Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөек моң иясе – Рәшит Ваһапов музейлы булды

Хөсәен Фәезханов, Кави Нәҗми, Лотфулла Фәттахов, Мөхтәр Әхмәдиев, Гани Вәлиев, Рамил Курамшин, Ринат Вәлиев - татарның Нижгар җире биргән мәшһүр улларын әнә шулай берәм-берәм барлаганда, без, әлбәттә,...

Хөсәен Фәезханов, Кави Нәҗми, Лотфулла Фәттахов, Мөхтәр Әхмәдиев, Гани Вәлиев, Рамил Курамшин, Ринат Вәлиев - татарның Нижгар җире биргән мәшһүр улларын әнә шулай берәм-берәм барлаганда, без, әлбәттә, легендар җырчылар Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичев исемнәрен дә беренчеләрдән булып атыйбыз. Актук һәм Чүмбәли авылында дөньяга килеп, гомерләрен татар җыр сәнгатен үстерүгә багышлаган әлеге ике олпат затның истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән инде шактый эш башкарылды дип әйтә алабыз. 2008 елда Рәшит Ваһаповның тууына 100 ел тулу уңаеннан Актук авылында җырчыга атап һәйкәл ачылган иде. Моннан берничә ел элек кенә җырчыларның туган ягы булган Уразавылда (Казан сынчысы Мәхмүт Гасимов эскизы буенча) мәдәният йорты каршында Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевка багышлап янә таш сыннар калыкты. Р.Ваһапов исемен йөртүче фестиваль дә менә инде 15 ел дәвамында җырчының исемен байрак урынына күтәреп Россиянең 49 төбәгендә һәм дөньяның 11 илендә булган икән, бу инде аларның исеме, мәдәни мирасы әле булса халыкка хезмәт итә дигән сүз. Ваһапов, Бигичев... бу исемнәргә гомер буе әнә шулай янәшә яңгырап килергә язган ахрысы. Казанда бер-берсе белән янәшә торган урамнар йөртә бу ике мәшһүрнең исемнәрен. Хәйдәр Бигичев исемендәге урамда урнашкан 174 нче мәктәптә җырчыга багышланган, опера театры стилендә оештырылган (сәхнә, Хәйдәр Бигичевның сәхнә костюмнары, шәхси әйберләре) музейны гына алыйк. Әлеге мәктәптә укучылар, әлбәттә, барысыда җырчы да булмас, иллә мәгәр, халкыбызның Хәйдәр Бигичев кебек бөек җырчысы барын белеп, аның язмаларда сакланучы җырларын тыңлап, күңелләренә милли моңнарыбызны сеңдереп үсәчәкләре бәхәссез. Хәйдәр Бигичев һәм Зөһрә ханым Сәхәбиева 12 ел бергә гомер иткән йорт диварында урнаштырылган истәлек тактасы яныннан да «Бу кем икән соң?» дип узмый инде алар...
Шундый күркәм эшләрнең дәвамлы булуы сөндерми калмый. Әле шушы көннәрдә генә Казанның Рәшит Ваһапов урамындагы 171 нче мәктәбендә Рәшит Ваһаповка багышланган музей ачылу тантанасына килгән кунакларның да уртак фикере иде бу.
Музей оештыру идеясе белән янып йөргән мәктәп директоры Рания Нәкыйп кызы Галиәкбәрова һәм аның командасы чын-чынлап зур җаваплылык белән караган бу мәсьәләгә. Әлеге эш гамәлгә ашканчы ни кадәр документ, ни кадәр фотографияләр узмагандыр алар кулыннан, кемнәр белән генә элемтәгә чыкмаганнардыр. Шул арада музей каршында укучы балалар белән экскурсоводлар төркеме дә булдырганнар.
https://www.youtube.com/watch?v=N8YdRUSb8aA
Ачылыш тантанасында Нижгар якларыннан - Кызыл Октябрь районы хакимияте башлыгы Халит Мөхәммәт улы Сөләйманов, Ваһаповның туганнан туганының оныгы «Сельская новь» район газетасының баш мөхәррие Рәүф Нәдир улы Ваһапов кебек кунаклар катнашу тантананың кыйммәтен тагын да арттырды.
Халит Мөхәммәт улы Сөләйманов
-Р.Ваһаповка әле Казанда да һәйкәл булачак, аның инде урыны да билгеле. Шушы көннәрдә генә Татарстанның мәдәният министрлыгында иң яхшы эскиз-проектка бәйге узды һәм анда Мәскәү сынчысы Андрей Ковальчук җиңеп чыкты,- дип тагын бер сөенечле хәбәр белән уртаклашты, Рәшит Ваһапов исемендәге фонд директоры, продюсер Рифат Әхмәт улы Фәттахов - Киләчәктә бу музейны үстерергә мөмкинлек зур дип уйлыйм, чөнки Р.Ваһаповның мирасын барлау буенча, аның исемен мәңгеләштерү максатында шактый зур эшләр башкарыла. Әйтик менә, халык шагыйре Ренат Харис Ваһапов турында поэма язган кеше. Аның пьессасы нигезендә безнең Кариеав театры спектакль куйды һәм ул бик зур уңыш белән барды. Бу тема үзе бер стендка дәгъвә белдерә. Киләчәктә бу музейга дәүләт ярдәме дә булыр дип ышанабыз. Мондый зур эшләр энтузиастлар көче белән генә башкарылырга тиеш түгел, ул дәүләт ярдәменә дә мохаҗ,- дип белдерде ул мөхтәрәм кунакларның берсе – ТР Дәүләт Советының мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевкә турыдан-туры мөрәҗәгать итеп.
Разил Вәлиев исә Казанның 171 нче мәктәбе үзенә киләчәктә Рәшит Ваһапов исемен алырга ниятләсә, без - депутаплар, шәхсән мин үзем дә бу тәкъдимне хуплаячакмын,- дип белдерде.
Казанга бу килүендә өч-дүрт куянның койрыгын берьюлы тоткан, якташлары Р.Ваһапов һәм Х.Бигичев мирасларына мөкиббән китүче Хафиз әфәнде Әляутдинов та канәгать иде. Ул музейның эшләре ничек бара икән дип, март аенда да килеп киткән булган инде.
- Шушы көннәрдә Казанда узган марофонда 42 километр араны йөгереп уздым. Аны да якташым Рәшит абый Ваһаповның якты истәлегенә багышлыйм,- диде ул күз яшләрен көчкә тыеп.
https://www.youtube.com/watch?v=gXHkGJ3ed8E&t=19s
Моннан элек сынчылар арасында Уразавылда салыначак һәйкәлгә бәйге игълан ителгәч тә, Мәскәүдә яшәүче Хафиз әфәнде “эшләсеннәр генә” дип башкала сынчыларын бөек якташлары аяк баскан Актук, Чүмбәли авылларын күрсәтергә дип алып кайта. Алар белән хәтта Казанга да килеп чыга. Федераль Сабан туе кысаларында узган иң олы чараларның берсе булган иде ул чагында Уразавылда һәйкәл ачылу. Әле дә истә, тантанада катнашкан Екатеринбург опера театры салисты Илһам ВӘЛИЕВ, татар җырчыларына багышлап һәйкәл ачылуны гасыр вакыйгасы дип атаган иде...
Мәктәп музее ачылу тантанасында да кызыклы фикерләр шактый яңгырады. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге мөдире Илгиз Халиков әйтүенчә, музейны үстерү максатында мәктәп Мәгариф министрлыгы грантларына дәгъва итә ала. Мондый грантлар республикабызда да, Россия күләмендә дә бар. Музейның мәктәп тормышына үз дулкыны белән килеп керүенә дә ишәрә булмады түгел. Татар мохите яшәп килгән бу мәктәптә Рәшит Ваһапов исемендәге фәнни-гамәли конференцияләр үткәрү дә артык булмаячак, дип искәртте Илгиз Халиков.
...һәм, әлбәттә инде, истәлекле көн уңаеннан беренче теләк-тәкъдимнәр дә музей тарихына кереп калачак. Махсус әзерләнгән дәфтәрне беренче булып хаклы рәвештә Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева ала... “Татар халкының бөек моң иясе, олуг шәхесебез Рәшит Ваһаповка багышланган музей ачу – зур вакыйга. Мин моның өчен чиксез шатмын һәм 171 нче мәктәпнең җитәкчелегенә, музейны оештыруга көчен, ярдәмен керткән һәр кешегә рәхмәтләремне әйтәм. Алга таба бу зур эшне алып бару өчен сәламәтлек, уңышлар теләп калам.”
Расиха ФАИЗОВА

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ