Логотип Магариф уку
Цитата:

Чаллыда полилингваль мәктәп ачылачак

Чаллы шәһәрендә – белемгә һәм килешүгә юл>> республика программасы буенча төзелә торган полилингваль  мәктәп ачылачак.   59 нчы гимназия дип исемләнгән яңа белем бирү учреждениесенең т...

Чаллы шәһәрендә <<Адымнар>> – белемгә һәм килешүгә юл>> республика программасы буенча төзелә торган полилингваль  мәктәп ачылачак.   59 нчы гимназия дип исемләнгән яңа белем бирү учреждениесенең төзелеш барышы белән  шәһәр мэры  Наил Мәһдиев тә танышты.
<<Шәһәр һәм КамАЗны төзегән кебек мәктәпләрне дә рекордлы вакыт кысаларында төзибез.Чаллы шәһәре өчен бу тормыш нормасы. Бер ел эчендә генә дүрт яңа мәктәп төзедек. Тиз һәм сыйфатлы итеп төзү – безнең бурыч>>, –диде шәһәр мэры башлыгы Наил Мәһдиев.
Яңа гимназия <<Яр буе>> паркы биләмәсендә төзелә.Уку йортына 1–7 нче  сыйныфларга укучылар  кабул ителәчәк. Биредә  белем бирү татар,рус, инглиз  телләрендә алып барылыр дип көтелә.  Әлеге гимназиядә  республиканың төрле шәһәрләреннән килеп укырга мөмкин булачак.
39 нчы мәктәпне җитәкләгән, белеме буенча ул тәрҗемәче, 5 телне камил белүче Азат Галиев  бирегә күчә. «Төзүчеләр кебек үк безгә дә эшне тизләтергә кирәк. Норматив-хокукый база, кадрлар туплау, укучылар җыю һәм җиһазлар сайлау эшләрен башкару зарур», — дип, фикерләрен  җиткерде ул.
Яңа мәктәпне  кулланышка тапшыру  1  сентябрьгә дип планлаштырыла.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ