Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге милли газета-журналларны бергә җыйды

Казандагы татар газета һәм журналлары баш мөхәррирләре Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре белән аралашты. Милли шура рәисе Васил Шәйхраҗиев журналистлар белән милләтнең көн кадагында булган мәсьәләл...

Казандагы татар газета һәм журналлары баш мөхәррирләре Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре белән аралашты. Милли шура рәисе Васил Шәйхраҗиев журналистлар белән милләтнең көн кадагында булган мәсьәләләре турында сөйләште. IMG_1759


Очрашу барышында журналистлар һәм конгресс арасындагы хезмәттәшлек турында сүз барды. Массакүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре, милләт өчен мөһим булган  проблемаларга ачыклык кертү кирәклеген әйттеләр.


«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеген продуктив хезмәттәшлеккә чакырды. Аның сүзләренчә, конгресс татар телен укыту, педагогларның хезмәт хакы, республикадагы мәдәният учреждениеләренә бәйле бүгенге вазгыятькә карата фикерен белгертергә тиеш. Мисал итеп депутат Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният һәм милли сораулар буенча комитетының кичәге утырышында сүзгә алынган проблеманы китерде. Гаяз Исхакый музеена ябылу яный икән.


Массакүләм мәгълүмат чаралары республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген ешрак яктыртырга һәм Россия, Татарстан район-шәһәрләрендә узучы милли чараларда актив катнашырга кирәклеген әйтте.


Бөтендөнья татар конгрессы татар телендә нәшер ителүче журналларга күзәту ясаячак. «Идел» журналы турындагы чыгарылыш инде әзер. Тиздән матбугат хезмәте «Мәгариф» язмаларына күзәтү чыгарыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ