Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИ: дүрт фән буенча иң беренче нәтиҗәләр

Россиядә дүрт фән буенча Бердәм дәүләт имтиханын 5 меңнән артык укучы йөз баллга биргән. Имтиханнар барышында 570 кагыйдә бозучы тотылган.«Без дүрт фән – химия, рус әдәбияты, география һәм рус теле бу...

Россиядә дүрт фән буенча Бердәм дәүләт имтиханын 5 меңнән артык укучы йөз баллга биргән. Имтиханнар барышында 570 кагыйдә бозучы тотылган.
«Без дүрт фән – химия, рус әдәбияты, география һәм рус теле буенча БДИда йөз балл җыючыларның санын куштык. Бүгенге көндә алар – 5 609 кеше. Барлык фәннәр буенча БДИны югары баллга бирүчеләр саны – 212 192 кеше. Тулаем алганда дүрт фән буенча имтиханны узган ел дәрәҗәсендә биргәннәр», – дип белдерде Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев.
Аның мәгълүматларына караганда, химия буенча БДИны 93 438 кеше биргән, аларның 11 меңнән күбрәге югары балл җыючылар. Рус әдәбияты буенча БДИны 48 039 кеше биргән, аларның 350 дән күберәге - 100 йөз балл, 10 меңнән күбрәге югары балл җыючылар. География буенча БДИны 14 054 кеше биргән, аларның 120 се йөз балл, 1,5 меңнән күбрәге -  югары балл җыючылар. Рус теленнән БДИны 53 844 кеше биргән, аларның 3,5 меңнән күбрәге - йөз балл, 189 меңгә якыны - югары балл җыючылар, дип хәбәр итә ТАСС.
31 майдан 11 июнь аралыгында узган БДИ барышында 570 кагыйдә бозучы тотылган һәм аудиториядән чыгарылган, дип белдерде Музаев.
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ