Логотип Магариф уку
Цитата:

Биектау: бәхәс булган җирдә хакыйкать туа

1 нче гомуми урта белем мәктәбендә районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында узган  "Туган тел дәресләрендә ФДББС кысаларында белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегенең үсеше” дип исемләнгән рай...

1 нче гомуми урта белем мәктәбендә районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында узган  "Туган тел дәресләрендә ФДББС кысаларында белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегенең үсеше” дип исемләнгән районкүләм милли мәгариф секциясе утырышы бик тә тирән эчтәлекле булып истә калды.


Милли җыенны алып барган Биктау район мәгариф идарәсе методисты Сәлимә Юнысова сүзенең башында ук бүгенге җәмгыятьтә барган үзгәрешләр туган телне укытуга яңа таләпләр куюын билгеләп үтте. Туган тел дәресләре тел системасын, аның үзенчәлекләрен күзаллаган, милли үзаңга ия, милли менталитетны һәм психологияне аңлаган, заман таләпләренә җавап бирерлек күпкырлы шәхесләр тәрбияләүгә юнәлтелгән булырга тиеш,- диде ул. Шуңа да райондагы балалар бакчаларында, мәктәпләрендә милли белем һәм тәрбия бирүне тиешле югарылыкка күтәрү төп максат итеп куелган. Мәгариф өлкәсендә 39 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы бар. Шуларның 17 се – татар телле оешма. Милли белем бирү челтәре 16 татар мәктәбен үз эченә ала. Белем бирү оешмаларында 4632 укучы белем алса, шуларның 2648 е –татарлардан, 1563 е – урыслардан, 116 сы- башка милләтләрдән, 305 е катнаш гаиләләрдән тора. Район буенча татар балаларын туган телләрендә укыту 43, 39 % тәшкил итә. Агымдагы уку елында татар төркемнәрен, сыйныфларын ачу һәм аларның эшен дөрес итеп оештыру өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. Район мәктәпләрендә 91 татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли.Шулардан 6 укытучы югары квалификацияле, 63 укытучы - беренче категориягә ия. Мөгаллимнәрнең грантларда катнашуына аерым тукталып үтәсе килә. “Укытучы – мастер” грантынтында 2, “Татар теле һәм әдәбиятыннан VI Халыкара олимпиадада җиңүчеләр әзерләгән укытучылар өчен” грантында 1, “Оста мөгаллим” грантында – 2 укытучы катнашкан һәм җиңеп чыккан. Республикадагы авыл җирлегендә эшләүче мөгаллимнәребезнең хезмәтләрен бәяләү максатыннан “Мәгариф” җурналы Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән үткәргән “Авыл укытучысы” бәйгесендә Суыксу мәктәбе укытучысы Клара Гарипова җиңүгә иреште. “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” ярышында Ямаширмә мәктәбе укытучысы Чулпан Галиәхмәтова республика күләмендә 2 нче урынга чыкты. Шул ук мәктәп укытучысы Гөлнара Әгъзамова Ана теле укытучыларының Бөтенрәсәй “Туган тел” мастер-класс бәйгесендә лауреат булды.


Татар теле һәм әдәбиятын укыту 3 юнәлештә алып барылган:


1. Татар мәктәпләрендә – татар мәктәпләре өчен Ә. Рәхимов программасы буенча 2 мәктәп эшли.


2. Татар төркемнәрендә урыс мәктәбендә укучы татар балалары өчен төзелгән программага нигезләнеп укытыла.


3. Урыс төркемнәрендә, дәүләт теле буларак, урыс телле укучылар өчен Р.Нигъмәтуллинаның “Татарча да яхшы бел” укыту-методик комплекты ярдәмендә 71 укытучы эш алып бара. Яңа уку елыннан 1 нче Биектау урта мәктәбендә беренче сыйныфларның урыс төркемендә "Сәлам" УМКСсы буенча укыта башларга җыеналар. Узган уку елында БДИ ны татар телеленнән 1 укучы сайлаган (балл – 80, ТР буенча уртача балл – 79, 76). Төп дәүләт имтиханы күрсәткече: 4, 03. Республика бәйгеләрендә укучылар тарафыннан 21 призлы урын яуланган. Мәктәпләр “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары белән даими элемтәдә торалар.


Секция азагында игълан ителгән “Ана телен укытуда оештыру-педагогик шартлар” дип исемләнгән бәхәс мәйданчыгында укытучылар арасында кыю фикерләр ишетелүе тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Мәгариф хезмәткәрләренә алдагы көннәрдә авыр, әмма саваплы эшләрендә зур уңышлар телисе килә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ