Логотип Магариф уку
Цитата:

Бер тәүлеккә – дүрт үле гәүдә

Соңгы тәүлек эчендә Татарстан сулыкларында дүрт батып үлүченең гәүдәсен тапканнар. Россиянең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, моның төп сәбәбе – суда...

Соңгы тәүлек эчендә Татарстан сулыкларында дүрт батып үлүченең гәүдәсен тапканнар. Россиянең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, моның төп сәбәбе – суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү.
Беренче үле гәүдәсе кичә төштән соң Минзәлә районы Наратлы Кичү авылы янында урнашкан Минзәлә елгасында тапканнар. Ир-ат гәүдәсен туганнары тартып чыгарган.
Икенче фаҗига урыны – Идел елгасының Маркиз утравы тирәсе. Коткаручылар судан ир-атның үле гәүдәсен чыгарган һәм хокук саклау органнарына тапшырган. Соңрак һәлак булучыда әнисе үзенең 19 июнь көнне югалган 41 яшьлек улын таныган.
Шул ук көнне Зөбәрҗәт күлендә 9 метр тирәнлектә 19 яшьлек егетнең гәүдәсен тапканнар. Аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Бүген сәгать төнге икеләр тирәсендә Аксубай районының Киса авылындагы сулыкта 34 яшьлек ир-атның үле гәүдәсен тапканнар. Ул 20 июнь көнне юкка чыккан булган, дип хәбәр итә « ГТРК Татарстан».
«Салкын суда коену мускулларның кискен һәм бик авыр кыскаруына китерергә мөмкин. Ә бу фаҗигагә китерергә мөмкин!» – дип кисәтә Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ