Логотип Магариф уку
Цитата:

Без җирдә кунак кына

Дөньяда таҗлы вирус котырынып, бөтен халык үзизоляциядә утырганда, Җир шарының төрле кыйтгаларында яшәүче милләттәшләребез үзләрен ничек хис иттеләр икән? Аларның берничәсе белән Интернет аша элемтәгә...

Дөньяда таҗлы вирус котырынып, бөтен халык үзизоляциядә утырганда, Җир шарының төрле кыйтгаларында яшәүче милләттәшләребез үзләрен ничек хис иттеләр икән? Аларның берничәсе белән Интернет аша элемтәгә кердек.
Мәхәббәт белән узарга
Гөлчәчәк һәм Тәлгать Хасеновлар Мәскәүдә яши. Гомерләрен музыкага һәм талантлы балалар үстерүгә багышлаган шәхесләр. Дүрт балалары да – Нурия, Аяз, Идел, Таңнур иҗатка мөкиббән.
Гөлчәчәк сөйли:
– Безнең гаилә фатирга бикләнеп яшәүнең әллә ни кыенлыгын күрмәде. Киресенчә, бу – ыгы-зыгыдан арынып, һәрберебезнең уй-фикерләрен ачыклап, киләчәкә планнар корып яшәү чоры булды. Ниһаять, бергәләп физкультура белән шөгыльләнергә, иртәнге-төшке ашларны бер өстәл артына утырып ашау мөмкинчелеге туды. Кичләрен бергә җыелып, гитарага кушылып җырладык. Көнозын балалар өйдәге төрле музыка кораларында уйнадылар. Күршеләрнең колагы гына чыдасын! Дәресләрдән, музыкадан бушаган арада инглиз теле белән шөгыльләнәләр. Швейцариягә белем алырга киткән абыйларына карап, чит телләр белүнең кирәклеген бик шәп аңлый алар.
Һәр гаиләгә нинди шартларда да бәхетле булу өчен уртак кызыксынулар кирәк. Безнең өчен ул – музыка. Тәлгать үзизоляция вакытында, ашыкмыйча, балаларны аранжировка серләренә өйрәтте. Виолончелист булырга әзерләнүче кече улыбыз белән тавыш яздырдылар. Әле күптән түгел генә бергәләп Леонид Якубовичның «Поле чудес» тапшыруында катнаштык. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде. Руслар, татар, әрмән, кыргыз, грузиннар сугышта катнашкан бабаларын искә төшерде. Ул чакта Союз уртак илебез иде. Кызганыч, ул җимерелү белән халыклар арасындагы дуслык та йомшарды. Әлеге тапшырудан соң, өйдә балалар белән әби-бабалары үткән тормыш, сугыш юллары турында сөйләштек. Алар катнашкан яу вакыйгаларын искә төшердек. Аннан кочаклашып утырдык та шул дәһшәтле сугыш турында фильм карадык.
Дистанцион укыту турында мин шулай дияр идем. Бернинди гаджетлар да – укытучыны, ә онлайн очрашулар күзгә-күз аралашуны алыштыра алмый. Укытуны формальләштерү укучыны өйрәнгән белемнәр, табигать, җәмгыять турында коллектив фикерләүдән мәхрүм итә. Үсеп килүче яшь буынга үз казанында кайнау түгел, үзен кешелек җәмгыятенең бер әгъзасы итеп хис итү мөһим.
Коронавирус, пандемия дип аталган кара чор – үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез турында төптән уйлану чоры ул. Һәркем, кайда яшәвенә, кем булуына карамастан, планетабызның уртак булуын һәм иминлегебезнең бик тиз җимерелергә мөмкин икәнен аңлагандыр. Без Җирдә кунак кына. Бирелгән гомерне, иң яхшы сыйфатларыбызны туплап, мәхәббәт белән узарга кирәк: тормышка мәхәббәт, ата-анага, балаларыбызга, икенче яртыбызга, хезмәткә мәхәббәт... Уй-фикерләребез чиста булса, бернинди вирус та бездән өстен чыга алмый.
Карантинда да тормыш бар
Бану һәм Ринат Абдулхаликовлар Казахстанда яши. Аларның гаиләсендә җиде бала үсә. Шуларның алтысы – Алсу (8 яшь), Сәйдә (7), Илдус (5), Солтан (4), Сафура (2), Шакирә (1) – мәктәп укучылары. Тормыш алып барулары Алма-Атадан кул сузым гына ераклыктагы таулы Талгар каласында.
– Карантин белән бергә өйләргә читтән торып укыту керде. Мәктәп, үзизоляция башлануга, күп балалы гаиләләрдә техниканың җитәрлек булу-булмавын өйрәнеп, безгә дә бер моноблок бирде, – дип сөйлиләр ирле-хатынлы Абдулхаликовлар. Алар тау итәгендә яшәгәнлектән, иртәләре Талгар тарлавыгы плотинасына күтәрелүдән башлана. Серпантин юл буйлап 15 минут җәяү үтү һәм табигать белән хозурланганнан соң кире төшү – балалар өчен дә, ата-ана өчен дә бер дигән физзарядка.
Иртәнге аштан соң әтиләре Ринат чиратлап кызлары Шакирә һәм Сафурага төп предметлардан дәрес әзерләргә булыша. Әниләре Бану Карпыкова- Абдулхаликова, барлык балаларны җыеп, казах телен камилләштерү белән шөгыльләнә. Солтан, Илдус, Сәйдә һәм Алсу дәресләрен мөстәкыйль әзерлиләр. Алсу, өстәмә рәвештә, KAZAN EDUCATION вузга онлайн әзерлек үзәге биремнәрен дә эшли. Ул инде  8 нче сыйныфтан үзенең кайда укып, кем булачагын белеп тора.
Һәр иртәдә укытучылар төрле чатлар аша җибәреп торган дәрес биремнәрен, видеодәресләрне үтәү өчен, билгеле бер вакыт каралган. Баштарак гаиләнең дәресләрне әзерләве төнге 11 ләргә кадәр сузылса, соңрак, җайлашып, эшне сәгать кичке 3 ләргә тәмамлый башлаганнар.
Карантинда утыруга карамастан, күптән түгел генә Абдулхаликовларның зур гаиләсе үз йортларыннан бик еракта булмаган борынгы Талхиз шәһәрчегенә сәфәр кылган. Ул – Бөек Ефәк юлы өстендә утырган кала. Берничә ел элек әтиләре Ринат шул борынгы шәһәр турында фильм төшергән булган. Алсу, аны кабаттан карап, нәни сәяхәт вакытында кече туганнарын да шул юл һәм Талхиз каласының ул чактагы тормышы белән таныштырган.
– Карантинда да тормыш бар икән, – диләр Ринат белән Бану. Бу гаилә аны үзләренчә корган. Нәтиҗә гаҗәп: укытучылар үзизоляциядә кече Абдулхаликовларның яхшырак укый башлавын сизгәннәр. Димәк, балалар яхшы укысын өчен, һәр ата-анага педагог һөнәрен дә үзләштерергә кирәк икән.
Туасы сабый пандемия дип тормый
Якташыбыз, сәләтле журналист Гөлгенә Лотфуллина-McCaII ире Джон, кызлары Камилә, уллары Данил белән Американың Канзас-Сити каласында яши иде. Таҗлы вирус карантины вакытында, аларның матур гаиләсен тагын да ямьләндереп, уллары Алик туган. Әле күптән түгел бәби табуына карамастан, Гөлгенә бик рәхәтләнеп карантинның Америкадагы үзенчәлекләрен бәян итте.
– Без үз-үзеңә ябылудан котылып киләбез инде, –
диде ул. – Әлегә спортзаллар, парклардагы уен мәйданнары ачылмады. Ачык һавада – 50 кешедән, бина эчендә 10 кешедән артмаган төркемнәр жыела ала. Мин эшли торган мебель кибете май уртасында ачылды. Сатучылар, рестораннарда эшләүчеләр маска кияргә, бөтен җирне антисептик белән сөртеп торырга тиеш. Халыкка да маска киеп йөрергә куштылар. Ә болай кем кия, кем юк инде – штраф салучы күренми.
Уку елының дүртенче чиреге 22 майда тәмамлана. Шуннан соң мәктәпкә планшетларын, китапларын тапшырачакбыз. Монда балалар болай да өйгә планшет алып кайтып укыйлар иде, дистанцион укуга күчкәч, әллә ни аерма булмады, тиз күнектеләр. Атнага 4 көн укыдылар. Математика гына бераз кыенрак бирелде. Хәзер мисалларны без өйрәнгәнчә чишмиләр бит: яңа ысуллар бар, шуларын бергәләп өйрәндек. Монда да күп кеше Интернетта утыра шул. Балаларны да компьютердан аерып алып булмый хәзер.
Без 5 майда бәбәй алып кайттык – Алик исемле малаебыз бар. Мин бераз декретта утырып алам.
3 айдан эшкә чыгарга планлаштырам. Монда 3 айлы түләүле ялны да бөтен кешегә бирмиләр әле. Күп җирдә берничә атнага гына түлиләр.
Без бала табу йортында бер көн генә булдык. Ул чакта балаларны каенана карап торды. Бәби тапканның икенче көнендә чыктык, малай булгач, шунда ук сөннәткә дә утырттык. Минем янымдагы табиблар, шәфкать туташлары барысы да маскадан иде. Ирем дә янымда булды. Элек туганнарга, дус-ишләргә коридорда бәбәй туганны көтеп торырга, аннары кереп, нәнине карарга ярый иде. Хәзер әтисеннән башка кешене госпитальгә кертмиләр.
«Балалар көнләшмиме?»
дигән соравыгызга болай җавап бирәм: ярдәм итәләр, бәби елаганда, соскасын каптыралар. Камиләгә 12 яшь инде, ул башта бөтен игътибар нәнигә булачак дип, каршы сыман иде, хәзер җайлаштык. Интернеттан укып өйрәнде дә уң кулыма әйләнде – энесен ничә тапкыр ашатырга, кайчан астын алыштырырга барысын да контрольдә тота.
Батыр йөрәкле Гөлгенәне һәм аның ышанычлы ире Джонны өченче бәбиләре белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, бәхет телибез! Туасы сабый пандемия дип тормый шул, якты дөньга килергә ашыга.
Илсөяр ХӘЙРУЛЛИНА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ