Цифрлаштыру елына нинди өметләр баглыйм?

«Бер машина биш кеше хезмәтен алыштыра, әмма талантлы кеше хезмәтен бер машина да алыштыра алмый»

                                   (Эльберт ХАББАРД)  

2022 ел – Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителүне ишеткәч, «Без булдырабыз!» дигән гыйбарәне искә төшереп, илебез, республикабыз өчен горурланып  куйдым. «Нигә әле без постиндустриаль жәмгыятьләрдән артка калырга тиешбез? «Халыкларның бөек атасы«» И.В.Сталин әйткәнчә, «артка калганны кыйныйлар!»[1]. Кыйнатмас өчен, барлык икътисади, сәяси, социаль, рухи-белем бирү өлкәләрен, заманча үзгәртеп корырга кирәк. Цифрлаштыру – ул чираттагы сәяси матур лозунг кына түгел, ә көндәшлек базарында яшәп калу инструменты. Күпләр цифрлаштыру сәясәтенең асылын аңлата алмасалар да, цифрлаштыру технологияләрен көндәлек тормышта актив кулланалар: кәрәзле телефоннарсыз, интернет челтәре, пилотсыз автомобильләр, «акыллы өй» һәм башка электрон технологияләрсез тормышны күзалдына да китерә алмыйбыз. Бигрәк тә 2020 елда таралган ковид вирусы мәгариф системасында цифрлы технологияләр кирәклеген көн кадагына куйды.

Мәктәптә эш кабинетларында интернет челтәренә тоташтырылган компьютер булу – ул әле цифрлаштыру дигән сүз түгел. Компьютер, интернет, электрон дәреслек –укытучының  хезмәтен башкару инструменты гына. Цифрлаштыру – яңа интерактив уку моделе ул. Беренче чиратта, мәктәпләрне яңа цифрлы технологияләр белән тәэмин итеп, уку материалларын куллану мөмкинлеге тудырып, укуның сыйфатын күтәрү. Икенче чиратта, төп игътибарны онлайн-белем бирү системасына өстенлек бирү. Укучының үзенә, читтән торып, уку программасын сайлап, теләсә кайсы вакытта белем алу мөмкинлеге тудыру.

Белем бирү системасын цифрлаштыру нинди өстенлекләр бирә соң?

– Укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтә;

– кәгазь боткасын азайта;

– дәреслек, дәфтәрләр сатып алуга акчалар аз сарыф ителәчәк;

–авыл жирендәге укучыларга сыйфатлы белемнәргә юл ача;

– өйдән торып белем алу мөмкинлеге тудыра.

Тискәре яклары:

озак вакыт цифрлы форматта утыру сәламәтлеккә зыян китерә;

– физик активлык һәм җәмгыятьләшү (социализация) азая;

– финанс ягыннан әти-әнинең чыгымнары арта (күп интернет трафик һәм заманча компьютерлар кирәклеге);

– укытучының функцияләре үзгәрә һ.б.

Билгеле, һәр реформаның уңай һәм тискәре яклары бар. Прогресс белән регресс янәшә атлый. Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбе белгечләре «Белем бирү системасында – 12 чишелеш» дигән цифрлаштыру программасы тәкъдим иттеләр, Россия хөкүмәте, бүгенге көндә әлеге программаны тормышка ашыра башлады. Әлеге программа белән танышып чыккач, соңгы утыз елда «технологик революция», «модернизация», «инновация» сүзләре белән игълан ителгән мәгариф өлкәсендәге реформаларны хәзер «цифровизация» сүзе белән кабат бирелүен аңлыйсың. Онлайн белем бирү системасы кертү генә –яңалык.

Тарих фәне – реформаларның барышын, нәтиҗәләрен алдан күрергә мөмкинлек бирә торган фән. Төрле илләрдә булган охшаш вакыйгалар, реформалар күп тапкыр кабатлана. Жирле үзенчәлекләрне, халыкларның минталитетын, җитештерү ресурсларын исәпкә алып, сәясәтчеләрнең гаммәви мәгълүмат чыганакларында игълан иткән реформаларын, чыгышларын ишеткәннән соң, я хуплыйсың, я чираттагы «популистик лозунг» дип, кыска сүзтезмә белән кәеф төшерәсең. Теләсә нинди реформа өчен жир ресурслары, җитештерү чаралары, капитал һәм эшмәкәрлек, оештыру эшчәнлеге кирәклеген беләбез. Капитал белән ныгытылмаган «12 чишелеш»нең күбесе кәгазьдә генә калачагына шигем юк.

Мәктәптә эшли башлаган елларымда, ертылып беткән СССР мәктәбе карталарын ябыштырып арыгач, тарих кабинетына мультимидиа  аппараты һәм экран кайчан кайтыр инде дип хыяллана идем. Хыялларым белән генә туенып, инде утыз ел вакыт узып китте. Буласына инде ышанмыйм да. Укытучының эш урынын, эш инструментлары белән тәэмин итмичә, укуның сыйфатын күтәреп булмаганлыгы һәркемгә билгеле. Үз акчасына акбур, кәгазь, дәреслек (укытучыга дәреслек бирелми) сатып алып, шәхси транспорты белән фән олимпиадаларына, конференцияләргә укучылар йөрткән, мәктәп кабинетларында электрон журнал тутыру өчен Wi-Fi эзләп йөргән чорда, «Цифрлаштыру» елыннан нәрсә көтәсебезне чамаларга була.

Хәер, укытучы һөнәрен, җирдәге 44 мең профессия арасыннан үз теләгебез белән сайлап алдык. Мин үзем «кешенең язмышы, сайланачак хезмәт юлы, Ходай тарафыннан алдан билгеләнә» дигән сүзләргә ышанып яшим. Кендек каны тамган туган туфрагымның да күзгә күренмәс җирсү жепләре безне авылдан җибәрмәде. Авыл һәм авыл мәктәбе яшәсен, балаларга ир-ат тәрбиясе бирелсен өчен, безне шушы җиргә Ходай беректергән. Шулай булгач, барлык авырлыкларны да, цифрлаштыру шаукымын да җиңәрбез. Әнә бит, тиз арада ковид безне яңа укыту платформаларын: «Ачык мәктәп», «Я-класс», «Учи.ру», «Кванториум», «Фоксфорд», «1С:Урок»ны эшкә җигәргә өйрәтте. Суга кермичә, йөзәргә өйрәнеп булмаган кебек, яңа онлайн укыту моделе төзелмичә, яңа эш алымнарына өйрәнеп булмавы һәркемгә билгеле. Барысына да өйрәнербез! Тик инфекция бетсә, мәктәп балалары өчен төзелгән платформалар нишләр икән? Үзләренең кирәклекләрен раслап, дистанцион тикшеренүләр белән укытучыны тагын кәгазь боткасына күмәрләрме? Әллә базарда яшәп калыр өчен дистанцион белем бирүнең өстенлеген мактап, бюджет кисәге өчен көрәшерләрме? Анысын вакыт күрсәтер. Шунысын да язарга кирәк: укучының дистанцион яки читтән торып белем алуның нәтиҗәләрен өйрәнгән тикшеренүләр бөтенләй юк дәрәҗәсендә. 2019 елдагы дистанцион уку нәтиҗәләре укуның сыйфатын төшерүнә китерүен яхшы беләбез. Белем алырга теләге булмаган баланың өстендә торып та нәтиҗәгә ирешә алмыйбыз. Өйдән торып, компьютер артында утырган һәрбер балага сакчы ролен әти-әни башкарырга риза булырмы сон? Күптән түгел генә өйдә балаларының тәртибен тыя, копьютерда ярдәм итә алмаган әти-әниләр мәгариф министрлыгын шикаятьләр белән күмделәр түгелме? Белем бирү процессының тәрбия өлешеннән дә торуын онытмыйк. Укучыларыбыз бүгенге җәмгыять кешесенә әверелсен өчен, күмәк җәмгыять тәрбиясе кирәк. Күләгәдә ялгыз үскән әремнең ачырак булганы сыман, мөстәкыйль белем алган тинейджерлардан  чираттагы «революционер»лар тәрбияләү куркынычы бар. Икенче әти-әнисенә әверелгән укытучылардан баланы мәхрүм итү – ул җинаять. Минем фикеремчә, сәләтле укытучыны һәм тәрбиячене бер генә машина технологиясе дә алыштыра алмый.

Кәгазь боткасының азаюына да ышанып булмый. Безнең халыкның минталитеты шундый бит инде, маңгаеңа күмер белән кыздырып, паспорт мәгълүматларын язып куйсаң да, барыбер паспортның кәгазь копиясен сораячаклар! Информация югалу куркынычы барыбер кәгазь боткасын киметмәячәк! Ә иң аянычы: минем фикеремчә, цифрлаштыру сәясәте татар теленә тагын бер тапкыр балта чабачак. Рус-инглиз телләренә көйләнгән технологияләрдә белем алган бала «татарус» милләтенә әверелергә мөмкин. Авыл мәктәбенең дә киләчәк язмышы һавада эленеп кала. Экономияләүгә корылган цифрлаштыру сәясәтенең Явыз Иван яуларыннан да куркынычрак булуы ихтимал.

Язмамны йомгаклап шуны әйтәсем килә: тормыш өлкәләрен цифрлаштыру – көнүзәк мәсьәлә. Без аңа каршы түгел. Реформаны укытучыны машина белән алыштыру позициясеннән түгел, ә хезмәт урынын укыту инструментлары белән тәэмин итү позициясеннән чыгып үткәрергә кирәк дип саныйм. Укыту программаларын мәктәпләр хисабына туенучы  дистанцион оешмаларга бирергә ярамый. Саграк эш итәргә кирәк. Мәгарифтә җибәргән хаталарны тиз генә төзәтеп булмавын бөтенебез аңлый. Минем фикеремчә, белем бирү өлкәсе тулысынча цифрлаштыруга әзер түгел. «Цифра» компаниясе генераль директоры Игорь Богачев әйткәнчә, «Айтишниклар – җитештерү процесын, җитештерүчеләр айтишникларны аңламыйлар» [2] гыйбарәсе килеп чыкмасын. Татарстанда игълан ителгән Цифрлаштыру елының укучылар һәм укытучылар арасында игълан ителгән конкурслар үткәрүгә генә кайтып калуын түгел, ә чынбарлыкта  мәктәпләрне җиһазлаштыру кебек эш-гамәлләре башкарылуына өмет итәм.

Рамил СӨЛӘЙМАНОВ,
Аксубай районы Иске Ибрай урта  мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы  

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *