Бушлай дару

Балалар авырмыйча үсми. Аеруча мәктәпкәчә яшьтәгеләр, башлангыч сыйныфлар өчен гадәти күренеш бу. Өч яше тулып, балалар бакчасына биргәнгә кадәр, өйдә тәрбияләнүчеләр чыныккандай күренә анысы: әнә, күрше кызы 2 яшьлек Илсөя кыш буена ник бер авырып карасын! Әмма балалар бакчасына илтү белән, өйдәге аптечкада дарулар саны арта, сабый төрле йогышлы чирләрне өйгә «ташый башлый». Әле «ветрянка» йоктыра, әле ротовирус белән куркытып ала, әле грипп аяктан ега. Сабырлыгың һәм акчаң гына чыдасын. «Тәнеңә сырхау тисә, малыңа талау тия» дип,  нәкъ менә сабыйларын дәвалаган әти-әниләр әйткән диярсең. Бушлай дарулар бирелә диләр диюен… Тик кемнәргә?

Хокукларны белмибез

Бала авырып китсә, һәр гаиләдә диярлек түбәндәге картина күзәтелә. Гадәттә, табибны өйгә чакыртабыз. Белгеч баланың хәле белән таныша һәм дәвалауда кулланылырга тиешле дарулар исемлеген кулыбызга тоттыра. Рецепт кәгазендә кимендә 3-4 дару язылган була.

Әлеге рецепт белән без тизрәк даруханәгә юл тотабыз. Монда инде кайда арзанрак икән дип сайланып утырырга вакыт калмый. Баланы бит тизрәк терелтәсе килә, шуңа күрә өйгә иң якын урнашкан (һәм, гадәттә, ул иң кыйммәтлесе дә булып чыга) даруханәдән сатып алабыз. Дарулар кыйммәт булуын һәм рецепт буенча кимендә 2 мең сум тотылуы белән бәхәсләшмәссез дип уйлыйм. Бер карасаң, ике мең күп акча да түгел кебек, тик балалар ай саен, кайчакта ике айга бер авырып алучан шул. Терелгәч тә, организмны ныгытып җибәрер дип, төрле витаминнар да бирергә тырышабыз. Шулай итеп, гаилә бюджетыннан елына азмы-күпме уртача 10-20 мең сум акча дәвалауга тотылган булып чыга.

Әлеге чыгымнарны киметергә була анысы. Кануннарны белергә һәм үз хокукларыңнан кулланырга курыкмаска кирәк. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, республикабызда

Әлеге дарулар исемлеге ел саен Министрлар Кабинеты тарафыннан яңартылып килә. Бу исемлеккә парацетамол, супрастин, амброксол кебек иң еш кирәге чыга торган дарулар керә. Ярдәмне алу өчен, баланың диагнозы нигезендә табиб рецепт язып бирә. Моның өчен туу турында таныклык, иминиятләштерү кәгазе (СНИЛС) һәм медицина полисы булуы да җитә. Табиб биргән рецепт белән даруларны дәүләт даруханәләреннән барып алырга кирәк булачак.

Республикабызда күп балалы гаиләләрдә тәрбия-
ләнүче сабыйлар, алты яшь тулганчы, ай саен
131 сум күләмендә дарулар алуга тотылырга тиешле акча белән тәэмин ителә. Аны билгеләү өчен социаль ярдәм үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Яңалык-
лар да бар. 2020 елның 1 гыйнварыннан биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче, керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр 3 яшькә кадәр булган балаларына елына 10 мең сум күләмендә электрон сертификат ала алачак. Бу акча дарулар сатып алу өчен бирелә.

«Парацетамол да бирмәделәр»

Шулай да бушлай даруларны алган кеше сирәк. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2019 елда 3 яшькә кадәр булган 25 меңләп бала бушлай дарулар белән тәэмин ителгән. Ничек кенә карасаң да, республика күләмендә бу зур сан түгел, чөнки узган ел гына да 43 меңләп яңа туган бала исәпләнә. Шуның өстенә әле ике-өч яшьлек балалар санын да кушмадык. Аннан соң, никадәр танышларым арасында да бушлай дарулар алучылар табылмады.

Сәламәтлекне дару чикләмәсен

– Улыбызның аутизм диагнозы белән дарулар күп таләп ителә. Сабый чактан ук инвалид кәгазен рәсмиләштердек, һәм шуның нигезендә шактый гына препаратларны бушка алырга мөмкинчелек туды. Балалар сырхауханәсенә йөреп дәваланган вакытта дарулар белән тәэмин иттеләр. Тернәкләндерү үзәкләрендә дә дарулар бушка бирелә иде. Барысы да түгел, әлбәттә. Сатып алган очраклар да күп булды. Хәзерге вакытта даруларны элекке кебек күп эчмибез, шөкер, – ди әнисе Гүзәл.

Кызганыч, бу сабый кебек даими рәвештә даруларга мохтаҗ булган балалар аз түгел. ТР Пенсия фондында әйтүләренчә, узган ел республикада барлыгы 16 меңгә якын инвалид бала яши. Шуларның 5294е – 7 яшькәчә булган сабыйлар. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүматка карасак, узган ел
4725 инвалид бала ташламалы рецепт алу нияте белән табибка мөрәҗәгать иткән булган.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бушка бирелергә тиешле дарулар исемлеге бар. Аның белән Сәламәтлек саклау министрлыгы, Социаль яклау министрлыгында танышырга мөмкин. Әлеге исемлеккә кеше яшәеше өчен мөһим булган дарулар кертелгән. Белүебезчә, бронхиаль астма, шикәр диабеты, онкология, С гепатиты, сирәк очрый торган генетик авыру булган очракта балаларга даруларсыз яшәү мөмкин түгел. Тиешле күләмдә препаратлар белән дәүләт кенә тәэмин итеп бетерә алмый, төрле хәйрия оешмаларына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Әйтик, оонкология белән чирләгән сабыйларга Анжела Вавилова исемендәге фонд ярдәм итә.

Рамилә Нотфуллина

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.