Логотип Магариф уку
Цитата:

Биектау мәктәпләре шахмат зоналарына бүленә

Күптән түгел Биектау районының өч авыл мәктәбендә – Шәпше, Чыпчык  һәм  Ямаширмә урта мәктәпләрендә  шахмат зоналары ачылган. “Бердәм Россия”  партиясенең  җирле бүлеге башкар...

Күптән түгел Биектау районының өч авыл мәктәбендә – Шәпше, Чыпчык  һәм  Ямаширмә урта мәктәпләрендә  шахмат зоналары ачылган. “Бердәм Россия”  партиясенең  җирле бүлеге башкарма секретаре Лилия Надиенко әлеге игелекле эшнең башында ТР Дәүләт Советы  Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова тора, - дип белдерде. Проектны тормышка ашыру өчен район депутатлары тырышлык күрсәткән.
-Шахмат зоналары  ачуда тотылган акча күләме балалар санына карый. Укучылар күп  булган мәктәптә  дүрт шахмат өстәле урнаштырыла. Һәр өстәлгә икешәр урындык, шахмат такталары  һәм сәгатьләр куела. Мәктәп саен уртача 5-6 мең сумакча тотылыр, дип уйлыйм, - диде әңгәмә вакытында башкарма секретарь.
Шәпше мәктәбендә элек тә шахмат секциясе эшләгән. Әмма шахмат уйнарга яратучылар саны мәктәптә шахмат өстәлләре барлыкка  килгәч, күзгә күренеп арткан, рәсми ярышлар уздырырга да мөмкинлекләр барлыкка килгән.
 - Балалар бу яңалыкны шатланып кабул итте, чөнки һәр сыйныфта шахмат “җене” кагылган балалар бар. Алга таба без акыл сәләтен үстерергә теләгән  балалар өчен   махсус түгәрәк ачарга ниятлибез, - диде Шәпше урта мәктәп директоры Гөлчәчәк Гыйниятуллина.
Акыл сәләтен үстерергә ярдәм итә торган спорт төре белән шөгыльләнергә теләүчеләр  Чыпчык мәктәбендә дә  күп икән. Биредә әлеге борынгы уен “аз”лары белән тәҗрибәле педагог җитәкчелегендә өйрәнәләр. Уен өстәлләре алынгач, ярышлар  уздырырга  да мөмкинлекләр туган.
-Мондый бүләккә бик шатландык. Укучылар да, үзем дә. Шахмат белән шөгыльләнү өчен махсус өстәлләр булгач,  уйнарга бик уңайлы, теләсә-кайсы дәрәҗәдәге  оста шахматчы белән көч сынашырга оят түгел., - дип шатлыгын уртаклашты Чыпчык мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлшат Хәйруллина.
Яңа өстәл янында узган беренче турнирда җиңүне  Максим Шибалов яулаган. Ул шахмат белән ике ел  шөгыльләнә һәм, аңлашылганча, сыйныфташлары сөенерлек уңышларга да ирешкән.
-Түгәрәккә йөри башлаганда  мондый уңышларым юк иде. Махсус өстәлләр куелгач, ярышлар даими үткәрелә. Җиңүләрем дә шуңа бәйле, чөнки уенны күзәтүче тамашачылар барысы да үзем укыган мәктәптән, аларның уенны  күзәтүе миңа рухи көч бирә – дип җиңү серләре белән уртаклашты Максим.
Аеруча көчле дулкынлану Ямаширмә мәктәбенә урнаштырылган шахмат өстәлләрендә сизелгән. Биредә бер өстәл тирәли бер үк вакытта дүрт кеше утырган. Шуның белән бергә, бер пар шахмат уйнаса,  икенче пар, баш миен эшләргә ярдәм итү өчен, шашка уенында ярышкан.
Уку елы азагына кадәр тагын 26 авыл мәктәбендә шахмат белән шөгыльләнү өчен  шартлар тудырылачак.  Ягъни, 26 зона барлыкка киләчәк. Аларның бишесе "Таяну ноктасы" федераль проекты буенча ачыла.
- Шахмат зоналары районның 17 мәктәбендә   май аена кадәр ачарга  планлаштырыла, - дип әңгәмәгә ачыклык  кертте  башкарма секретарь Лилия Надиенко.
 Биектауларның башлары эшли!
       Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ