Логотип Магариф уку
Цитата:

Булачак гроссмейстерлар көч сынаша

Шахмат осталарына гроссмейстер исемен бирүне узган гасырның илленче елларында рәсмиләштерделәр. Элек булса аны, беренчеләрдән булып, Хосе  Раул Капабланкага бирерләр иде, мөгаен. Чөнки, ул, бала...

Шахмат осталарына гроссмейстер исемен бирүне узган гасырның илленче елларында рәсмиләштерделәр. Элек булса аны, беренчеләрдән булып, Хосе  Раул Капабланкага бирерләр иде, мөгаен. Чөнки, ул, бала чакта ук  иң сәләтле  шахматчы буларак таныла һәм  әле дә яшьләрне  рухландырып тора.  Дөньяның  иң яшь гроссмейстеры титулын әлегә Россияле Сергей Карякин саклап тота, ул бу исемгә төгәл  12 яшь тә 7 ай тулганда  ия булган иде. Һинд малае  Гукеш Доммараджу аңардан 17 көнгә  калыша.
Яшь буын шахматчылар арасында да югары үрләр яуларга теләүчеләр меңләгән, һәркайсы кемгә булса да тиңләшергә тели, осталыгын чарлый. Бу көннәрдә Казан шахмат мәктәбендә  якташыбыз, танылган  тренер Валерий Яндемиров истәлегенә үткәрелгән Россия кубогына шахмат буенча этап ярышлары моңа бер дәлил булды. Анда илнең 24 төбәгеннән килгән 9–15 яшьләрдәге 435 шахматчы малайлар һәм кызлар катнашты. Татарстаннан Алисә Йосыпова, Альберт Мөхәммәтҗанов,  Мәрьям Нагаева, Алим Вафин, Азалия Мифтахова, Фирүзә Нәбиева кебек гроссмейстер булырга омтылып ярышучы талантлы шәкертләрнең уңышы  аеруча сөендерә.  
Шунысын да әйтик: Валерий Яндемиров гроссмейстер титулына  34 яшендә, ә аның шәкерте  Рамил Хәсәнгатин 21 дә ия булды.
Альберт ЗАҺИРОВ

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ