Логотип Магариф уку
Цитата:

Без – табигать сакчылары

Нурзия МИРХАЗОВА, Түбән Камадагы 64 нче балалар бакчасы мөдире, Татарстанның атказанган укытучысы Каюм Насыйри исемендәге республика премиясе лауреатыМаксат. Балаларның туган ягыбыз, аның ба...

Нурзия МИРХАЗОВА,
Түбән Камадагы 64 нче балалар бакчасы мөдире,
 Татарстанның атказанган укытучысы
 Каюм Насыйри исемендәге республика премиясе лауреаты
Максат. Балаларның туган ягыбыз, аның бай табигате турындагы күзаллауларын киңәйтү, җир астында һәм туфрактагы бай хәзинә белән заманча технологияләр кулланып таныштыруны дәвам иттерү. Гореф-гадәтләребез, йола бәйрәмнәребез үрнәгендә әби-бабаларыбызга, һөнәр ияләренә хөрмәт, җылы караш, әйләнә-тирә дөньяга, табигатькә аңлы караш, экологик культура тәрбияләү. Балаларның күзәтә һәм чагылдыра белү сәләтләрен үстерү.
Искәрмә. Шөгыль экспериментлар уздыру өчен барлык шартлар тудырылган, кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән «Мин барысын да белергә телим» дип исемләнгән махсус бүлмәдә уздырыла.
Интерактив тактаның өске өлешендә – «2021 ел – Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы», аскы өлешендә – «2021 ел – Россиядә Фән һәм технологияләр елы», уң як почмакта «Туры эфир» дип язылган, уртада телефон рәсеме сурәтләнгән.
Шөгыль барышы
Тәрбияче. Балалар, бүген безнең шөгылебезне карарга лабораториядән килергә тиешләр иде. Беркем дә юк. Нигәдер экранда телефон рәсеме сурәтләнгән? (Гаҗәпләнеп.) Берни аңламыйм. Балалар, без сезнең белән алдагы шөгыльдә нәрсә турында сөйләшкән идек әле?
Балалар. Кызыл китап турында.
Тәрбияче. Дөрес. Кызыл китап хакында сүз алып барган идек. Тагын?
Балалар. Һава, су, җир, җир мае турында.
Тәрбияче. Әйе. Һава, су, җир, туфрак, нефть һ.б. турында. Аларның барысын берләштереп, бер сүз белән нәрсә дип әйтергә була?
Балалар. Табигать дип.
Тәрбияче. Әйе, алар – табигать объектлары. Ә нәрсә соң ул табигать?
Балалар. Табигать ул – урман, болын... Ул – яшел китап.
Тәрбияче. Бик дөрес. Табигать ул – без яшәгән җир. Табигать ул – без. Безнең әйләнә-тирәбез. Ул – яшел бишек. Сез әйткәнчә, яшел китап. Балалар, табигать нинди төрләргә бүленә?
Балалар. Тере һәм тере булмаган әйберләргә.
Тәрбияче. Әйе, тере һәм тере булмаган төргә бүленә. Рамил, тере табигатькә кергән җисемнәрне санап күрсәт әле безгә. Тере булмаганнарын Алисә әйтер.
Рамил. Үләннәр, чәчәкләр, гөмбәләр, агачлар, бөҗәкләр, хайваннар...
(Экранда сурәтләнгән телефон телгә килә.) Мин – Алисә. Мин җавап бирергә әзер. Минем җавапны ишетү өчен зәңгәр төймәгә бас. Мин – Алисә. Минем җавапны ишетү өчен зәңгәр төймәгә бас.
Тәрбияче. (Экрандагы телефонның зәңгәр төймәсенә баса.) Хуш, тыңлап карыйк.
Телефон. Кояш, Җир, Ай, һава, таш – тере түгел. (Алисә атаган һәрбер җисем экранда яктыртыла.)
Тәрбияче Алисә исемле кызга карап: Алисә синең өстәп әйтәсе сүзең юкмы? Мин бит сорауны сиңа биргән идем.
Телефон («Алисә» сүзен ишетеп, кабат телгә килә һәм тиз-тиз сөйли башлый).
Тере һәм тере булмаган табигать турында мультфильм карау өчен, зәңгәр төймәгә бас!
– Табигать буйлап сәяхәткә чыгу өчен, сыек яшел төймәгә бас!
– Табигать күренешләре белән бәйле йолаларны карау өчен, яшел төймәгә бас!
– Ел фасыллары, табигать күренешләре белән бәйле татар халык мәкальләрен, табышмакларын, сынамышларын ишетү өчен куе яшел төймәгә бас!
– «Кызыл китап» һәм анда кертелгән барлык мәгълүмат белән танышу өчен кызыл төймәгә бас!
– Яңа теманы үзләштерү өчен ак төймәгә бас!
– Фәнни хезмәткәрләр белән элемтәгә керү өчен шәмәхә төймәгә бас! (Экранда экологик чылбыр яктыртыла.)
Алисә (сүзен дәвам итә). Бу – тере табигать. Аны өйрәнүче фән... (Тәрбияче сары кнопкага баса, телефон тавышсыз режимга күчерелә, Алисә тынып кала.)
Тәрбияче. Табигатьне өйрәнүче фән турында иң элек сездән ишетәсем килә, балалар. Сез аны беләсез, без ул турыда сөйләштек, я кайсыгыз хәтерли? (Балалар җавабы тыңланыла.)
Тәрбияче. Әйе, экология. Афәрин. Экология сүзен икегә бүлеп карыйбыз. «Экос» – ул рус телендә (дом), туган телебездә «йорт» дигәнне аңлата, ә «логос» – русча (наука), безнеңчә «фән» була. Күрдегезме ничек җайлы. «Туган ягым – яшел бишек»» дип тикмәгә генә әйтмәгән борынгылар. Борынгылар дигәннән, бик матур бер әйтем бар: «Томан җыеп алынмый, чык чиләккә салынмый». Балалар, сез бу әйтемне ничек аңлыйсыз? Нәрсә ул «томан», «чык»? Сезнең томан, чык төшкәнне күргәнегез бармы?
Балалар. Әйе. Томан сөтсыман ак була. Томан төшсә, гөмбә үсә. Чыкка бассаң, аяк юешләнә. (Балалар җавабыннан чыгып, экранда матур күренешләр яктыртыла. Мәсәлән, томан тарала, гөмбәләр пәйда була. Таң ата. Чык суында күбәләкләр, бөҗәкләр юына. Кояш җылысында чык парга әйләнә һ.б.)
Тәрбияче. Чыннан да. сез күп беләсез, балалар. Томан, чык – җиргә май, аларны җыеп алып булмый. Кояш исемле зур кайнар йолдыз аларны парга әверелдерә, ягъни киптерә. Ә җирнең үз «мае» бар. Аны чиләккә җыеп та, салып та була. (Өстәлдәге колбага күрсәтеп.) Җир асты казылмасы, карамай, дип тә әйтәләр. Тик ул кызгылт, зәңгәрсу, ак, төссез булырга да мөмкин. Нәрсә икән ул, я кайсыгыз белә?
Телефон. Җир асты казылмасы, майсыман сыекча, углеводлар кушылмасы, үзенә хас исле, «кара алтын» – нефть.
Тәрбияче. Исегезгә төштеме, балалар?
Балалар. Әйе.
Тәрбияче. Әйе, нефть. Тагын нәрсәләрне чиләккә салып була?
Балалар. Суны, ташны, комны, карны, бозны...
Тәрбияче. Әлбәттә. Ә яңгырны чиләккә салып буламы?
Балалар. Була.
Тәрбияче. Ничек?
Балалар. Җир өстенә җыелганны чиләккә салып була.
Тәрбияче. Әйе, алай да җыеп була. Түбә астына чиләк куйсак, тамчы тама-тама чиләк тулганын күрергә мөмкин. «Яңгыр яуса – җир елмая», диләр. Бу әйтемне сез ничек аңлыйсыз?
Балалар. Җир йомшара.  Үләннәр су эчә һәм зур булып үсәләр.
Тәрбияче. Җир елмая, җир дымлана, димәк, бар тереклек уяна, үләннәр, чәчәкләр, агачлар шифалы су эчә... Тузан басыла. Һава чистара. Иң мөһиме, бушлык су, дым белән тула. Шуңа да «җир мае»н – нефтьне суыртып алгач, урынына тозлы су салалар. Моннан чиләкләп яуган яңгырларның да табигатьтә файдасы күп булуын аңлыйбыз. Беләсезме, элек яңгыр озак яумый торса, әби-бабаларыбыз бер дә аптырап тормаган, үзләре яңгыр теләгәннәр. Ничек, дисезме? Әйдәгез, рәхим итеп, бергәләп карыйк әле. Табигать күренешләре белән бәйле йолаларны карау өчен нинди төймәгә басарга кушты, Алисә?
Балалар. Яшел төймәгә.
Тәрбияче. Әлбәттә, яшел төймәгә. Яшел төс, табигать матурлыгын гына түгел, милләтебезнең нурлы йөзен, горурлыгын да чагылдыра. (Балалар, идәндәге чигүле мендәрләргә утырып, видеоязма карыйлар, аннан рольләрне бүлеп, үзләре дә яңгыр тели. Шулвакыт кулына конверт тотып, «Каучонок» килеп керә.)
Каучонок. Исәнмесез. Кулчатыр алмаган идем, кинәт яңгыр ява башлады. Яңгыр туктаганчы, сезнең янда булырга мөмкинме? Гафу итегез, үзем белән таныштырырга да онытып торам икән. Мин – Каучонок. (Горурланып.) «Нефтехимик» клубының талисманы. Хоккей яратучылар мине белә.
Тәрбияче. Хәерле көн. Әйе. Без сине телевизордан күреп беләбез. Әйдә түргә рәхим ит. Кая юл тоту?
Каучонок (конвертын күрсәтеп). Почтага баруым. Нефть каласында хезмәт куючы нефтьчеләребезне, уртак бәйрәмебез белән тәбрик итеп, үзебезнең шәһәребезгә кунакка чакырырга иде исәп.  
Тәрбияче (конвертны кулына алып). Кызганыч, конверт юешләнгән, адрес юылган... Инде нишләргә? Каучонокка ничек ярдәм итәргә?
Балалар. Электрон хат язарга. Телефоннан шалтыратырга.
Тәрбияче. Телефоннан шалтыратыр идек, номерларын белмибез. Электрон хат әзерләп җибәрергә була. Яхшы фикер! Ышанычлы да, тизрәк тә барып җитәчәк. Ә адресны табарга Алисә ярдәм итәр. Балалар, сез Татарстандагы нефть каласын беләсезме? Нинди шәһәрне нефтьчеләр шәһәре дип йөртәләр. Ни өчен? Кем ул нефтьче?
Балалар. Әлмәт. Чөнки анда нефть күп. Нефтьче ул – нефть чыгаручы.
(Алисә Әлмәт шәһәренең картасын һәм электрон адресын табарга ярдәм итә. Котлау сүзләрен һәм чакыру хатын, тиешле адреска юллыйлар.)
Тәрбияче. Күрегез әле, балалар, бик вакытлы булды бу эш. Әби-бабаларыбыз әйтмешли, хәерле сәгатькә туры килде. Хатны алдылар, җавап яздылар. Рәхмәт йөзеннән безне Әлмәт шәһәре буйлап сәяхәткә чакыралар. (Экранда Әлмәт шәһәре яктыртыла. Милли киемнән киенгән кыз белән малай балаларны сәламли, Әлмәт шәһәренең истәлекле урыннары белән таныштыралар. Нефть суыртучы вышкаларның ничек эшләүләрен күрсәтәләр.)
Каучонок. Рәхмәт сезгә, балалар. Сез миңа шундый ошадыгыз. Мин яңа дуслар табуыма бик шат. Сезгә серемне чишәм. Мин – нефть малае, минем тәнем дә, киемнәрем дә, кулымдагы кәшәкә таягы да, хәттә башымдагы пластмасс «шлем»ым да нефтьтән ясалган. Бабамнар белән горурланам, алар «кара алтын» табу белән шөгыльләнгән. Аны эшкәрткәннәр. Бүгенге көндә нефтьтән башка бернәрсәне дә күз алдына китереп булмый. (Экранда нефть белән бәйле тармаклар яктыртыла.) Медицина өлкәсендә, ягулыклар станциясендә, буяу-агарту, чистарту әйберләре, асфальт җитештерүдә, көндәлек тормышта куллану өчен кирәк-яраклар, җиһазлар, ашламалар һ.б. (Слайдта күренә һәм юкка чыга.)
Каучонок. Балалар, мин хәзер сезне сынап карыйм. Кайсыгызның хәтере яхшы икән? «Кара алтын»нан нәрсәләр ясала? Кайсыгыз күп белә, шуны нефтьчеләр бәйрәменә чакырам.
Балалар. Бензин, газ, дару, уенчык, көпчәк, буяу, лак, май, савыт-саба юа торган сыеклык... (Алисә балалар әйткән әйберләрне экранда яктырта, ә Каучонок кем күпме әйткәнен билгеләп бара. Иң күп очко җыйган балалар белән фотога төшә.)
Каучонок. Бу – сезгә визитка, бәйрәмгә шуның белән керерсез. Ярый, миңа китәргә вакыт. Сау булыгыз, балалар, киләсе очрашуларга кадәр хушыгыз. (Каучонок чыгып китә. Экранда кабат экологик чылбыр яктыртыла.)
Тәрбияче (экрандагы рәсемгә игътибарын юнәлтеп). Балалар, күрегез әле, безнең әйләнә-тирәбез, җир өсте, җир асты күренмәс җепләр белән ничек чолганып бер чылбырны хасил итә. Шуңа да табигатьне күп катлы йорт, дип йөртәләр. Әгәр чылбырның бер кылы өзелсә... ягъни бер буынына зыян килсә?! Табигатькә, безнең яшәешебезгә куркыныч янаячак. Шуңа да без җир өстендәге барлык тереклеккә, әйләнә-тирәбезгә игътибарлы булырга тиешбез. Ә ничек? Без бит әлегә кечкенә.
Балалар. Чәчәкләрне өзмәскә, бөҗәкләрне таптамаска, агачларны сындырмаска, кош ояларын туздырмаска, чүп ташламаска... (Табигатьне саклау һәм кисәтү кагыйдәләре экранда яктыртыла. Мәсәлән, чәчәкләрне таптамаска, агачларны сындырмаска, кырмыска һәм кош ояларын туздырмаска, чишмәләрне чүп-чардан арындырырга һ.б.)
Тәрбияче. Афәрин, балалар. Дөрес фикер йөртәсез. Без табигатьне саклау һәм көчебездән килгәнчә ярдәм итү өчен, башта табигатьне ныклап өйрәнергә тиешбез. Ә инде табигатьне тирәнтен өйрәнү өчен безгә күзәтүләр ясарга, экспериментлар үткәрергә, коллекцияләр җыярга кирәк булачак. Ә күзәтүләр үткәрү, коллекцияләр җыю өчен чәчәкләр, яфраклар өзәргә туры киләчәк. Димәк, без әйткән сүзебездә тормыйбыз?! Бүгенге көндә коллекцияләр җыю мәҗбүриме? Башка вариант юкмы?
Балалар. Фотога төшерергә була. Электрон вариантта җыярга була.
Тәрбияче. Чыннан да, чәчәкләрне, үсемлекләрне, аеруча Кызыл китапка кергән сирәк үсемлекләрне фотога төшереп, электрон альбом төзергә мөмкин. Коллекцияләрне, көз җиткәч, коелган яфраклардан җыярга була. Ә күзәтүләр, экспериментлар үткәрү өчен табигатьнең үзенә чыгарга кирәк. Бик хуп. Килешәм. Нинди мисал китерергә мөмкин?
Балалар. Күләгәле һәм кояшлы урында чәчәкләрнең ничек үсүләрен күзәтергә.
Тәрбияче. Әйе шул, ямьле яз җиткәч, агач-куакларны төрле урыннарга (үтәли җилле, даими күләгәле, ышык, кояшлы урын) утыртырга, кайда, ничек үсүләрен җәй буе күзәтергә. Нинди урында яхшы үсүләрен онытмас өчен, әлбәттә, билгеләп куюың хәерле. Дөрес әйтәсез, чәчәкләр белән дә эксперимент уздырырга мөмкин. (Экранда әлеге күренешләр яктыртыла. Телефон телгә килә.)
Телефон. Сезнең белән фәнни хезмәткәр элемтәгә керергә тели. (Экранда номер яктыртыла. Балалар экранда күрсәтелгән цифрларны берәм-берәм әйтәләр, тәрбияче телефоннан номер җыя, музыка яңгырый, тавыш ишетелә.)
Тәрбияче. Сезнең шалтыратуыгыз безнең өчен бик мөһим, тиздән белгеч белән сезне тоташтырачакбыз. Бер, ике, өч... (Бүлмәгә кулына портфель тотып, махсус формадан киенгән лаборант керә.)
Лаборант. Хәерле көн, балалар!
Балалар. Хәерле көн.
Тәрбияче. Хәерле көн. Без сезне бүген үзебезнең шөгыльгә көткән идек.
Лаборант. Беләм, күрдем. Туры эфирдан сезнең шөгыльне карап, горурландым. Сез шундый да күп беләсез. (Портфеленнән проект алып.) Киләчәк бүген туа! Безнең шәһәребездә дә «кара алтын» табылды. Аны эшкәртү өчен лаборатория ачабыз. Миңа сезнең ярдәм кирәк. Безгә бер машина агач үсентеләре алып килделәр. Кайда, кайсын утыртасы, бәлки ярдәм итәрсез. Сезнең киңәш безгә бик мөһим.
Балалар (бер-берсе белән киңәшләшеп, проектта күрсәтелгән лаборатория янәшәсенә төсле карандашлар белән агач-куак рәсемнәре ясыйлар, фикер алышалар). Лаборатория каршына чыршы агачы утыртыйк. Җәен дә, кышын да ямь-яшел булыр.   Ә лаборатория бакчасына төрле-төрле агачлар утыртырбыз. Ничек үсүләрен, нинди җимеш бирүләрен күзәтербез. Агачлар һаваны да чиста тотачак. Лабораториянең як-якларын куаклар белән уратып алсак, матур булып үсәрләр, аларны төрле формага китереп кисеп тә булачак.
Лаборант. Сезнең тәкъдимнәр белән килешәм. Сез инде зурлар, сез – безнең киләчәгебез. Рәхмәт сезгә. Минем сезгә бүләгем бар. (Чакыру хаты тапшыра.) Лаборатория ачылу тантанасына барыгызны да кунакка көтеп калам.
Тәрбияче. Табигатьнең байлыгы чиксез, шифалы үләннәре, җиләк-җимешләре  – тәнебезгә дәва, шифа, җир хәзинәсе – карамай алтынга тиң. Басу күрке – алтын башак. Табын күрке – кара икмәк! Халкыбызның иң зур байлыгы, рухи хәзинәсе – туган телебез. Шуны хәтердән чыгармыйк, истә тотыйк, балалар.
 
  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ