, Казанның 171 нче мәктәп директоры:
- Бәйрәм рухы мәктәпкә аяк басуга ук күренеп тора, чөнки 5 “б” сыйныф укучылары бик мәгънәле проект тәкъдим итте. Алар эшләгән “Сугышчан дан” почмагындагы фотоларда бер генә очраклы кеше дә юк. Барысы да сугыш ветераннары, һәм барысы да шул сыйныфта укучыларның дәү бабалары. Шунда ук сугыш каһарманнарына багышлап укучылар кулы белән ясалган һәйкәлләрнең макетлары, дәһшәтле көннәрнең шахитләре булган автомат, каска кебек башка әйберләр белән танышырга була. Мәктәптәге һәр сыйныф әнә шулай үзенчә әзерләнде бу олуг бәйрәмгә.

Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ