Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИ үткәрү тәртибен бозучылар саны арткан

«Рус теле һәм әдәбияты буенча БДИда иң күп баллны җыю нәтиҗәләре билгеләнде. Йөз балл җыючылар саны буенча Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан һәм Краснодар крае л...

«Рус теле һәм әдәбияты буенча БДИда иң күп баллны җыю нәтиҗәләре билгеләнде.
Йөз балл җыючылар саны буенча Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан һәм Краснодар крае лидер булды», — дип хәбәр ителә Рособрнадзор сайтында. Башлангыч мәгълүматларга караганда, барлык уку предметлары буенча БДИның уртача баллары узган ел нәтиҗәләре белән чагыштырыла. «Төп имтихан көннәрендә 8121 балл нәтиҗәсе теркәлгән. Ике фәннән йөз баллны 409 укучы алды, өч фәннән — 16 катнашучы», — диелә ведомствода. Узган ел белән чагыштырганда, БДИ үткәрү тәртибен бозучылар саны бераз арткан. Быел БДИда катнашкан 939 кеше кәрәзле телефоннар, микронаушниклар һәм шпаргалкалардан файдаланган. 515 кеше, коронавирус белән авыру сәбәпле, төп чордагы имтиханнарда катнаша алмаган.
Хәзерге вакытта Россиянең барлык төбәкләрендә куелган баллар белән килешмәү буенча апелляция карау эшләре бара.
 Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ