Логотип Магариф уку
Цитата:

Биргәнсең син миңа

 Руфия МИФТАХОВА, Балтач    районы   Арбор  төп  мәктәбенең  I квалификация категорияле татар  теле  һәм  әдәбияты  укытучысы&nbsp...

 Руфия МИФТАХОВА,
 Балтач    районы   Арбор  төп  мәктәбенең  I квалификация категорияле татар  теле  һәм  әдәбияты  укытучысы
 Биргәнсең  син  миңа
(7 нче  сыйныфта татар әдәбияты дәресе)
Максат:
Өйрәтү максаты:Сибгат Хәкимнең  тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәр алу, «Әнкәй» шигыре белән танышу, укучыларның  әсәрнең эчтәлегенә төшенүләренә, геройларга хас сыйфатларны дөрес бәяли алуларына ирешү.
Үстерү максаты:укучыларның сорау куя белү, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү, үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтүләрен   камилләштерү.
Тәрбияви максат:укучыларда  өлкән  буынга  ихтирам, әниләргә  карата  мәрхәмәтлелек  хисләрен  тәрбияләү.Шигърияткә   карата  уңай  мөнәсәбәт,  аңларга омтылыш уяту.
Алымнар: укытучы  сөйләме, эчтәлекне  хәтер  картасы  аша  сөйләү, «символлар  киштәсе» алымы, эзләнүчән  әңгәмә, үзлектән  уку,  сүзлек  өстендә  эшләү, телдән  сыйфатлама  бирү.
Җиһазлау:  төп ресурслар: «Әнкәй» әсәре, С.Хәким  әсәрләреннән китап күргәзмәсе, шагыйрьнең портреты; өстәмә ресурслар: ноутбук, проектор, дәрес өчен презентация, рәсемнәр.
Эш  формалары: төркемнәрдә эш, фронталь  эш, индивидуаль  эш, парларда  эш.
Көтелгән  нәтиҗә:
 Предмет нәтиҗәләре: С.Хәкимнең  тормышы  һәм  иҗаты  турында  мәгълүмат  алу. «Әнкәй» шигыренә караган лексика белән танышу, шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнү, эчтәлеген аңлауга ирешү.
Шәхси нәтиҗәләр: лирик геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү; үзбәя бирергә өйрәнү, коммуникатив эшчәнлекне алып бара белү.
Метапредмет нәтиҗәләре: сәнгатьле  сөйләм  һәм  лирик  әсәргә  анализ  ясау  күнекмәләрен  үстерү,  өлешләрдән бербөтенне төзи белү; гомумиләштерү.
Универсаль уку гамәлләре:
Танып белү УУГ: укучыларның сорау куя белү, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү, үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтүләренә ирешүне булдыру.
Регулятив УУГ: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сыйфатларга ия булуга ирешү.
Коммуникатив УУГ: төркемдә эшли белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эшчәнлектә катнашу.
 
Дәрес барышы















































Оештыру моменты (эшчәнлеккә әзерлек). Максаты: сыйныфта уңай эмоциональ атмосфера булдыру.
 
 
 
 
Укытучы эшчәнлегеУкучылар эшчәнлеге
     Хәерле  көн, кадерле  укучылар.
 
2021 ел  Татарстаныбызда  нинди  ел  буларак  билгеләп  үтелә? 
Димәк, бу  елда  без  туган  телебезгә  тагын  да  якынаерга,  аны тагын  да  ныграк  өйрәнергә  тиешбез.
Әнә  шундый  истәлекле  елда  туган  телләрен  яратучы  һәм  горурланучы  укучыларга  дәрес  бирүемә  мин  бик  шат.
Хәерле  көн, исәнмесез.
Туган  телләр  һәм  халыклар  бердәмлеге  елы.
 
 
 
 
Дәрескә  максат  һәм  бурычлар  кую.
Максаты: укучыларны төп эшчәнлеккә җәлеп итү. 
Бүгенге  дәрестә  без  иҗатына  тукталачак  шагыйрь – туган  теле, туган  җире  өчен  борчылган, яраткан, аларга  дан  җырлаган  бөек  шәхесләрнең  берсе – Сибгат  Хәким.
– Портрет белән эш.
Республикабызның беренче  Президенты  Минтимер  Шәрип  улы  Шәймиев аның  турында  әнә  нинди  сүзләр  язган. (Слайд)
  Шагыйрь  турында, аның  иҗаты  турында  сез  әле  алга  таба  җентекләп  өйрәнерсез.
–        Китап күргәзмәсен  тәкъдим  итү.
Кабатланмас  гади, шул  ук  вакытта  бик  тә  үзенчәлекле  шигырьләре; күпсанлы  җырлары  белән  танышырсыз. Ә  мин  сезгә  бүген  әдип  турында  берничә  мәгълүмат  кенә  бирәм. Быелгы  ел, бүгенге  көн  белән  бәйле  фактларны  гына  ассызыклыйм. Ачык  дәрестә  нәкъ  менә  Сибгат  Хәкимгә  тукталуым  юкка  гына  түгел: беренчедән, ул  безнең   күрше  Әтнә  районы  Күлле-Киме  авылында  туып-үскән. Халыклар  бердәмлеге  елы  дип  әйттегез, Сибгат  Хәким  яшәгән  төбәк  Мари  Республикасы  белән  чиктәш, һәм  алар  гомер-гомергә  дус-тату  гомер  кичергәннәр. Үз  истәлекләрендә  шагыйрь  бу  турыда  бик  матур  итеп  искә  ала. Без  күпмилләтле  республикада  яшибез, шуңа  да  башка  милләтләрне  хөрмәт  итеп, дус  яшәү – безнең  бурычыбыз. Икенчедән, Сибгат  Хәким  –  педагогия  институтын  тәмамлап, татар  теле  һәм  әдәбияты  укытучысы  белгечлеге  алган  педагог. Быел  декабрь  аенда  шагыйрьнең  зур  юбилее, аның  тууына  110  ел  була. Менә  әлеге  фактлар  миңа  дәрес  темасын  сайларга  этәргеч  булды  да  инде.
Үрләреңне  менгәч, туган  ягым,
Рәшәң  белән  битем  юдың  син...
Туган  ягын, туган  авылын  искиткеч  яраткан  шагыйрьнең  иҗатын  өйрәнү  дөресе  булыр  дип  саныйм.
Туган  тел  турында
Сүз  бирдек  татарча, телне
Сакларга  ант  итештек, –
  дип  язган  ул.
 
Ә  бүген  без  Сибгат  Хәкимнең  бер  шигыре  белән  танышырбыз.
Әлеге  шигырьнең  исемен  белү  өчен  мин  сезгә  кечкенә  генә  бер  кроссворд  чишәргә  тәкъдим  итәм.
  Дөрес, укучылар, сез  бик  хаклы. Нәкъ менә «Әнкәй» шигыре  турында  сөйләшербез  бүгенге  дәрестә. Шуннан  чыгып, үзебезгә  максатлар  да  билгелик.
 
 
 
 
 
 
Бик  мөлаем, тыйнак, сабыр, ягымлы  кеше. Күзләре  нурлы.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
.
 
 
 
 
 
Кроссворд  чишәләр.
Без «Әнкәй» шигыре  белән  танышабыз.
 Үзебездә  әниләргә  карата  мәрхәмәтлелек, игелеклелек  хисләре  булдырырбыз.
Дәфтәргә число, тема язалар.
Белемнәрне актуальләштерү.
Максат: бүгенге темага нигез булырлык итеп, үтелгәнне кабатлау, укучыларга авыр тоелган урыннарны ачыклау.
Әни – Җирдә  иң  газиз, иң  якын  кеше.
 
 
 
Әниләр  темасы  әдәбиятта  нинди  урын  тота?
Ни өчен шулай  икән? Әниләр  турында  нинди  әсәрләр  беләсез?
Әйе, әниләр  турында  бихисап  күп  әсәрләр  иҗат  ителгән  һәм  ителәчәк. Чөнки  әниләребезнең  безгә  кылган  изгелекләре  санап  бетерерлек  түгел. Әйдәгез, Сибгат  Хәкимнең  шигыре  белән  танышыйк.
 
Ул  безне  тудырган, күкрәк  сөтен  имезгән, төннәр  йокламый  бишектә  тирбәткән, беренче  елмаюыбызны  күреп  куанган, бишек  җырларын  көйләп, халык  моңнарын  күңелебезгә  сеңдергән.
Һәр милләт язучылары әниләргә багышланган шигырьләр, әсәрләр иҗат итәләр, чөнки Әни – дөньяда иң изге кеше.
 «Әни  кирәк», «Әни  килде», «Әниемнең  ак  күлмәге», «Әнкәй  безне  Сөннән  алып  кайткан», «Әни  кирәк», «Әни  диеп  язып  куйдым» һ.б.
 
Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.
 
Язмада  тыңлау
     Нинди  матур  шигырь, шулай  бит, укучылар?! Гади  генә  шикелле, әмма  бер  кешедә  кабатланмаган сүзләр...
Әйтегез, укучылар, әсәр  кем турында?
 
 
–        Әнкәй сүзе нәрсәне аңлата?
 
С.Хәким сурәтләгән ана образы нинди?
 
Ана үз баласына нинди теләкләр тели?
 
Кое, чишмә сүзләре безнең тормышыбызда нинди роль уйный ?
 
Тулы чиләкләр белән очрау татар халкында нинди мәгънәне белдерә?
 
 Димәк, шагыйрьнең әнисе яхшылык кына теләүче изге кеше булып күз алдына килә.
 
Шигырьдә  аңлашылмаган  сүзләр  очрамадымы?
Сүзлек  эше: кое.
Мөлдерәмә.
Шигырь  сездә  нинди  хисләр  уятты?
 
 
 
 
 
 
– Әнкәй турында.
 
– Әни, әнигә яратып әйтү, ана.
 
 
 
Ана үз баласына изге теләкләр тели.
Кое, чишмә сүзләре безнең тормышта яшәү ролен уйный.
Тулы чиләкләр белән очрату татар халкында юлың уңуын белдерә.
 
Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.
 
Лирик  геройга  ничә  яшь?
Аның  тормышын  ничек  күзалдына  китерәсез?
С. Хәким  үз  әнисе  турында  гына  сөйлиме?
Лирик  әсәр  хисләре  сезгә  дә  танышмы?
Үз  әниегезгә  мөнәсәбәтегезне  тасвирлагыз.
 Ни өчен әни үпкәләп йөридер?
 
 
 
 
Автор шигырендә нинди проблема күтәрә?
 
 
 
Укучыларның җаваплары.
 
 
 
 
 Чөнки балаларының күңеле далада, балалары әнисе янына бик сирәк кайталар.
– Әниләрне ярату, хөрмәт итү, балалар аякка баскач, әниләре янына сирәк киләләр.
Яңа белемнәрне ныгыту.
 
Тексттан мәкаль булган җөмләне табабыз, аңлатабыз.
Ә  хәзер, укучылар, әниләр  турындагы  башка мәкальләрне  дә  искә  алыйк, беренче  өлеше  белән  икенче  өлешен  туры  китереп  парлап  тактага  ябыштырып  куегыз.
Карточкалар  буенча  эш. Шагыйрь  әлеге  шигырьдә  күптөрле  сурәтләү  чаралары  кулланган. Сурәтләү чараларын уклар ярдәмендә тоташтырырга.
Төркемнәр арасында эш:
1 – Хәтер  картасы  төзи (бирелгән  рәсемнәрдән әсәр  эчтәлеген  эзлекле  рәвештә  ача  торганнарын  сайлап  алалар, ни өчен  икәнен  аңлаталар һәм  элеп  куялар).  
2 – Символлар  киштәсе (бирелгән  җисемнәрдән  әсәрдә  әйтелгән, мөһим  булган  әйберләрне  сайлап  алалар). 
 
 Бала күңеле далада, чөнки ... .
 Такта  янында  эш.
 
 
 
Карточкалар буенча эш.
 
 
 
Төркемнәрдә эш.
Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү. Дифференциаль эш: шигырне  яттан  сөйләргә  өйрәнегез;
эзләнү  эше: С. Хәким  сүзләренә  язылган  нинди  җырлар  беләсез, берничәсен алып килергә;
иҗади  эш: бирелгән  мәкальләргә  нигезләнеп  инша-уйлану  язып  килегез.
 
Рефлексия (дәрес нәтиҗәсе). Максат: укучыларның үз уку эшчәнлеген, сәләтләрен дөрес бәяли, башкаларның эшчәнлеген күрә һәм дөрес анализлый белүе.
 
 
Йомгаклау. Максат: әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең кирәклеген аңлау.
 
 
Укучылар, дәресебезгә нәтиҗә чыгарыйк.  Алар нинди?   Сез бүген дәрестә нәрсәләр белдегез?
Автор  бу  шигыре  белән  нинди  хисләр  уятырга  тели  дип  уйлыйсыз?
 Ул  үз  максатына  ирештеме?
 Ә  без дәрес  башында  куйган  максатларыбызга ирештекме?
– Кайсы эшләрегез уңышлы килеп чыкты?
–Алга таба нәрсә өстендә эшләргә кирәк?
 
            Беләсезме, балалар, татар  халкы  бик  кунакчыл  халык, алар  кунакка  бүләксез  йөрмиләр.
Сибгат  Хәким  әнисенә  бүләкләр  бирергә  яраткан. Мин  дә  сезгә  бүләк  алып  килдем. Мин – нәкъ  сезнең  шикелле  7 нче  сыйныф  укучыларының  сыйныф  җитәкчесе, минем  укучыларым  сезгә  күп  сәламнәр  тапшырдылар, кунакка  чакырдылар  һәм  сезгә  бүләк  ясарга  ярдәм  иттеләр. Әлеге  бүләкләрне  сез  әниләрегезгә  бүләк  итегез. Алар  сезгә  тәмле  ризыклар  пешергәндә  кулланырлар, ә  сез  исә,  әниләрегезне  мактый-мактый  ашаганда,  безне  искә  алыгыз. Һәр  гамәлегездә  туган  җиргә, туган  телгә  хөрмәт  чагылсын. Һәр  гамәлегезне  башкарганчы,  әниегез  турында  уйлагыз.
Сез  дә  миңа  бүләк  бирегез  инде: конвертка  үз бәяне  салып  өстәлегезгә  куегыз, мин  аларны  җыеп  нәтиҗә  ясармын  һәм  билгеләр  куярмын.
«5» – мин  барысын  да  аңладым, бу  әсәр  бик  ошады, барлык  сорауларга  да  җавап  бирә  алам;
«4» – аңладым, тик сорауларым калды, әсәрне  кабат  яхшылап  укып  чыгачакмын;
«3» – мин җавап бирергә  кыенсындым, үземне уңайсыз  хис  иттем.
Шулай  ук  өстәлдә  фразеологик  әйтелмәләр  дә  бар, бүгенге  дәрестә  үз  халәтегезгә  туры  килгәнен  конвертка  салыгыз  һәм  өстәлегездә  калдырыгыз.
 
 
 
С.Хәким турында белдек, аның «Әнкәй» шигыре белән таныштык.
Дәресебез бик эчтәлекле, мавыктыргыч һәм тәрбияви характерда булды.
 
Әйе, аналар – бөек затлар. Кеше анасын онытмаска, аны хөрмәт итәргә тиеш. Аналарның кадерен кечкенәдән белеп үсәргә кирәк. Без әниләргә беркайчан да кайгы, сагыш күрсәтергә тиеш түгел. Бар теләгем: әниләребез тыныч, рәхәт тормышта яшәсеннәр иде.

ПРЕЗЕНТАЦИЯ


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ