Логотип Магариф уку
Цитата:

Чаллының ике фәннән 200 балл җыйган кызлары

Татарстан укучылары арасында быел да Бердәм дәүләт имтиханнарыннан иң югары күрсәткеч – 100 балл алучылар шактыйга җыела. Хәтта икешәр фәннән йөзәр балл алучылар да берничә. Әйтик, Чаллыдагы  76...

Татарстан укучылары арасында быел да Бердәм дәүләт имтиханнарыннан иң югары күрсәткеч – 100 балл алучылар шактыйга җыела. Хәтта икешәр фәннән йөзәр балл алучылар да берничә. Әйтик, Чаллыдагы  76 нчы гимназиянең XI сыйныф укучысы   Эльвира Хәйретдинова рус әдәбияты һәм инглиз теленнән БДИның һәркайсын 100 баллга тапшырды. Бу – бер дә очраклы гына гына хәл түгел. Унбер ел буе белем алуның тәмен һәм кирәклеген белеп, тырышып укуы нәтиҗәсе. Эльвира – инглиз теленнән мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль һәм республика этаплары призеры. 
Эльвира Хәйретдинова – Чаллы укучылары арасында бу уку елында ике фәннән 200 балл туплауга ирешкән өченче чыгарылыш сыйныф кызы. Чаллыдагы 26 нчы гимназиянең XI сыйныф укучысы Альбина Сәйфуллина – рус теле һәм химиядән, ә каланың А.С.Пушкин исемендәге 78 нче  лицееннан Гөлнара Гәрәева химия һәм биологиядән йөзәр балл җыю бәхетенә иреште.
Кыскасы, Чаллы кызлары хәзер БДИны  «йөгәнли» белә. Тагын шунысы сөенечле: йөзәр балл ияләренең өчесе дә – милләтебез вәкилләре, татарның йөзек кашлары.

 Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ