Логотип Магариф уку
Цитата:

Белеп торуыгыз хәерле

Татарстанда 17 апрельдән 10 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Янгынга каршы режим вакытында учак кабызырга, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндырырга ярамый. Моннан тыш,...

Татарстанда 17 апрельдән 10 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Янгынга каршы режим вакытында учак кабызырга, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндырырга ярамый. Моннан тыш, табигатьтә ял иткән вакытта, шулай ук бакчачылык ширкәтләре территориясендә дә ачык утта ризык әзерләргә рөхсәт ителми. Пиротехника куллану да тыела.
Янгын кагыйдәләрен бозган өчен шактый зур суммада штрафлар салу каралган. Янгынга каршы режим кертелгән чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен санга сукмаган аерым затларга – 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр, эшмәкәрләргә – 60 меңнән 80 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 400 мең сумнан алып 800 мең сумга кадәр штраф салыначак.
Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булып узган матбугат конференциясендә Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика буенча идарә башлыгы Максим Владимирович Трущин кабат кисәтте.
Таһир САБИРҖАНОВ                                                                                                                               

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ