Логотип Магариф уку
Цитата:

Буыннар чылбырын  өзмик... 

Каһарман-шагыйрь Муса Җәлил исеме бу көннәрдә аеруча горурлык хисләре белән телгә алына. Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре дә шагыйрь туган көненә туры китере...

Каһарман-шагыйрь Муса Җәлил исеме бу көннәрдә аеруча горурлык хисләре белән телгә алына. Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре дә шагыйрь туган көненә туры китереп фәнни мәҗлес үткәрделәр.  
Катнашучылар фәнни чыгышлардан соң шагыйрьнең иҗатына кагылышлы уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Җәлилнең иҗади мирасын  саклауда,  киләсе буыннарга ирештерүдәге башкарган һәм  башкарасы эшләргә тукталдылар. Шагыйрь  иҗатын өйрәнү мәйданына яшь галимнәр килмәвенә,  әлегә кадәр Җәлил энциклопедиясе булмавына  борчылуларын белдерделәр.
Җәлил һәм көрәштәшләренең  каһарманлыгын шул чор күзлегеннән чыгып бәяләү, аңа тап төшермичә киләсе буыннарга ирештерү  кирәклеген  билгеләп үттеләр. 
Фәнни мәҗлескә онлайн форматта килеп кушылган кунакларның да әйтер сүзләре, уртаклашыр фикерләре байтак иде. Әйтик, шагыйрьнең  якташы – Оренбург өлкәсе,  Мостафа авылындагы мемориал музей комплексы  җитәкчесе  Нәфисә Гобәйдуллина, Минзәлә каласында эшләп килүче  музей директоры Алсу Григорьева,  Уфа галиме Марат Шәрипов,  Мәскәүдәге 1186 нчы мәктәп директоры Роза Шакирова урыннарда шагыйрьнең мирасын саклаудагы,  яшьләрне Җәлил рухында тәрбияләүдәге  эшчәнлекләре  белән таныштырдылар.  
Соңыннан  галимнәребез, киң җәмәгатьчелек вәкилләре белән берлектә,  Кремль дивары янындагы каһарман-шагыйрь һәйкәленә  чәчәк салдылар. 
 Бүген, 15 февраль,  Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулган  көн  әнә  шулай  хәтергә уелып  калды.   
Альберт ЗАҺИРОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ