Логотип Магариф уку
Цитата:

Бушлай яңа һөнәр үзләштереп буламы?

«Демография» илкүләм проекты кысаларында узган ел Татарстанда 9 меңнән артык кеше хезмәт базарында таләп ителгән һөнәрләрне бушлай укып үзләштергән. Аларның 92 проценты эшкә дә урнашкан. Бу хакта бүге...

«Демография» илкүләм проекты кысаларында узган ел Татарстанда 9 меңнән артык кеше хезмәт базарында таләп ителгән һөнәрләрне бушлай укып үзләштергән. Аларның 92 проценты эшкә дә урнашкан. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерде. Аның әйтүенә караганда, Татарстанда түләүсез укып, һөнәр үзләштерүгә илле яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәк, пенсиягә чыгу алдында торганнар, өч яшькә кадәр бала белән отпуск ялында булган хатын-кызлар, моңарчы эшсезләр сафында булганнар, шулай ук якын арада кыскарту куркынычы янаганнар дәгъва кыла ала.  Болардан тыш, 35 яшькә кадәргеләр, Украина гражданнары, бу илдән Россиягә күчеп китәргә мәҗбүр булган качаклар да хезмәт базарында  ихтыяҗ булган һөнәрләрне бушлай укып үзләштерә ала.
Быел бу мөмкинлектән файдаланып, 500 ләп кеше яңа һөнәр үзләштерүгә тотынган инде. Алар «Мәгълүмати иминлек нигезләре һәм персональ мәгълүматларны саклау», «Икътисади куркынычсызлык», «Логистика», «Бухгалтерия», «Сметада каралган эш», «Педагогика», «Мәктәпкәчә  белем», «Административ кадрлар», «Маркетплейс менеджеры» дигән программалар буенча белем үзләштерә.
Татарстанның хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау министры Эльмира Зарипова  белдергәнчә, әлеге программалар буенча бушлай укырга теләүчеләр «Россиядә эш» порталында теркәлеп, күңеленә якын программаның исемен әйтеп, килешү төзергә  тиешләр. Шуннан соң һәркем үзенә мәшгульлек хезмәтенә килеп, профориентация буенча тест үтәргә тиеш. Укыту ике федераль оператор тарафыннан оештырыла. Болар – Россия Презенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе белән Томск дәүләт илкүләм-тикшеренү университеты. Якын көннәрдә әлеге проектка өченче федераль оператор килеп кушылырга тиеш. Монысы Һөнәри белем бирүне үстерү институты булачак.
Таһир САБИРҖАНОВ
 
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ