Логотип Магариф уку
Цитата:

Чулпан СӘМИГУЛЛИНА «Яшел үсемлекләр» фабрикасына виртуаль экскурсия

Чулпан СӘМИГУЛЛИНА,«Яшел үсемлекләр»фабрикасына виртуаль экскурсия(6 нчы сыйныфта биология дәресе)Максат: укучыларга фотосинтез процессын, әһәмиятен аңлату, гамәли эш күнекмәләрен булдыру.БурычларБеле...

Чулпан СӘМИГУЛЛИНА,
«Яшел үсемлекләр»
фабрикасына виртуаль экскурсия
(6 нчы сыйныфта биология дәресе)
Максат: укучыларга фотосинтез процессын, әһәмиятен аңлату, гамәли эш күнекмәләрен булдыру.
Бурычлар
Белем бирүдә: мөстәкыйль эш күнекмәләре аша укучыларда логик фикерләү сәләтен үстерү.
Үстерелешле:
– биологик тәҗрибәләрне чагыштыру күнекмәләрен булдыру;
– күзәтү һәм аның нигезендә нәтиҗәләр ясау күнекмәләрен үстерү.
Тәрбияви:
балаларда табигатькә сакчыл караш формалаштыру;
– уен элементлары аша фән белән кызыксынучанлыкларын арттыру.
Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Дәреслек: УМК Пасечник В.В. Биология. 5 – 6 класслар. Серия «Линия жизни». – М.: Просвещение, 2020.
Ресурслар: мультимедиа җиһазлары комплекты: компьютер, проектор, экран; презентация.
Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше

  2. Дәресне мотивлаштыру


Укытучы. Хәерле көн, исәнмесез, укучылар! Сезгә уңышлы эшчәнлек теләп, дәресебезне башлап җибәрәбез.
– Үсемлекләр ничек итеп туклана? Минераль туклану ничек тормышка ашырыла? (Һәр укучыга кластер өләшенелә, минераль ашламалар классификациясен язып бирәсе. Вакыт – 2 минут.)
– Тормыш ул – яшел яфракка төшкән кояш нурлары, диләр. Җирдәге тормыш яшел яфрак белән бәйләнгән. Ни өчен? (Укучылар җавабы тыңланыла.) Бүген без сезнең белән шушы сорауга җавап табачакбыз.
III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру
(Укучыларга дәреснең темасы һәм максатлары әйтелә.) (1 – 2 нче слайдлар)
Укытучы. Укучылар, без бүген сезнең белән сәяхәткә чыгарбыз. Мин сезне «Яшел үсемлекләр» фабрикасы буйлап виртуаль экскурсиягә чакырам.
Укучылар, фабрика нәрсә ул? Анда нишлиләр? (Нәрсә булса да җитештерәләр.) Үсемлекләр фабрикасы нәрсә җитештерер соң? (Органик матдә –крахмал.) Димәк, без бүген нинди процесс турында сөйләшәчәкбез?
Укучылар. Фотосинтез.
Укытучы. Фабрикага экскурсиягә чыгар алдыннан бераз теория белән танышыйк. Фотосинтез ул – яктыда үсемлекләрдә углекислый газ һәм судан органик матдә: крахмал һәм кислород барлыкка килү процессы. (Хор белән әйтү, билгеләмә дәфтәргә языла  һәм слайд буенча аңлатыла.)
Укытучы. Хәзер тактада фотосинтезның терәк-схемасын төзибез. (Һәр өстәлдән бер укучы чыга һәм терәк-схеманың 1 нче битен тактага беркетә. Укучыларны берәрләп чакырам, төзиләр, тактага беркетәләр.)
Терәк-схема
Яктылык
углекислый газ   + су    =    крахмал  +   кислород
хлорофилл

  1. Белемне беренчел ныгыту


(Әлеге терәк-схеманы  аңлатып нәтиҗә ясала.)
Укытучы. Әйдәгез, фабрикага таба кузгалыйк. Әлеге фабрика бик зур, ул күп лабораторияләрдән тора. Анда адашмас, юлны дөрес табу өчен мин сезгә юл күрсәткеч  өләшәм. (1 нче кушымта)
Беренче лабораториягә керәбез. (3 нче слайд) Бу лабораториянең хуҗасы – Ян ван Гельмонт. (Гельмонт тәҗрибәсен сөйләү.)
Укытучы. Укучылар, юл күрсәткечтә 1 нче  лабораторияне табабыз һәм, нәтиҗә ясап, төшеп калган сүзне куябыз. (Су)
Икенче лабораториянең ишеген шакыйк. (4 нче слайд) Биредә Джозеф Пристли лабораториясе урнашкан. Слайдтан тәҗрибәне күрсәткән видеороликны карыйбыз һәм аңлатырга әзерләнәбез. Нәтиҗәне юл күрсәткечкә язып куябыз. (Кислород)
3 нче лабораториягә юл тотыйк. (5 нче слайд) Әлеге лабораториянең хуҗасы – Жан Сенебье. Ул түбәндәге тәҗрибәне башкарган. (Жан Сенебье тәҗрибәсен сөйләү.)
– Нинди нәтиҗә ясыйбыз? (Углекислый газ) Нәтиҗәне юл күрсәткечкә язып куябыз.
4 нче лаборатория  – Юлиус фон Сакс лабораториясе. (6 – 15 нче слайдлар)
Бу лабораториядә безгә кадәр үк 6 нчы сыйныф укучысы Диана Биккинаева булган иде, һәм ул анда Сакс тәҗрибәсен дә башкарып кайтты.  (Диана тәҗрибә хакында сөйли, презентация тәкъдим итә. Нәтиҗәләр язып куела.) (Крахмал)
Фабриканың соңгы лабораториясенең ишеген шакыйк. Биредә фотосинтез процессын ачучы, хлорофилл турында өйрәнгән, үсемлекләрнең космик ролен ачыклаган рус галиме Клемент Тимирязев лабораториясе урнашкан. (16 – 17 нче слайдлар) (Укучыларга үсемлекләрнең космик ролен аңлату, дәфтәргә яздырып кую.)
Үсемлекләрнең космик роле:
1) органик матдә барлыкка китерү;
2) һавадагы кислород микъдарын көйләү;
3) углекислый газ микъдарын көйләү;
4) энергия туплау;
5) озон экраны барлыкка китерү;
6) туфрак ясалуда катнашу.

  1. Яңа дәрес материалын ныгыту


Укытучы. Сезнең игътибарны К.Тимирязевның: «Иң яхшы аш-су остасына саф һава, кояш нурлары һәм чиста елга суы бирегез һәм боларның барысыннан да сезгә шикәр, крахмал, майлар һәм ашлык бөртеге әзерләвен сорагыз. Ул сез көләсез дип уйлар. Ләкин бөтенләй фантастик булып күренгән әлеге күренеш үсемлекләрнең яшел яфракларында бара», – дигән сүзләренә юнәлтәсем килә. (18 нче слайд)
(Укучылар белән әлеге цитатаның дөреслегенә нәтиҗә ясала.)

  1. Өй эше


Фотосинтез сүзенә синквейн төзергә. Теләгәннәр өй шартларында әти-әниләре белән  бергәләп Сакс тәҗрибәсен башкара ала.
1 нче кушымта. Лабораторияләр буйлап виртуаль экскурсия.
Юл күрсәткеч ( инструктив карточка)
 




























Лаборатория хуҗасы-тәҗрибә авторы 
Тәҗрибәнең барышы
      
Нәтиҗә
Ян ван ГельмонтЧүлмәктә үскән талның массасы биш елда 30 кг га арта, ә туфрак массасы 57 граммга гына кимиҮсемлек үзенең тәнен ... ярдәмендә төзи (су)
Джозеф ПристлиПыяла колпак астындагы тычкан күпмедер вакыттан үлә, үсемлек куелган колпак астындагы тычкан үлмиҮсемлек ... бүлеп чыгара (кислород)
Жан СенебьеСуда углекислый газ булмаса, үсемлекләр кислород барлыкка китермиКислород бары тик ... булганда гына бүленеп чыга (углекислый газ)
Юлиус СаксҮсемлекләрдә яктыда крахмал барлыкка килә, аны сыегайтылган йод эремәсе белән танып булаҮсемлекләрдә яктыда ... барлыкка килә (крахмал).

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ