Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИда берьюлы ике фәннән 100 әр балл җыючыларның исемлеге билгеле

Бердәм дәүләт имтиханнары хакында шактый каршылыклы фикерләр хөкем сөрсә дә, тырышканда аерым фәннәрдән хәтта 100 балл җыярга бик тә мөмкин икән. Республикабызның аерым укучылары әле бер фәннән генә т...

Бердәм дәүләт имтиханнары хакында шактый каршылыклы фикерләр хөкем сөрсә дә, тырышканда аерым фәннәрдән хәтта 100 балл җыярга бик тә мөмкин икән. Республикабызның аерым укучылары әле бер фәннән генә түгел, хәтта икешәр фәннән БДИны йөзәр баллга тапшырып, бик күпләрне шаккатырды.
Быел андыйлар республикабызда – 11  шундый чыгарылыш сыйныф укучысы. Узган уку елы күрсәткеченә караганда 6 укучыга  кимрәк үзе, шулай да ул вундеркинд укучыларыбызның мондый дәрәҗәләргә ирешүенә ничек сөенмисең, ди?! Әле фәннәре нинди диген?! Араларында төгәл фәннәр белән беррәттән, бер үк вакытта гуманитар фәннән үк 100 балл җыючылары да бар. Димәк, алар – кем әйтмешли, лирик та, физик та.
Быел Татарстанда барлыгы унбер укучы БДИда ике фәннән йөзәр балл җыйган. Узган елда андыйлар саны унҗиде булган. Тагын шунысы кызыклы: шул 11 укучының алтысы – татар баласы.
Инде быелгы БДИда берьюлы ике фәннән 100 әр балл җыючыларның исемлеге белән таныштырып узыйк:

  1. Әлмәттәге 2 нче лицей укучысы Айнур Сабитов (рус теле, информатика).

  2. Казандагы 2 нче интернат-лицее укучысы Камил Насретдинов (математика, информатика).

  3. Чаллыдагы 57 нче гимназия укучысы Софья Петрова (җәмгыять белеме, тарих).

  4. Казандагы 131 нче лицей укучысы Полина Клейдман (математика, информатика).

  5. Казандагы 35 нче лицей укучысы Алмаз Вәкилов (биология, химия).

  6. Чаллыдагы 78 нче лицей укучысы Алексей Грунский (математика, информатика).

  7. Казандагы 70 нче урта мәктәп укучысы Елизавета Бельская (рус теле, информатика).

  8. Балтач районының Балтач гимназиясе укучысы Гөлшат Әхмәтова (рус теле, җәмгыять белеме).

  9. Казандагы 102 нче гимназия укучысы Камилла Гатина (рус теле, химия).

  10. КФУның IT-лицее укучысы Әмир Гарифуллин (рус теле, информатика).

  11. Казандагы Суворов хәрби көллияте укучысы Вячеслав Матвеев (химия, биология).


                      Таһир САБИРҖАНОВ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ