Логотип Магариф уку
Цитата:

Быелның 1 сентябреннән Россиядә нинди үзгәрешләр көтелә?

 Бала карау буенча хастаханә хезмәтләрен (больничный ) хезмәт хакының 100% күләмендә түләү. 2021 елның 1 сентябреннән җиде яшькә кадәрге балаларның ата-аналары бала карау буенча больничныйны рәсм...

 Бала карау буенча хастаханә хезмәтләрен (больничный ) хезмәт хакының 100% күләмендә түләү. 2021 елның 1 сентябреннән җиде яшькә кадәрге балаларның ата-аналары бала карау буенча больничныйны рәсмиләштергәндә уртача хезмәт хакының 100% ын алачак. Шул ук вакытта стаж исәпкә алынмаячак;
Яшьләр театрларына 3000 ₽. 2021 елның 1 сентябреннән 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге россиялеләр «Пушкин картасын» ала алачак. «Мир» банк картасына 3000 ₽ дәүләт хисабыннан түләү. Бу акчаларны мәдәният учреждениеләрендә: театрларда, музейларда, филармонияләрдә, концерт залларында гына тотарга мөмкин. 1 сентябрьдә учреждениеләрнең тулы исемлеген «Мәдәният.РФ» порталында бастырачаклар. Картаны шулай ук 1 сентябрьдән Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта да рәсмиләштерергә мөмкин;
«Дәүләт хезмәте» аша камералардан алынган штрафларга шикаять бирү. 1 сентябрьдән камералардан язылган штрафларга онлайн шикаять бирергә мөмкин булачак. Мондый мөрәҗәгатьләр өчен «Дәүләт хезмәтләрендә» махсус форма барлыкка киләчәк. Аларга суд шулай ук «Дәүләт хезмәте» аша җавап бирәчәк. Шикаятьне, штраф турындагы карар тапшырылганнан соң, 10 көн эчендә юлларга мөмкин;
«Гараж амнистиясе» старты. 2021 елның сентябреннән россиялеләр, гадиләштерелгән тәртиптә, гаражлар һәм алар урнашкан җирне милек итеп рәсмиләштерә алачак. «Гараж амнистиясе» 2004 елның 30 декабренә кадәр дәүләт яки муниципаль җирдә төзелгән бер катлы капиталь төзелешләргә генә кагыла. Гаражны хосусыйлаштырганнан соң, аны мирас буенча тапшырырга һәм сатарга мөмкин булачак, шулай ук аның өчен салымнар түләргә кирәк булачак.
Сөт продукциясен маркалау. Сентябрьдән сөт, ак май, эремчек, кефир һәм саклау срогы 40 тәүлектән артык булган башка сөт продукциясе өчен маркалау мәҗбүри булачак;
Хезмәт кенәгәләрен тутыруның яңа кагыйдәләре. 1 сентябрьдан дистанцион эшләүчеләр эш бирүчегә заказлы хат белән хезмәт кенәгәсен җибәрә алачак, һәм компания аны штатлы хезмәткәр кенәгәсендәге кебек үк алып барырга тиеш булачак.
Чыганак:  tatnews.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ