Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәйләнергә сәбәп табылып тора

Мәктәп олимпиадаларындагы биремнәрнең эчтәлегенә игътибарны арттырачакбыз,- диде ТР Мәгариф министрлыгының Республика олимпиадалар үзәге директоры Гөлнара Исламова. Моңа унынчы сыйныф укучыларының мәк...

Мәктәп олимпиадаларындагы биремнәрнең эчтәлегенә игътибарны арттырачакбыз,- диде ТР Мәгариф министрлыгының Республика олимпиадалар үзәге директоры Гөлнара Исламова. Моңа унынчы сыйныф укучыларының мәктәп олимпиадасында рус әдәбиятыннан тәкъдим ителгән биремгә карата ата-аналарның канәгатьсезлек белдерүе сәбәпче була. Сүз хәзерге заман россия прозасы буенча укучыларның белемнәрен тикшерү өчен уздырылган олимпиада биременә кертелгән Алексей Слаповскийның “Страдивари скрипкасы” дигән хикәясе турында бара. Әсәрдә урыс кешеләре сөйләменең “әдәпсез төркемендә” йөргән әйтемнәр очрый. Мәсьәлән, “Лыгырдавык күсәк”, “Сасыган кәҗә тәкәсе” һ.б. Көн дәвамында бирем Владимир Высоцкий һәм Бэлла Ахмадуллина иҗаты белән алмаштырылса да, “кәҗә тәкәсенең” “исе” чыгарга өлгерә. Әлеге хәбәр буенча олимпиада үзәгендә җыелеш үткәрелә. Анда мәктәпләргә эшләр биргәндә“исле” сүзләр кергән әсәрләрне кулланмау, биремнәрне сайлаганда аларны җентекләп тикшерү кирәклеге әйтелә.
Шул ук вакытта, “Стариварди скрипкасы” хикәясенең “Өр-яңа рус прозасында кече жанр. Рецензияләү тәҗрибәсе. 10-11 сыйныфлар өчен дәреслек” җыентыгына кертелүен, җыентыкның исә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының рөхсәте белән чыгарылуын һәм методик-филологик карашлар буенча югары бәя алуын да онытмыйк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ