Логотип Магариф уку
Цитата:

Чувашиянең «Гөлстан» мәдрәсәсендә югары курслар өчен дәресләр башланды

Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Гөлстан» мәдрәсәсендә 3 һәм 4 курс студентлары өчен уку сессиясе башланды.Россия мөселманнарының Дини җыены хәбәр иткәнчә, 4 нче курс студентлары ө...

Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Гөлстан» мәдрәсәсендә 3 һәм 4 курс студентлары өчен уку сессиясе башланды.
Россия мөселманнарының Дини җыены хәбәр иткәнчә, 4 нче курс студентлары өчен бу сессия диплом эшләрен яклау алдында йомгаклау сессиясе булачак. Дәресләр иминлек чараларын саклап үткәрелә, классларда һава алыштыргыч җайланмалар урнаштырылган, мәдрәсәгә кергән вакытта һәркемнең тән температурасы тикшерелә.
Студентлар мәдрәсәнең профессиональ укыту программалары кысаларында ислам нигезләре турында яңа белемнәрне зур кызыксыну белән үзләштерә. «Гөлстан» мәдрәсәсе Чувашия Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте составында эшли.
Аңа нигез 2005 елда якшәмбе мәктәбе базасында салына. 2007 елның 14 ноябрендә биредә ике бүлек — көндезге һәм читтән торып уку бүлекләре теркәлә. Уку тәмамланганнан соң мәдрәсә белеме турында диплом тапшырыла. Әлеге диплом Р. Фәхретдин исемендәге Россия Ислам университетының өченче курсына керү хокукы бирә. Мәдрәсәдә китапханә, ашханә һәм тулай торак бар. Уку йортын күрсәтмә әсбаплар һәм китаплар белән Россия ислам университеты тәэмин итә.
Мәдрәсә каршында имамнар һәм якшәмбе мәктәпләре укытучылары өчен белемне камилләштерү курслары оештырыла. Мәдрәсә мәхәлләдә эшләүче җирле мәктәпләр эшенә юнәлеш бирә, аларга методик ярдәм күрсәтә, шәкертләр белән оештыру эшләре алып бара.
«Татар-информ»


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ