Чулпан Хаматованың өч бәхете

Чулпан Хаматова исеме кино яратучылар күңеленә 1998 елда экранга чыккан «Страна глухих» фильмы аша килеп керде, һәм шуннан бирле ул Россиянең иҗат киңлекләрендәге иң серле һәм иң кирәкле актриса булып кала. Кинода – илледән, театрда утыздан артык роль башкарып, дәрәҗәле «Кинотавр», «Бригантина», «Золотая маска», «ТЭФИ», ике тапкыр «Ника» премиясен алган, ике тапкыр Россия Дәүләт премиясенә лаек булган милләттәшебез күптән түгел Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры бинасында үзен яраткан һәм хөрмәт иткән тамашачылары белән очрашты. Һәр ролендә табигыйлыгы һәм хисчәнлеге белән таң калдырган актриса, залга гафу үтенү сүзләре белән мөрәҗәгать итеп: «Чиксез дулкынланам. Биредә минем әти-әнием, укытучыларым, сыйныфташларым, дусларым утыра. Казан – миңа очар өчен канатлар биргән кала», – дип белдерде. Бу очрашу Россиянең халык артисткасы Хаматова Чулпан Наил кызының меңнәр белән ачыктан ачык серләшүенә тиң булды.

Үги анадан… патшабикәгә кадәр

– Мин дөньяга килгәч, әтием дуслары арасында исем сайлау ярышы оештырган, –  диде Чулпан ханым, тамашачыларны баштан ук үз тормышындагы «ак нокталар» ачылуына өметләндереп. – Җиңүчегә бүләк, әлбәттә инде, узган гасырның мин туган җитмешенче еллар уртасында «валюта»га әйләнгән аракы булган. Бер тартма!

Бәйгедә җиңгән Чулпан исемен кызга күп тапкырлар яклап-саклап килергә туры киләсен шаян холыклы Наил Әхмәтович уен оештырганда башына да китерми, билгеле. Хатыны Марина Галимулловна белән озак кына көтеп алынган сабыйга тәүге сулышыннан ук иҗади ярыш-җиңү рухы өрелүен дә уйлап тормый ул. Ирле-хатынлы икесе дә инженерлар булгач, Чулпанга да шул ук юл сайлап куела: үзләре яшәгән Свердлов (хәзер – Петербург) урамында урнашкан математика юнәлешендәге 5 нче урта мәктәпне кыз «отличница» булып тәмамлый. «Ледниковый период» шоуында Чулпан Хаматованың, бозда ике тапкыр дөнья, олимпия чемпионы Роман Костомаров белән биеп, беренче урынны алуын хәтерләүчеләр гаҗәпләнеп тә куяр: ул спорт мәктәбендә укымаганмыни? Дөрестән дә, кечкенәдән үпкәләре авыртып изаланган кызны әтисе нәкъ менә фигуралы шуу буенча олимпия резервы мәктәбенә йөртеп савыктырган бит. Ләкин Чулпан спорт юлын сайламаган. Ул, ата-ана киңәшен тотып, «күршеләрендәге» Казан финанс институтына укырга кергән. «Страна глухих» фильмын караганнан соң, әлеге институтның элекке проректоры Азат Ганиев белән сөйләшкәндә, ул болай дигән иде: «Чулпанны бездәге укуын өзмәскә үгетләп карадым. Кем инде, уку елы башлангач, институтны ташлап, театр училищесына күченә?! Тик аңа мәктәптә укыганда ук театр җене кагылган булган». Кистереп расларга була: Чулпан Наил кызының актерлык карьерасы бишенче класс укучылары белән А.Пушкинның «Мертвая царевна» әсәре буенча әзерләнгән спектакльдәге Үги ана роленнән башлана. Шул чирканчык аны В.Шекспирның Мисыр патшабикәсе Клеопатра образына кадәр илтә.

Чулпан Хаматованың Камал театрындагы монолог-
спектакле «Пунктир белән…» дип атала иде. Казанга кадәр аңа шундый ук чыгышларны Нью-Йоркта, Италиядә, Россиянең Санкт-Петербург, Екатеринбург кебек күп кенә шәһәрләрендә оештырганнар. Кырык ике яшенә иҗатта соклангыч уңышларга ирешеп, бер үк вакытта өч бала үстергән һәм онкология белән авыручы балаларны коткару өчен  махсус фонд оештырган актрисаның тормыш юлын бер очрашуда тулысынча колачлау мөмкин түгел. Ул үзе дә залга: «Минем көнкүрмешем бер-берсе белән үрелеп бара торган өч «тармак»тан тора. Аның беренчесе – балалар, гаилә, әти-әни булса, икенчесе – иҗат, өченчесе – «Подари жизнь» фонды эшчәнлеге», – дип ачылды һәм шулар турында сөйләүне пунктир-өземтәләр рәвешендә яраткан шагыйрьләре – Марина Цветаева, Анна Ахматова, Белла Әхмәдуллина, Борис Пастернак, Николай Гумилев шигырьләрен яттан уку белән аралаштырып барды. Без дә якташыбызның эзеннән китик.

Казан театр училищесында озак тоткарланмаган үҗәт кыз. Мондагы остазы, В.Качалов исемендәге рус драма театры артисткасы Юнона Карева гәүдәсе күбәләк кебек нәфис, хәрәкәтләре өермә кебек җитез, күңеле диңгез кебек тирән шәкертенең Казан кысаларына гына сыймасын сиземләп, үзе үк аңа Мәскәү тарафларына юл күрсәткән. Тәвәккәл кыз анда, сайлануның җиз иләге аша үтеп, Дәүләт театр һәм сәнгать
институты – ГИТИСның бөек педагогы Алексей Бородин классына эләгә. Балачакта гаиләдә генә җырларга һәм биергә яраткан, озын-озын шигырьләр ятлаган оялчан кызның яшерен хыялына якынаю юлы менә шундый бормалы да сырмалы булып чыга.

– Укыганда куелган беренче спектакльдә үк миңа исемемне алыштырырга тәкъдим иттеләр. «Мондый чыкылдап торган ят исем белән сәнгать дөньясында алиһә була алмыйсың,» – дия-дия үгетләделәр, – дип, елмаеп искә алды студент елларын Чулпан. – Ә мин әтием кушкан исемне танылу хисабына да алыштырыр-
га ризалашмадым.

Өченче курста укыганда, режиссер Вадим Әбдрәшитов аны «Время танцора» фильмында катнашырга чакыра. Бу хатирәне яңартканда, артистканың нечкә юморы кабат өскә калкып чыкты.

– Курстагы кызларның иң матур киемнәрен, үз гомеремдә беренче тапкыр биек үкчәле туфли киеп кастингка киттем. Барганда, егылып, пычранып беттем. Беренче очрашуда ни актан, ни карадан фикер әйтү булмады. Алдагы көндә режиссерга ныграк ошарга тырышып, кичтән үк «автозагар» кремы сөртеп яткан идем, иртәнгә битемнең бер ягы алтынсу төскә кергән, икенчесе ак калган…

Әмма маэстроның берәүне дә кабатламаган һәм әле беркем күреп өлгермәгән яшь артисткага өмете шундый көчле була ки, ул аның сәерлекләрен дә уңай сыйфат сыман кабул итә. «Битен акшарлагыз да рольгә керсен», – ди ул ярдәмчеләренә. Фильмда 18 яшьлек кыз тудырган төп героиня – Катя образы Мәскәүнең сәнгать дөньясын «шартлата». Чулпанны хәтта икенче пландагы «Иң яхшы хатын-кыз» номинациясендә «Ника» премиясенә тәкъдим итәләр. Хәзер инде ышанып әйтергә була: Чулпан Хамматованы кино өчен режиссер Вадим Абдрашитов ача.

Шулай да актриса үзе аңа танылу китерүче дип Валерий Тодоровскийның 1998 елда экраннарга чык-
кан «Страна глухих» фильмын саный икән. «Минем өскә, әйтерсең, йолдыз коелды. Төрле режиссерлардан берьюлы дистәләрчә чакырулар килде», – дип уртак-
лашты якташыбыз ул чаклардагы шатлыгын Казан тамашачысы белән. Ишетми-сөйләшми торган һәм үзе кебекләрнең әкияти иленә китү турында хыялланучы биюче кызны уйнаган Дина Корзун белән алар шул заманнарда дуслашалар. Алгарак китеп әйтик: соңрак ике артистканың тормыш юлын иҗат кына түгел, «Подари жизнь» фонды да бәйли.

«Замана җимешләрен танымыйм»

Чулпан бик иртә – 18 яшьтә үк кияүгә чыга. Аның сайлаганы, җиде ел бергә яшәп, Арина белән Асяга (А.Пушкинның нянясы һәм И.Тургеневның героинясы исемнәре) гомер биргән курсташы, күренекле актриса Ольга Волкованың улы 19 яшьлек Иван Волков була. Әмма Чулпанның яңа фильмнарда төшү өчен озак вакытлар Германиядә яшәве иҗади гаиләнең ныклыгын какшата. Икенче тапкыр инде ул режиссер Александр  Шейн белән кушылып, тагын бер кыз – Ияне (грекчадан – миләүшә чәчәге) алып кайта. «Мин бит Антон Чеховның «Три сестры» әсәрендә өч бертуган кызның башта – Иринасын, аннан Машасын уйнаган кеше. Димәк, минем өч кызым булу табигый», – дип шаярта актриса. Шулай да үзе хакында матбугатта бертуктаусыз, «сабый йөзле», «бала күңелле», «хыялый» дип тәкърарлап торган артистка нинди әни икән соң? Моны аның үз авызыннан ишеткән бер-ике детальдән чамалап була.

– Фильмда төшеп, репетициядә катнашып, спектакльдә уйнап, өйгә эт булып кайтасың да өч-дүрт сәгать «черем итеп» алырга ятасың. Шул чак кулына халат путасыннан дилбегә ишкән балаң, атлы уйнарга теләп, өстеңә сикерә. Бернәрсә эшләр хәл юк, аны аркаңа атландырган килеш, үрмәләп, диван артына, өстәл астына кереп китәсең. Бала үз әнисе артистка булган өчен генә күңел шуклыгыннан, балачак рәхәтеннән мәхрүм булырга тиеш түгел, – диде ул Камал театрындагы очрашуның гаиләгә кагылган өлешендәге чыгышында. Ә Италия илчелегендә артистка, аталар һәм балалар мәсьәләсенә кагылып, болай сөйләгән: «Олы кызларым турында хәтта «Болар минем балалармы соң?» дип уйлап куйган чаклар була. Әле кайчан гына алар сөйкемле фәрештәләр иде. Хәзер исә пәрә-пәрә әниләре белән бәхәсләшәләр. Өлкәнрәге миңа: «Әни, бар кешенең дә сәнгатьтәге зәвыгы синеке дәрәҗәсендә була алмый,» – дип белдерде. Кайчак, күп әниләр кебек, мин дә үземнең замана җимешләрен «танымыйм». Шуңа борчылып, ватылып, театрга барып керсәм, кабат бөтен икеләнүләрне онытып, образлар дөньясында яши башлыйм. Мин сәнгатьтә бәхетле».

Тылсым таягы кем кулында?

Күренекле замандашыбызның өченче бәхете – яман шеш авыруына дучар булган балаларга гомер бүләк итә алу. Әгәр театр, кино иленә ул аңлы рәвештә  кергән булса, хәйриячелек дигән иксез-чиксез дәрьяга, актриса үзе таныганча, «очраклы» ыргытылган. Тик очраклы микән?

– Моннан унбиш еллар элек миңа Россия балалар клиник хастаханәсенә – РДКБга барырга туры килде. Андагы коточкыч ярлылык, өметсезлекне күреп, өнсез калдым. Бирегә аяк баскан сабыйларның күбесе заманча аппаратлар булмау, чит ил дарулары, арка миен алмаштыру өчен материал җитмәү аркасында бакыйлыкка күчә баруын ишетү мине аңны югалту хәленә китерде. Шушы коточкыч хәл белән килешергә теләмәгән табиблар яман шеш белән авыручы баларны савыктыру өчен акча җыярга тырышалар. Тик алар да җәмгыятьтәге битарафлыктан югалып калганнар. «Иң беренче итеп 240 мең долларга кан эшкәртү аппараты сатып алынса, күпме баланың гомере сакланып калыр иде», – дип өтәләнәләр. Табибларның шушыңа охшаш аһ-зарын тыңлагач, «Мин нәрсә эшли алам?» – дип сорамый хәлем булмады һәм бүлек җитәкчесеннән: «Җаны булган һәркем нәрсә дә булса эшли ала» дигән җавап ишеттем, – дип сөйләде Чулпан Наилевна, совет чорыннан соңгы Россиядә хәйриячелекнең ярларын киңәйтүгә беренче адымнар ясалган көннәрне искә төшереп. – Безнең ил өчен мәңгелек «Кем гаепле?», «Нәрсә эшләргә?» дигән сораулар өйдә дә күңелгә тынгы бирмәде. Мин аларны кунакка кергән дустым Дина Корзун белән уртаклаштым.

Менә шуннан соң алар, фикердәшләрен туплап, хәйрия концерты оештырырга булалар. Якташыбыз бергә кинога төшкән, спектакльләрдә уйнаган, концертлар, клиплар куйган артист, режиссер, җырчы, музыкантларның кайсына гына мөрәҗәгать итмәсен, берсе дә мәшһүр артистканың үтенечен кире какмый: Олег Янковский, Сергей Меньшиков, Евгений Миронов, Кирилл Серебренников, Александр Балуев, Диана Арбенина, Юрий Шевчук, Рената Литвинова, Алиса Фрейндлих һәм башка бик күп танылган сәнгать әһелләре ике куллап әледән-әле хәйрия концертлары куярга ризалашалар. Аның тәүгесенә Чулпан Хаматова үзе уйный торган «Современник» театрының сәнгать җитәкчесе Галина Волчекның бушка сәхнә тәкъдим итүе дә зур ярдәм һәм үрнәк була. Беренче концерт-тамашадан җыелган акча ук РДКБ җитәкчеләре хыялланган кыйммәтле аппаратны сатып алырга җитә. 

Менә шул вакыйгадан соң үткән дистәдән артык ел эчендә Мәскәүдәге Дмитрий Рогачев исемендәге Балалар гематология, онкология, иммунология үзәге төзелә. Тик, югары хакимнәр, Forbes рейтингында урын алган һәм алмаган миллионерлар тылсым таягы селкегәннән генә торып басмый ул комплекс. Башта ул таякны хәрәкәткә китерергә кирәк. Аның механизмын Чулпан сөйләгәннәрдән чамалап була.

– Ай саен хәйрия концерты оештырып торсаң да, саны айдан-айга, елдан-елга арта барган авыру сабыйларның һәммәсенә  ярдәм итәрлек акча туплый алмыйсың. Шуңа күрә бу изге эшкә аяк баскан дусларымның бай танышларын җәлеп итәргә булдым, – ди ул, залдагы хәйриячеләр өчен бу эштәге бер уңыш серен ачып. – Шуларның телефоннарын алып, очрашу билгелим. Аларның күбесе үзләре аралаша торган ябык ресторанны тәкъдим итә. Бер көнне шунда алтымы-җидеме тапкыр керергә туры килде. Ишек ачып, килүчеләрне өстәлгә озатып торучы метрдотельнең күзе маңгайга менде хәтта. Кунакларым бик матур гәпләшә, бик итагатьле аралаша, тик сүз балалар өчен хәйрия ярдәменә барып тоташуга, күзләрендәге очкын сүнә. Соңгы талпынуда да теләктәшлек күрмәгәч, түзмәдем, борынымны буш тәлинкәгә төртеп, үкси-үкси елап җибәрдем. Шул сындырды каты йөрәкле олигархны… Аннан соң инде, бер-берсеннән күрә, ишетә торгач, байлар да йомшарды. Күпчелеге 2005 елда гына рәсми рәвештә теркәлгән «Подари жизнь» хәйрия фондына чын күңелдән булыша. Ә кайберләренең, сабыйлар өчен мәрхәмәтлелектән баш тартып, йөзләрен «пычратасы» килми…

Безнең халык: «Ил төкерсә, күл була», – дип сөйләргә ярата-яратуын. Тик дөньяда тиңе булмаган медицина үзәген гавәмнең ирекле төкрегеннән генә кора алу – ышандырмый. Әлеге шикләнү рас булып чыкты. Бөтен хикмәт үзәкнең исемендә икән. Яман шеш табылган Калуга малае Дима Рогачёв дәвалану өчен Мәскәүгә барырга теләмәгәч, авыруны: «Анда Президент Владимир Путин сине коймак ашарга көтә», – дип юмалыйлар. Ә Президентка юл тапкан шәхесләргә моның өчен аны үгетләп торасы булмый. Ул РДКБга килә. Дима белән утырып белен ашый. Мондагы чын хәлне күреп, табибларның гозерен ишетә һәм 2005 елда балалар өчен өр-яңа медицина үзәге төзергә әмер бирә. Ә 2011 елның 1 июнендә – Балаларны яклау көнендә 4,5 гектар җиргә җәелеп урнашкан Гематология, онкология, иммунология балалар үзәге үзенең ишекләрен ача. Ул бу бәхетле көнне күрү насыйп булмаган Дима Рогачёв исемен йөртә. «Бик тырышканда, безнең илдә дә үзгәреш ясап була», – дип раслый Чулпан Наилевна. Үзәктә елына элеккеге кырык урынына өч йөздән артык операция ясарлык шартлар тудырылган. Моңа медицинадагы заманча технологияләрне кулланып дәвалау, чит илләрдән дарулар кайтарту да өстәлгәч, саклап калынган гомерләр бермә-бер арта.

Чулпан Хаматова исә бала гомерен процентлап исәп-
ләү ягында түгел. Ул үзе һәм «Подари жизнь» фонды командасы һәр сабый язмышы өчен аерым көрәшергә әзер. Кайчак моның өчен айлар кирәк, ә кайчак берничә минут җитә. 12 яшьлек җырчы кыз Соняның залны тет-
рәткән тарихын гына алыйк. Авыру бала, Диана Арбенинаның үзе бик яраткан «Южный полюс» җыры белән танылган җырчыларның хәйрия концертында катнаш-
кач, кинәт төшенкелеккә бирелә. Көннәр буе ашамый-эчми стенага карап ята башлый. Табиблар, ярдәм сорап, Чулпанга, ә ул Дианага мөрәҗәгать итә. Диана Арбенина гастрольләрен ташлап кайта һәм, хастаханәгә килеп, Соняның колагына нидер пышылдый. Дөньядан китәргә җыенган балага шул мизгелдә җан керә. Нинди тылсымлы сүз әйткән дип уйласалар, җырчы, авыруны ахирәтедәй күреп: «Нәрсә, кортка, яшәүне җиңел эш дип белдеңме әллә?» – дигән һәм шул бер җөмлә белән кызда авыруга каршы көрәш дәрте кабызган икән.

Кемдер берәүне коткара, кемдер – йөзләрне. «Подари жизнь» фонды 35 меңнән артык балага гомер бүләк иткән. Бүгенге көндә аларның турыдан-туры ярдәме җиде хастаханәгә бара. Сырхауга баш бирмичә, аякка басканнарны ел саен Балаларның бөтендөнья «Җиңүчеләр уены»на чакыралар. Былтыр ЦСКА стадионында узган
VIII уенга дөньяның уналты иленнән 7–16 яшьлек 550 малай һәм кыз килеп, өстәл теннисы, йөзү, ату, йөгерү футбол, шахмат буенча ярышканнар. Яман шешне җиңеп булганын раслаган бу батырларга медальләрне Россия, дөнья чемпионнары һәм Олимпиада призерлары тапшырган. Ә ярышлар алдыннан Мәскәүгә фонд хисабына кунак булып килгән балаларны замана зәхмәтен кичергән сабыйлар өчен тагын бер могҗиза оештыручылар – Чулпан Хаматова һәм Дина Корзун котлый:

– Икеләнмәгез – сез җиңүчеләр!

Соңгы сүз. Ике сәгать эчендә күңелләребезне шәфкать нуры белән коендырган гүзәл һәм батыр шәхес – Чулпан Хаматованы Камал театрының зыялылар белән шыплап тулган залы Юрий Шевчукның «Это все, что останется после меня…» җыры астында аягүрә басып озатты. Ә экрандагы клипта – үз мәшәкатьләренә генә уралып яшәргә омтылучы халык агымы. Алар үзләренә текәлеп, калган гомер минутларын санаучы чәчсез, хәлсез авыру сабыйларга илтифат та итмиләр кебек. Тик менә берәү тукталып, күзләре өмет белән тулы балаларга таба атлады. Аңа башкалар иярде. Ә без, «Подари жизнь» фондының сайтын интернеттан табып, аларга кушылабызмы соң?

Илсөяр ХӘЙРУЛЛИНА

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.