Казан шәһәренең 180 нче күппрофильле полилингваль гимназия укучылары Бөек Җиңү бәйрәмен үзләренчә каршылый.
Мәктәпкә керә керешли һәркемне бәйрәм уңаеннан чыгарылган стена газеталары каршылый. Бу эштән берәү дә читтә калмаган – башлангычлардан алып өлкән сыйныф укучыларына кадәр 1941–1945 елларда барган Бөек Ватан сугышындагы җиңүгә үз мөнәсәбәтләрен белдергән. «Мәскәүдән Берлингача», «Бөек Ватан сугышы – Татарстан тарихында», «Кырыс сынаулар аша»…Язмаларның баш исемнәре төрле булса да тема бер. Өчпочмаклы солдат хатлары да, тарихи фотолар да бик урынлы файдаланылган.