Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарча диктантны «5»легә язучыларга — бүләк!

Чынында да бу шулай. Дүртенче ел рәттән үтәчәк «Татарча диктант» акциясенең быелгысы, республикабызның барлык районнарыннан тыш, Россиянең 47 төбәгендә, шулай ук дөньяның 20 илендә үтәчәк. Башка еллар...

Чынында да бу шулай. Дүртенче ел рәттән үтәчәк «Татарча диктант» акциясенең быелгысы, республикабызның барлык районнарыннан тыш, Россиянең 47 төбәгендә, шулай ук дөньяның 20 илендә үтәчәк. Башка еллардагыдан үзгә буларак, быел беренче тапкыр Кытайда, Яңа Зеландия, Италия, Англиядә яшәүче милләттәшләребез дә, «Татарча диктант» акциясендә катнашып, татар телен ни дәрәҗәдә белүен ачыкларга җыена. Шунысын да искәртик, бу акция – ихтияри һәм бушлай: анда теләгән һәркем катнаша ала.
Татарстанда аның төп мәйданчыгы – Казанда – КФУның Татарстан урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан Филология һәм халыкара багланышлар институты урнашачак. Казанда шулай ук югары уку йортларыннан медицина, технология, энергетика университетларында, мәдәният институтында, халыкара сервис көллиятендә, «Түбәтәй» кафесында һ. б. «Татарча диктант» акциясе мәйданчыклары оештырылачак. Быел бу акциягә Татарстан Диния нәзарәте дә катнашырга бик теләп ризалык биргән. Алар үзләрендә шундый дүрт мәйданчык булдырачаклар. Калган, бөтен дөнья буйлап урнашкан мәйданчыкларның адресларын исә http//diktant.tatar сайтыннан табарга мөмкин. Акция татар телен башлангыч дәрәҗәдә һәм татар телен камил дәрәҗәдә белүчеләрне күздә тотып оештырылачак. Аларның беренчесе өчен Газиз Мөхәммәтшинның «Саумысыз, аккошлар!» повестеннан, ә икенчесе өчен Фәүзия Бәйрәмованың «Болын» повестеннан өзек тәкъдим ителәчәк. Диктант текстларын телче галимнәр, язучылар, артистлар – гомумән, танылган шәхесләр укыячак. Әйтик, Италиядә татарча диктант текстын опера җырчысы Илүзә Хуҗина әйтеп яздырачак.
Быел тагын бер яңалык: «Татарча диктант» текстын «5»легә язучыларга «Татарча яз!» дигән значоклар биреләчәк.
Шунысын кабат искәртик: «Татарча диктант» акциясенең быелгысы 19 октябрь көнне көндезге сәгать 1 дә булачак.
«Татарча диктант» акциясен уздырудагы быелгы үзенчәлекләр хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә булып узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.

                         Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ