Логотип Магариф уку
Цитата:

Билетсыз балаларны автобустан төшерү тыелачак

Юл йөрү өчен түләргә акчасы булмаган балаларны шәһәр транспортыннан төшереп калдыру кебек күңелсез очраклар еш булгалады. Мондый аянычлы хәлләрне бүтән булдырмас өчен, Дәүләт Думасы тарафыннан тиешле...

Юл йөрү өчен түләргә акчасы булмаган балаларны шәһәр транспортыннан төшереп калдыру кебек күңелсез очраклар еш булгалады. Мондый аянычлы хәлләрне бүтән булдырмас өчен, Дәүләт Думасы тарафыннан тиешле закон кабул ителде.

Россиядә җәмәгать транспортыннан 16 яшькә кадәр билетсыз кешеләрне төшерүне тыячаклар. Сүз, өлкән кешеләрдән башка, озатусыз барган балалар турында бара. «Баланы түләмәгән өчен, юлда берүзен калдыру ярамый. Бу аның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра», - дип белдерде Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин.


Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ