Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИда тарих буенча биремнәр саны артырга мөмкин

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) тарих буенча Бердәм дәүләт имтиханында Бөек Ватан сугышы темасына биремнәр саны артырга мөмкин  дип белдерде.«Бөек В...

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) тарих буенча Бердәм дәүләт имтиханында Бөек Ватан сугышы темасына биремнәр саны артырга мөмкин  дип белдерде.
«Бөек Ватан сугышы буенча биремнәр саны киләчәктә БДИның имтихан вариантында арттырылырга мөмкин", — дип хәбәр итә ТАСС ведомствоның матбугат хезмәте чыганакларына нигезләнеп.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәт мәгълүматларына караганда, БДИның һәр имтихан вариантында 19 биремнең кимендә берсе Бөек Ватан сугышына багышланган.  Тарих буенча БДИны унберенче сыйныф укучыларының 15 проценты тирәсе тапшыра. Шулай ук түрәләр бу уңайдан бу чор вакыйгаларын 1 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр өйрәнүнең «махсус программасы» н эшләү һәм гамәлгә кертү буенча фикер алышырга мөмкин.
Таңсылу Габидуллина

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ