Логотип Магариф уку
Цитата:

Бердәм дәүләт имтиханы бирә торган фәнне 1 февральгә кадәр сайларга кирәк

11 сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханы бирә торган фәнне 1 февральгә кадәр сайларга тиеш.«Яхшы югары уку йортына керү мөмкинлеген арттыру өчен, өч түгел, ә дүрт фәннән Бердәм дәүләт имтиханы...

11 сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханы бирә торган фәнне 1 февральгә кадәр сайларга тиеш.
«Яхшы югары уку йортына керү мөмкинлеген арттыру өчен, өч түгел, ә дүрт фәннән Бердәм дәүләт имтиханы сайларга кирәк, чөнки аларны үзгәртү хокукы бирелә. Бер югары уку йортында рус теле, тарих һәм җәмгыять белеме буенча имтихан сорый алалар, ә икенчесендә — шул ук белгечлеккә җәмгыять белеме буенча түгел, ә география буенча балл кирәк булачак», — дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. 
Югары уку йортларына кергәндә быел 2018 елдан 2022 елга кадәрге Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен тәкъдим итәргә мөмкин. Берьюлы биш югары уку йортына документларны бирергә рөхсәт ителә, әмма юнәлешләрнең санын һәр университет үзе билгели. Алар уннан артык түгел.
Документларны дистанцион рәвештә, почта аша һәм кабул итү комиссиясенә барып шәхсән бирергә мөмкин. Кабул итү кагыйдәләре һәм керү сынаулары исемлеге белән сайланган югары уку йорты сайтында танышып була. 
«Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ