Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөек Җиңү көненә – шигъри тәлгәшләр

Бәйрәм дигәч, күбебезнең күз алдына дәртле җыр-биюле, шат авазларга күмелгән мизгелләр килеп баса. Әмма шул күпсанлы бәйрәмнәр арасында күз яшьләре белән искә алына торганы бар. Ул – 9 Май – Бөек Җиңү...

Бәйрәм дигәч, күбебезнең күз алдына дәртле җыр-биюле, шат авазларга күмелгән мизгелләр килеп баса. Әмма шул күпсанлы бәйрәмнәр арасында күз яшьләре белән искә алына торганы бар. Ул – 9 Май – Бөек Җиңү көне. Быел инде аның 77 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. 1418 көн һәм 1418 төн дәвам иткән аяусыз сугышта яу кырында ятып калган 27 миллионнан артык ватандашыбыз гомере бәрабәренә яуланганга күрә дә күз яшьле бәйрәм ул. Без, сугыштан соңгы буын вәкилләре, бу Җир йөзендә яшәвебез өчен илебез бәйсезлеге өчен көрәшкән кыю фронтовикларыбызга, фронтка дип корал койган, үзләрен аямыйча көн-төн эшләгән тыл хезмәтчәннәренә мең-мең кат бурычлыбыз. Бу көнннәрдә Бөек Җиңү көне уңаеннан бәйрәм чаралары, тыл ветераннары, сугыш ветераннары катнашында митинглар уздырылыр. Аларда патриотик җырлар, шигырьләр дә күп яңгырар. Шундый чараларны оештыручыларга ярдәм йөзеннән, түбәндә шагыйрьләребезнең Бөек Җиңү көненә багышлап язган бер бәйләм шигырьләрен туплап бирергә булдык.
                                 Таһир САБИРҖАНОВ
                                 ***
Җиңү бәйрәме
Кырык бердә
Җырлап ирләр китте...
Онталмыймын шушы иртәне.
Күңел кыры һаман бушап бара,
Хәтер саклый әле күпләрне.
Ул чагында
Дошман явы килде,
Сөремләнде офык читләре.
Канга сусап, улап чыкты
Чик буеннан фашист этләре.
Ата – улын,
Ана кызын озата,
Мәхшәр көнемени шулчаклы.
Сафлар булып көрәш мәйданына
Күтәрелде бөтен ил халкы.
Ташкын төсле ургып, нәфрәт таша,
Йөрәк сызлый, күңел яралы.
Һәрбер кеше ил язмышын
Үз язмышы итеп карады.
Тез чүкмәдек
Дошман каршысында –
Ихтыяр да, көч тә җитәрлек.
Көрәш кырын узган
Ал байракны
Рейхстаг өстенә үк күтәрдек.
Тарих белми
Мондый батырлыкны,
Һәйкәлләрдә чәчәк бәйләме.
Планетабыз буйлап аваз сала
Тантаналы Җиңү бәйрәме.
                          Фәрит СУФИЯРОВ
                             ***
Хәтер уты
Җиңү көнен алып килә язлар,
Алар саный заман агышын.
Азлар инде, азлар хәтерлидер
45 нең җиңү балкышын.
Кайгы сарды илне 41 дә,
Кара сөрем илне каплады.
Чыклы таңда тынычлыкны бозып,
 Дошман үтеп илне таптады.
Илгә хәвеф иңде 41 дә,
Ир, улларын озатты аналар.
Күпләре бит газизләрен соңгы тапкыр,
Соңгы тапкыр кочты аталар.
Газиз җирен, тынычлыкны яклап,
Ятып калды бөркет егетләр.
Күкрәк белән утны капладылар,
Җиңелмәскә ант бит иттеләр.
Җиңү көне килде зур яу аша,
Җимерелде кала-салалар.
Гомер буе көтте газизләрен
Тол аналар, ятим балалар.
Җиңүчеләр, сезгә баш иябез,
Ватан-ана сезгә дан үрә.
Җиңел тормыш килде, сезнең
Аккан каннар бәрабәренә.
Гасырлар да җуймас бу җиңүне,
Хөрмәт сүнмәс бездән – сезләргә.
Мәңгелек ут кебек йөрәкләрдә
Хәтер уты янар мәңгегә!
                    Галиәхмәт ГАТИН
                             ***
Ветераннар
Рәнҗемәгез безгә, ветераннар,
Гамьсез, мәнсез, кыйбласызлар, диеп,
Замананың саксыз җилләренә
Иңрисездер, чал башыгыз иеп,
Кимсенәсез булыр, ветераннар,
Җиңү, диләр, имеш, сафсата.
Вөҗдансызлар баскан бу дөньяда
Акылсызлар итә тантана.
Батырларны илбасарлар диеп,
Тарихларны борып кирегә,
Иманыннан азат яңа дәвер
Мылтык төзи туган иленә.
Борчыласыз сез дә, ветераннар –
Яуда калган дуслар ни әйтер?!
Сугыш кичкән күңел үрсәләнә,
Көч табалмый нидер үзгәртер.
Толлар күз яшеме юкка булган?
Сугыш өзгән күпме гомерләр?
Ятим килеш олыгайган җанны
Кем юатыр? Кемнәр кадерләр?
Уйланасыз, ахры, ветераннар,
Тынычлыктан дөнья туйдымы?
Ата – улны, ана кызны белмәс,
Таш бәгырьле буын тудымы?
Кичерегез безне, ветераннар,
Өзмәгез тик өмет дөньядан.
Җир йөзендә хәтер яшәгәндә,
Ваз кичмәбез әле кыйбладан!
Ышаныгыз безгә, ветераннар,
Хакыйкатьтән көчсез ялганнар!
Тарих шаһит: сез бит – кешелекне
Һәлакәттән алып калганнар!
Соңга калмыйк, сезгә,  ветераннар,
Күрсәтергә кадер-хөрмәтне.
Еллар узган саен арта бара
Сез яулаган Җиңү кыйммәте!
                    Гөлүсә БАТТАЛОВА
                              ***
Хәтер күзе
77 ел яудан кайтмаганны
Оныклары бүген эзлиләр.
Җиңүчеләр Җиңү бәйрәмендә
Һәйкәлләрдән безне күзлиләр.
Моңсу утыргычлар юлга карап,
Килер, диеп, өмет итәләр.
Соңгы сугышчылар арабыздан
Җанга яра салып китәләр.
Иңгә  иңне куяр батыр ирләр,
Чит туфракта азмы каберләр.
Табылганнар кайта илләренә,
Тапмаганны кемнәр кадерләр?!
Хәбәрсездән хәбәр көтеп яшик,
Өмет ишекләрен япмагыз.
Урман-сазлыкларда йөргән чакта,
Өсләренә ялгыш басмагыз...
Ирен көткән солдат хатынының
Мәрмәр ташка исемен уясы.
Ватан-ана каршы килмәс, беләм,
Әниләргә һәйкәл куясы!
Әтиләрсез үскән ятим буын...
Без аларны түргә менгерик.
Сиксән яше тулган “малайлар”га
Солдат пилоткасы кидерик!
Олысын да, кечесен дә җыя
Хәтер үзәненә үткәннәр.
Җиңү мәйданына килми калма,
Каһарманнар, юкса, үпкәләр.
Ерак бабаларын якынайтып,
Оныклары бүген эзлиләр.
Җиңүчеләр Җиңү бәйрәмендә
Һәйкәлләрдән безне күзлиләр!..
                       Таһир ШӘМСУАРОВ
                            ***
Җиңү көне
Җиңү көнен алып килде безгә
Кырык бишнең ямьле май иртәсе.
Исән кайтканнарның күңелендә
Сакланадыр сугыш хатирәсе.
Озатып калды авыл ир-егетне,
Күз яшьләре аша җан сыкрады.
Бушап калды авыл ятим булып,
Хатын-кызлар, бала-чага калды.
Күпме күз яшьләре түгелгәндер
Ана. балаларның күзеннән.
Иңнәренә төшкән авырлыкка
Күпме чыдап, күпме түзелгән.
Бала-чага көтте әтиләрен,
Хатын-кызлар газиз ирләрен.
Туган иле өчен бик күбесе
Батырларча йомды күзләрен.
Чит туфракта ятып калды алар
Һәм китапка керде исемнәр.
Халкы өчен җанын кызганмады,
Герой булып кайтты исәннәр!
Үзе кайтмаса да, даны аның
Һәйкәл булып җирдә калыкты.
Исән-сау калганнар алып кайтты
Җиңү көнен барча халыкка.
Сафлар гына ел да сирәгәя,
Исәннәргә хөрмәт күрсәтик!
Тыныч булып атсын таңнарыбыз,
Аяз күкле илдә без яшик!
                     Нурия НИЗАМИ
                         ***
Кайда син, әтием кабере?
Күпме еллар сугыш басылганга,
Күпме еллар килми хәбәре.
Күпме еллар эзлим күпме җирдән –
Кайда син, әтием кабере?!
Күпме еллар аны оныткан юк,
Күпме еллар шакый хәтерне.
Күпме еллар эзлим күпме җирдән –
Кайда син, әтием кабере?!
Күпме еллар арта гына бара,
Күпме еллар аның кадере.
Күпме еллар эзлим күпме җирдән –
Кайда син, әтием кабере?!
                  Равил ВӘЛИЕВ
                             ***
Онытмасак иде
Бакыйлыкка китә аксакаллар,
Авыл тарткан агайлар.
Сугыштан соң шинельләрен ташлап,
Чор язмышын иңгә салганнар.
Авыр, дибез, бүген авылларда
Иген игү, имеш, кырларда.
Онытабыз бугай: ул чакларда
Җиңел булды микән аларга?
Ир-егетләр киткән яу кырына,
Малай-шалай баскан сабанга.
Ни уйлады икән ул сабыйлар
Кара җиргә орлык салганда?
Өмет белән басып киләчәккә,
Җиңү таңын алар көткәндер.
Яу кырыннан алган хәбәрләре
Бәгырьләрен телеп үткәндер.
Авыр, дибез, бүген тормышларны,
Замананы һаман тиргибез.
Авырлыкның чынын, ач күзлесен
Оныттык та бугай инде без.
                           Рөстәм ЗӘКУАН
                            ***
Бер зурлыйсы иде үзләрен
Шактый еллар үтсәләр дә,
Төзәлсә дә тәндә яралар,
Җан ярасын йөрәгендә йөртә
Сугыш чорын кичкән балалар.
Ачлык, ялангачлык, ятимлекне
Юкса алар теләп алмаган...
Адым саен шушы сабыйларга
Күпме хәвеф-хәтәр янаган.
Тәнгә түгел, җанга үтеп кергән
Язмыш камчысының эзләре.
Ник соң бүген алар тарафына
Яудырмыйбыз мактау сүзләре?
Башкаларны данга күмгән чакта,
Алар читтә кала бирәләр.
Әрнү-сагышларын йота-ййота,
Гомер көзләренә керәләр.
Бер чеметем җылы караш көтеп,
Өмет белән безгә багалар.
Чарасыздан зар-интизар булган
Күпне күргән әби-бабалар.
Гаепле күк, алар башын иеп,
Яшерәләр яшьле күзләрен.
Исән чакларында хәл белешеп,
Эх, зурлыйсы иде үзләрен.
                          Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА
                                ***
Илем өчен
Илем диеп, газиз Ватан диеп,
Син каныңны түгеп түләдең.
Яу кырында ятып калсаң калдың,
Үлгәндә дә башың имәдең.
Хәтерләргә мәңге уелдыгыз,
Батырларга бүген мәдхия.
Якты тормыш бүләк иткән өчен
Безнең буын сезгә баш ия.
Утка әйләнгән Хатынь авылында
Үсә хәзер бары кылганнар.
Мәңгелек ут яна мәйданнарда,
Яу кырында кайтмый калганнар.
Мәңге сүнмәс якты йолдыз булып
Кабындыгыз илем күгендә.
Юк, батырлар исән, алар исән,
Безнең сафта алар бүген дә.
                        Рәсимә НӘБИУЛЛИНА
                        ***
77 еллык хатирә
Мин туганны гына көткән кебек,
Илем күген болыт каплаган.
Авылымның барлык ир-затлары
Яу кырына таба атлаган.
Бөтен авырлыкны хатын-кызлар
Иңнәренә төяп тарттылар.
Күз яшьләрен эчләренә йотып,
Җиңү көнен якынайттылар.
Килде ул көн! Югалтулар аша.
Түзде халкым барсы-барсына.
Тол аналар, сабыйларын кочып,
Кыю атлый илем каршына.
Илем күге һәрчак аяз булсын!
Урап үтсен сагыш-борчулар.
Горур халкым тыныч йокласын дип
Саклый аны уяу солдатлар.
                   Гөлсинә МӨХӘММӘДИЕВА
                             ***
Җиңү җыры
Күпме ялкын ата-бабаларның
Окопларда туган җырында:
Алга дәшеп, дәртләндереп торган
Берлингача, җиңү юлында.
Томаннарда инде данлы еллар...
Китеп бара соңгы солдатлар;
Фронттагы сыман, күкрәк ачып,
Җиңү җырын кемнәр кабатлар?!
Елдагыча бүген тантананы
Батырларга халкым багышлый.
Һай, шулай да табын тулы түгел,
Җиңү җыры моңсу, сагышлы.
                          Илдус ДИНДАРОВ
                             ***
Бөек Җиңү көне якынлаша
Бөек Җиңү якынлаша кабат –
77 ел бит сугыш беткәнгә.
Рәхмәт сезгә, өлкән ветераннар,
Армый-талмый хезмәт иткәнгә.
Күрдегез сез күпме авырлыклар,
Ил  хәсрәтен татып иңнәрдә.
Шуңа тыныч яшибез бит без дә,
Сез илләргә хезмәт иткәнгә.
Ачлыклар да булган, ялангачлык...
Эшләгән бит халык, тир түккән.
Хатын-кызлар яшь балалар белән
Басуларда иген өлгерткән.
Урман кискән, игенен дә иккән
Сугыш афәтләре булганга.
Ир-егетләр сугыш кырларында
Фашистларга каршы торганда.
Рәхмәт сезгә, рәхмәт,ветераннар!
Армый-талмый хезмәт иткәнгә.
Ул сугышлар башка булмасыннар,
77 ел бит сугыш беткәнгә.
                         Рәмзил ГАТИЯТУЛЛИН
                               ***
Без – сугыш чоры баласы
Без – сугыш чоры баласы,
Нужа күреп үскәннәр.
Балачак тирәгебезне
Вакыт җитми кискәннәр.
Ат булмагач, үгез җигеп,
 Сабан сөрдек басуда.
Ул вакыттагы сөялләр
Һаман да әле кулда.
Җиңү көненә җитмичә,
Күзгә йокы кермәде.
Көзге салкында җылытты
Әтиләрнең күлмәге.
                Миннур САФИУЛЛИН
                       ***
Ветеран
Ветераннар нигә картаймасын:
Айлар, еллар бара авышып.
Мәйданнарга чыксам – ишетәмен
Култык таяклары тавышын.
                        ***
Билгесез солдат
Җирдә туды... җиргә китеп барды...
Сакланамы икән кадере?
Чит җирләрдә, чит туфракта түгел,
Җир шарында– аның кабере.
                          Рашат НИЗАМИ
                     ***
Сәлам юллыйм!..
Сәлам юллыйм сезгә, каһарманнар,
Сәлам юллый, тыл батырлары!
Кешелекнең асыл затлары сез,
Бу дөньяның иң матурлары!
Саклап калдыгыз сез илебезне
Искитмәле авыр елларда...
Сезнең фидакярлек сокландыра –
Шуны раслап туа җырлар да!
Ул җырларда – сезнең батырлыкның
Гасырларга күчәр балкышы!
Мәңге яңгырап торыр хәтерләрдә
Барлык халыкларның алкышы,
Барлык кыйтгаларның алкышы!
Бөек Җиңү өчен барлык көчен
Ахыргача биргән затлар сез!
Яңа меңьеллыклар түренә дә
Горур, мәгърур килеш атларсыз!
Сәлам юллыйм сезгә, каһарманнар,
Сәлам юллыйм, тыл батырлары! –
Кешелекнең тиңсез шәхесләре,
Бу дөньяның иң матурлары,
Сәлам юллыйм сезгә!..
              Шаһинур МОСТАФИН
                      ***
9 Май көнендә
Һай, көне, Ходайның рәхмәте!
Кояшы нур сибә иркәләп;
Таш һәйкәл янында – җанлылык,
Җыелган һәммәсе иртәләп.
Шәфикъ карт чыкты да бакчага,
Көрсенеп күз салды күкләргә:
“Их, самый бәрәңге төртер чак,
Кем кайтсын?! Вакыт юк... көтәргә”.
Ялгыз кул эшләве авыр шул
Туксанны тутырып килгәндә.
Балалар – калада... Читләште...
Бишбылтыр карчыгы үлгәнгә....
Туфракка күз яше аралаш
Орлыклар күмгәндә, ашыгып
Килгән дә читәнгә сөялгән
Ачулы, күр, авыл башлыгы:
“Митинг башлана, әйдә, тиз,
Син – безнең бердәнбер ветеран!
Соңыннан эшләрсең эшеңне...
Мин сине чирләгән дип торам”.
Кәчтүмен киде дә карт солдат,
(Орденын тагышты глава).
Тантана урынына барганчы
Утырып хәл алды берара.
Ә монда гомердә булмаган
Күңелле тамаша, шау-шулар;
Ел буе аулакта онтылган
Сугышчыда шат сыман.
Кемнәрдер дәртләнеп сөйләде,
Яңгырады гел теләк сүзләре.
Тик сугыш булмасын, диделәр,
Бүтәнгә ничек тә түзәрлек.
Бабайга күчтәнәч бирделәр,
Чәчәкләр, тәбрикләү хатын да.
Ул һаман тын гына утырды,
Уйланып, “вак-төяк” хакында.
“Син, карчык, бакыйга күчкәч тә,
Дөньяның калмады бер яме.
Фронтташ дуслар да киттеләр...
Тезелгән тирәңдә гүрләре”.
Митинг бетте дә таралды...
Зират тавына атлады,
Чәчәкләр күтәреп, берүзе –
Авылның иң соңгы солдаты.
                        Илдус ДИНДАРОВ
                    ***
Җиңү көне
Батыр солдат булып таш һәйкәлләр
Баскан бүген мәйдан түренә.
Җиңү көне килеп җиткән саен,
Күпме күз яшьләре түгелә.
Җиңү көне җиңел килмәде ул,
Ятып калды илнең уллары.
Алар хөрмәтенә байракларны
Күтәрәбез бүген югары.
Йөзләр, меңнәр, миллионнар булып,
Утка кергән Ватан солдаты.
Исемнәре җырга әйләнгән бит
Җиңү алып кайткан солдатның.
Ветераннар сафын барлый яшьләр,
Алмаш килә илне яратып.
Җиңү көнен каршы алабыз без,
Җиңү маршын горур яңгыратып
                         Гөлнур АЙЗАТ
                     ***
Кайтмаганнар турында җыр
Кайтмаганнар күпләр яу кырыннан –
Кайтмаганнар илне саклаганнар,
Курыкмыйча утка атлаганнар,
Суда батмаганнар кайтмаганнар!
Кайтмаганнар илне сатмаганнар,
Күкрәк киереп, аны яклаганнар1
Шанлы юлда – Мәскәүдән Берлингача
Җиңеп атлаганнар кайтмаганнар!
Кайтмаганнар уйда сакланалар,
Җырдай ятланалар кайтмаганнар!
Сандык  төпләрендә өчпочмаклы хатлар
Күз карасы кебек сакланалар...
Кайтмаганнар...
Ә шулай да беркөн
Туган якка кайтты кайтмаганнар! –
Исемнәре данга төрелгәнгә,
“Хәтер китабы”нда кайтты алар –
Һәйкәл булып басты кайтмаганнар!
Туган туфракка мәгърур һәйкәл булып
Басты алар!
...Баш иябез сезгә, каһарманнар!...
                        Шаһинур МОСТАФИН
                       ***
Дога булып ирешсен
Бөек Җиңү көне якынлаша.
Илем җиңгән “фашист чукмары”н!
Бик кыйммәткә төшкән аңа җиңү,
Югалткан ул асыл улларын.
Туган илне сакларга дип,
Яше-карты дәррәү кузгалган.
Әбелкасыйм абыем да шулай,
Үзе теләп, фронтка юл алган,
Тик кайталмаган, хәбәрсез югалган...
“Без илләрдән киткән чакта
Күтәрелде томаннар.
Дөнья хәлен белеп булмый,
Сау булыгыз, туганнар!
Тау башында – тегермән,
Куласасы – тимердән.
Әллә кайта, әллә кайтмый
Безнең башлар чит җирдән” , – дип,
Китәргә дип кулга хәбәр алгач,
Җырлап йөргән авыл буйлатып,
Үзәк өзгеч моңлы көйләр уйнап,
Авылым урамын  яңгыратып.
...Канлы сугыш беткән,
Җиңү көне җиткән!
Җиңүчеләр илгә кайтканнар.
Насыйп булмаганнар, һәлак булып,
Чит җирләрдә ятып калганнар.
Газиз әбекәем көткән,
Көткән аны кыз туганнар.
Сагынганнар авылдашлар,
Юксынганнар гармуннар...
Әнием шулчак теләгән бер теләк, –
Алладан ялварып сораган:
“Бир син миңа,Тәңрем, берәр малай,
Абыем кебек гармунда уйнаган”.
Теләкләре аның кабул булган –
Тумасам да аңа ул булып.
Әбелкасыйм абыем куллары
Уйный гармун минем кул булып.
Яратам мин татар көйләрен.
Гүя минем өчен уйный  ул!
“Авыр туфракларың җиңел булсын,
Үзең җәннәт фәрештәсе бул!
Мин уйнаган моңлы көйләр сиңа
Дога булып барып ирешсен.
Аллаһы насыйп итеп, ахирәттә
Җаннарыбыз, берүк, күрешсен!"
                   Тәнзилә ГАЙНЕТДИНОВА
                           ***
Без көтәбез өзелеп сагынып...
Сугыш күптән беткән, 77 ел үткән,
Ул яралар сызлый һаман да...
Без кирәксез булып, сугыш ятимнәре,
Яшибез соң кайсы заманда?
Туганбызмы әллә бик вакытсыз
Таңнарында канлы елларның.
Газиз Ватаным, дип, ут эченә кергән
Баласы без солдат улларның
“Әти” сүзен әйтә алмыйча үскән
Без бәхетсез буын булдыкмы?
Нәни иңнәрендә авыр йөк күтәреп,
Яшәр өчен дөнья кудыкмы?
Туган якка кабат язлар килде,
Кошлар кайтты канат кагынып.
Яу кырыннан солдат әтиләрне
Без көтәбез һаман сагынып.
Саф-саф булып үтә ветераннар.
Без эзлибез таныш йөзләрне.
Кайтыр алар газиз туган якка,
Өметләнеп көтик көзләрне.
Җиңү таңы! Күздә шатлык яше,
Мәйданнарда балкып ут яна.
“Балам”, – диеп. Бронза һәйкәл сыйпый
Яшьләренә буылып тол ана.
                Гөлчирә ИБӘТУЛЛИНА
                          ***
Атлый үлемсез полк
Ел саен каршы алабыз
9 Май таңын.
Безгә Җиңү алып килгән
Күр үлемсезләр полкын!
Үлемсез полк булып атлый,
Атлый бүген ветеран.
Туган җирен,туган илен
Яклап, саклап кайт(а)лган!
Атлый бүген сүзсез генә
Хәбәрсез югалганнар.
Фашист тоткынлыгында да
Рухлары сынмаганнар!
Атлый бүген горур гына
Утны-суны кичкәннәр.
Гомерләрен кызганмыйча,
Җиңү   бүләк иткәннәр!
Атла әле, горур солдат,
Син һәрвакыт үлемсез.
Сугыш кырларында ятып
Калсаң да син – исемсез!
Истә тотыйк һәрберебез
Каһарман бабайларны.
Онытмыйк без янәшәдә
Атлаучы ветеранны!
Онытма син, зур сынаулар
Аша килгән бу Җиңү!
Кирәк безгә тынычлыкның,
Тормышның кадерен белү!
Атлыйк әле, бергә атлыйк
Үлемсез полк белән.
Җәлил кебек, бабам кебек
Үлемсез батыр белән!
                    Ризидә СИТДЫЙКОВА
                 ***
Рәхмәт сезгә, рәхмәт, ветераннар!
Хыялларда йөрткән Җиңү таңын
Ямьле язлар алып килделәр.
Ватаным, дип, утка керәләр  уллар,
Ул вакытта япь-яшь иделәр.
Мең үлемне җиңеп, каһарманнар
Каршы торып дошман явына –
Кичте алар Сиваш сазлыкларын,
Күтәрелде Карпат тавына.
Һәммәбезгә бары тик бер Җиңү,
Тик бер Җиңү кирәк иде шул.
Рейхстагка ал байракны элгән
Татар егете Гази иде ул!
“Онытмагыз безне!” – дияләр күк
Яу кырында ятып калганнар.
Освенцим һәм Дахау мичләрендә
Тере килеш утта янганнар.
Мең яшәгез, илем солдатлары,
Курку белмәс кыз һәм егетләр!
Фашистларны тар-мар итеп, илгә
Җиңү яулап кайткан бөркетләр.
Рәхмәт сезгә, рәхмәт, ветераннар,
Көч бетмәсен солдат җанында.
Насыйп итсен каршыларга бергә
80 нче Җиңү таңын да!
                     Гөлчирә ИБӘТУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ