«Беренче аудиториям бәдрәф булды»

Үзем ике бала анасы булсам да, белем биргән укытучыларым истән чыкмый. Үз баласыдай яратып, сине якын иткән, бар күңелен биреп укыткан мөгаллимне онытып буламы соң? Казандагы 19 нчы музыка мәктәбенең баян укытучысы Гүзәлия Шаһидуллинаны да шәкертләре, бик күп еллар узса да, истән чыгармыйлар. Әледән-әле күрешеп, хәлләрен белешеп торал

Әлеге укытучы турында язарга алынуым юкка түгел. Балаларны да, музыканы да тигез яратучы гаҗәеп педагог ул. Моннан 6 ел элек мин, кызымны ияртеп, ул укыткан бүлмә ишеген шакыган кеше. Шул чакта 2 нче сыйныфта укыган кечкенә генә гәүдәле кызымны күреп, ул башта югалып калды. «Иң җиңел баян да 10 килограмм бит. Ничекләр күтәрер дә ничекләр уйнар?» – дигәне истә. Зилә аның сыйныфына килгән беренче кыз бала иде.

– Сабый чагым ятимлектә үтте. Үз әтиемне бер дә хәтерләмим. Иртә үлеп киткән. Әмма әни сөйләгәнчә, ул гармунда уйнаган. Бер бүлмәле фатирда яшәдек. Ә минем шулкадәр нинди дә булса берәр уен коралында уйныйсым килә иде. Әнидән пианино сатып алуын сорап ялвардым. Тик ятим гаиләнең аны алырга мөмкинлеге булмады. Акча ягы чамалы иде, – дип искә ала Гүзәлия апа. – Бервакыт кибеттә баян күрдем. Шуны әнигә кайтып әйттем. Баян алсаң, берни сорамас идем, дим. Әни белешергә китте. Бу баян заказ белән кайтартылган булган, тик хуҗасы аны алмаган икән. Шулай итеп, мин баянлы булдым. Тик кулымда уен коралы булса да уйный алмыйча тилмердем. Хикмәт белмәвемдә түгел. Өйдә исерек үги әти бар. Ул уянмасын өчен, баянны кулга ала алмый идем. Ә бит уйныйсы килә. Төймәләренә басып, көйләр чыгарырга хыялланам. Соңыннан җаен таптым: бәдрәфтә уйный башладым.

Гүзәлия Шаһидуллина Ростов шәһәрендә туып үсә. Яхшы билгеләргә генә укый. Мәктәптә укытучылары бик ярата үзен. Музыкага сәләтен күреп, алга таба югары белем алырга өндиләр. Ул музыка, сәнгать мәктәпләрен тәмамлый. Белем алгач, эшкә дә урнаша: балалар укыта башлый. Тик күңеле һаман Казанга тарта. Укырга керәсе килә аның! Тәвәккәлли: баян-дустын күтәреп, юлга чыга. Консерваториягә килгәч, башкаларның баянын күреп шакката. Аныкы кебек иске берәүдә дә булмый. Каушап кала. Шул югалып калуы имтиханда да сизелә, көйне дөрес башлый алмый азаплана. Шулай итеп, укырга керә алмыйча, Ростовка кайтып китәргә җыена. Шул көнне кыз трамвайда бер егет белән таныша һәм, уйнап кына, аңа адресын биреп калдыра.

Язмыш бу юлы ятим кызга ярдәм кулын суза. Гүзәлиягә бер күрүдә гашыйк булган егет аны Ростовтан эзләп таба һәм Казанга алып кайтып китә. Гаилә корып, тулай торакның кечкенә генә бүлмәсендә яши башлый яшь пар. Таһиры акыллы һәм әдәпле кеше булып чыга. Хатынының яшьлек хыялын тормышка ашыру өчен зур тырышлык сала ир. Бәби үстерә-үстерә, Гүзәлия югары белем ала һәм музыка мәктәбендә эшли башлый. Балаларның музыкаль сәләтен ачуда 42 еллык хезмәт стажы бар аның. «Уен кораллары баланың күңелен тәрбияли», – ди Гүзәлия Шаһидуллина.

Бер үк вакытта ул «Хәзинә» уен кораллары ансамблен җитәкли. Гомере буе сабыйларга милли уен коралларына мәхәббәт орлыклары сала. Балалар, аны яратып, «Кояш» апа диләр. Аның кебек гел елмаеп торучы кеше сирәктер шул. Дәресләрдән арып, баян уйнарга килгән һәр бала аның яныннан елмаеп чыга. Апалары сабый күңелен сизә дә, күтәрә дә белә шул.

«Сукыр песи балалары» кебек уйнау

– Балалар беренче дәрескә килгәч, аларны әүвәл уен кораллары белән таныштырып чыгам. Дәү баянны ничек тотарга кирәклеген аңлатам. Аннары, аның төймәләренә карамыйча гына, бармакларны эшкә җигәбез. Без моны үзара «сукыр песи балалары» кебек уйнау дип атыйбыз. Бармакның йөзе белән баян телләренә кагылуга, сабыйның йөзе яктырып китә. Ул икенче дәрескә шикләнеп түгел, шатланып килсен өчен, бөтен сәләтемне салам. Мин алар өчен мөгаллим дә, яратучы әни дә. Шуңа күрә кисәтүләрне елмаеп, уен формасында гына җиткерәм. Кулына бер мәртәбә уен коралы алган сабыйны аннан биздерәсем килми. Баянны тартып җибәргәч, көй күкрәктән ыргылып чыккан кебек була бит ул, – ди үз хыялын тормышка ашыру өчен катлаулы юллар узган музыкант. – Тик хәзерге балаларның күбесе баян тарту түгел, туп тибүне өстен күрә. Әти-әниләр дә балаларны спорт түгәрәкләренә йөртү ягын карый. Спорт тәнне чыныктырса, музыка җанны тәрбияли. Менә шуны аңласыннар иде яшь ата-аналар.

Дөрес, әти-әнисе кушканга гына бала баянда уйнарга өйрәнә алмаячак. Моның өчен сәләт кирәк. Шундый сәләте була торып та аны ачмый калганнарның моның өчен бик үкенгәннәрен белә Гүзәлия ханым. Уен коралында уйнау кешегә, хәтта ул музыканы һөнәр өчен сайламаса да, тормышта үз урынын табарга, коллективта хөрмәт казанырга булыша, дип саный педагог.

Шәкертләре – горурлыгы

– Мин укучыларымны бик яратам, – дип, чын күңеленнән ачыла Гүзәлия Миннехәйдәр кызы. – Уен коралларында уйнарга өйрәткән күп кенә балаларым буй җиттеләр инде. Әмма мине әле дә онытмыйлар. Мәктәп яныннан узып барышлый гына булса да, үзләренең сәләтләрен ачкан, үстергән укытучыларының хәлен белешеп чыгалар. Рәхмәтләрен җиткерәләр. Өлкән кешегә күп кирәкмени! Димәк, мин чәчкән орлыклар буш җиргә төшмәгән. Алар шытып чыккан. Күбесе, үзен музыка белән бәйләп, сәнгать юлыннан китмәсә дә, кулларыннан баяннарын төшерми. Үзем укытып чыгарган балаларның уңышлары белән яшим, алар өчен сөенәм. Илдар Сәлахов дигән егетем «Казанкомпрессормаш» заводында эшли, Илнур Сабиров – юридик оешма җитәкчесе, Илгизәр Сәлахов – эшмәкәр, Булат Әхмәтнуров – инженер. Аларны бер әйбер – баян берләштерә, – ди Гүзәлия Шаһидуллина. – Тагын менә бик өметле сабыйларым үсеп килә. Быел пандемия аркасында күп кенә бәйгеләргә бара алмадык. Очрашулар да сирәк булды. Әмма күңелне төшермибез. Бу яктан да музыканың әһәмияте зур. Күңелендә музыка, кулында уен коралы булганнар авыр сынаулар вакытында да төшенкелеккә бирешми.

Гөлгенә Гыйльманова

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.