Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы – 2022»

НИГЕЗЛӘМӘ«Авыл укытучысы – 2022» конкурсы (алга таба – Конкурс) үз эшчәнлеген авыл җирлегендә алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык...

НИГЕЗЛӘМӘ
«Авыл укытучысы – 2022» конкурсы (алга таба – Конкурс) үз эшчәнлеген авыл җирлегендә алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, алдынгы инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укытуда нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең һөнәри даирәдә абруен күтәрү максаты белән «Мәгариф» журналы редакциясе (алга таба – Оештыручы) һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла. Башка еллардагыдан аермалы буларак, 2022 елда балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен дә аерым номинация булдырыла.
Әлеге Нигезләмә өлешчә «Мәгариф» журналының 2022 елгы гыйнвар санында бастырыла һәм magarif-uku.ru сайтында урнаштырыла.
КОНКУРСНЫҢ МАКСАТЛАРЫ
– Татарстан Республикасы районнарында, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә югары милли һәм иҗтимагый үзаңга һәм һөнәри осталыкка ия булган, хезмәттәшләре һәм укучылары арасында югары абруйга ирешкән укытучыларны, тәрбиячеләрне ачыклау;
– иҗади һәм инновацион укыту алымнарын кулланучы мәгариф хезмәткәрләрен таныту, аларның эшләрен җәмәгатьчелек тарафыннан хуплау;
– милли мәгарифтәге актуаль мәсьәләләрне күтәрү.

  1. КОНКУРСТА КАТНАШУ ТӘРТИБЕ


1.1. Конкурста Татарстан һәм Россия төбәкләренең район үзәкләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә,  авылларда эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмала­рының педагогик хезмәткәрләре (алга таба – Катнашучы) катнаша ала.
1.2. Конкурста катнашу ирекле. Катнашучы үз-үзен тәкъдим итәргә хокуклы.
1.3. Районнардан, мәктәпләрдән укытучылар, балалар бакчасы тәрбиячеләре  конкурста 3 ел ара белән катнаша ала.  Конкурсантлар саны чикләнмәгән.
1.4. Катнашучының яше, квалификация категориясе буенча чикләүләр юк.
1.5. Конкурс эшләре татар, рус яки инглиз телендә тәкъдим ителә ала.
1.6. «Авыл укытучысы – 2022» конкурсында катнашучыларның һәркайсының «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары комплектына яки аларның электрон версиясенә 2022 елның беренче яки икенче яртысына язылган булуы шарт.

  1. КОНКУРСНЫ ҮТКӘРҮ ТӘРТИБЕ


2.1. Катнашучыларның иҗади фикерләү осталыгын, методик һәм практик күнекмәләргә ия булу дәрәҗәсен, педагогик тәҗрибәсен мөмкин кадәр тулырак ачыклау максатыннан, конкурс 3 этапта уздырыла.
I этап – 2022 елның 1 февраленнән 20  июненә кадәр. (1 июльдән 31  июльгә кадәр арада  килгән эшләрне сайтка урнаштырып бетерү, I этапка нәтиҗәләр ясау.)
II этап – 2022 елның 1 июленнән 20 августына кадәр.
III этап – 2022 елның сентябрендә уздырыла. Төгәл дата өстәмә хәбәр ителә.
2.2. I этапта катнашу тәртибе.
I этапта Катнашучылар редакция тәкъдим иткән  биш теманың берсенә эссе язып  magarif.aul@ mail.ru   адресына җибәрергә тиеш.
Темалар:

  1. Корней Чуковский иҗаты һәм хәзерге заман.


(Творчество Корнея Чуковского и современность.)

  1. Галимҗан Ибраһимов һәм татар матбугаты.


3.Татар сынлы сәнгатендә Бакый Урманченың тоткан роле.

  1. Сәләтле бала – ил байлыгы.

  2. 2022 ел – Татарстанда Цифрлаштыру елына нинди өметләр баглыйм?


 ЯЗМАДА АВЫЛ УКЫТУЧЫСЫ БАШКАРГАН КИҢКЫРЛЫ ЭШЧӘНЛЕКНЕ ЧАГЫЛДЫРЫРГА, ҮЗЕГЕЗ САЙЛАГАН ТЕМА БУЕНЧА АВЫЛ МӘКТӘБЕ ШАРТЛАРЫНДА БАЛАЛАРГА БЕЛЕМ ҺӘМ ТӘРБИЯ БИРҮ ПРОБЛЕМАЛАРЫН ЯКТЫРТЫРГА ҺӘМ ШӘХСИ ТӘҖРИБӘНЕ УРТАКЛАШЫРГА КИРӘК.
2.2.2. Язмалар «Мәгариф» журналының электрон почтасына (e-mail: magarif@bk.ru) 20  июньнең 23:59 сәгатенә кадәр кабул ителә. Хатның темасында «Авыл укытучысы – 2022» конкурсына» дип искәртергә кирәк.
2.2.3. Катнашучының «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларының П2433 индексы буенча басма вариантына яки еллык электрон версиясенә  язылганлыгын раславы таләп ителә. Катнашучының почта квитанциясе күчермәсен (скан, ксерокопия, фотога төшергән яки башка күчермәсен) җибәрүе шарт.  
2.2.4. Язмага таләпләр:
– язмага башисемне (заголовок) автор, язмасындагы төп фикерләрен күздә тотып, мөстәкыйль куя. Башисем әлеге Нигезләмәнең 2.2 пунктында күрсәтелгән теманың берсен чагылдырырга тиеш. Язманы публикация итеп әзерләгәндә, Оештыручы башисемне авторы белән килештермичә үзгәртергә хокуклы;
– язма белән бергә авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме; шәхси телефон номеры; эш урыны һәм башкарган вазифасы; педагог буларак эш стажы күрсәтелергә ; авторның фотосы jpeg форматында аерым файл итеп (текст файлы эченә куймаска!) җибәрелергә тиеш (фотоның күләме – 300 Кбтан алып 1 Мбка кадәр);
– текст компьютерда Times New Roman шрифты, 14 нче кегль, 1,5 юлара интервал белән җыелган булырга һәм күләме 3 биттән дә артмаска тиеш; күләме арткан очракта редакция, автор белән килештермичә, язмасын кыскартырга яки кире борырга хокуклы.
2.2.5. Язманың эчтәлеген бәяләүдә критерийлар:
– үзәккә алынган проблеманы республикадагы бүгенге мәгариф сәясәте югарылыгыннан, заманча күзлектән карап чагылдыру;
– авыл укытучысы образын үзәккә кую, авыл мәктәбенең бүгенге чынбарлыгын яхшы аңлау;
– проблеманы кую һәм аны хәл итү юлларына үз карашың булу, фикер тирәнлеге;
– әдәби тел нормаларының үтәлүе, грамоталылык;
– оригинальлек, плагиаттан азат булу, иҗадилык.
2.2.6. Конкурс таләпләренә җавап биргән язмалар  www.magarifuku.ru  сайтында урын ала, шулай ук «Мәгариф», «Мәгариф. Татар теле» журналларында публикация буларак чыгарылырга мөмкин. Язма www.magarif-uku.ru, Магариф.РФ сайтларында басылып чыгу белән, аның авторы конкурста Катнашучы статусын ала һәм әлеге Нигезләмәнең 2.2.10 пунктында күрсәтелгән тәртиптә сертификат алу хокукына ия була.
2.2.7. Плагиат дип табылган, шулай ук әлеге Нигезләмә таләпләренә җавап бирми торган язмалар конкурска кабул ителми, сайтка урнаштырылмый. Язманы җибәрүче, чит автор хокукларын бозган өчен, закон каршындагы җаваплылыкны тулысы белән үз өстенә ала.
2.2.8. Конкурска язмасын һәм фотосын җибәрүе белән Катнашучы үз материалын һәм фотосын бастырып чыгаруга, интернет-ресурсларга урнаштыруга ризалык бирә (язма 2022 елның 20  июненә кадәр килсә дә, интернет-сайтка, тикшерү узгач, соңрак та эленергә мөмкин); Катнашучы интернет-ресурсларда язмасына карата закон кысаларына сыя торган фикер алышуга каршылык күрсәтмәскә, Интер­нетта фикер алышуларда әдәплелек, һөнәри этика сакларга һәм закон нормаларын үтәргә бурычлы.
2.2.9. Тиешле срокларда һәм тиешле таләпләргә туры китереп җибәрелгән язмалар арасыннан Оештыручы конкурсның II этабына 30 (утыз) эшне сайлап ала, алар турында мәгълүматны «Мәгариф» журналының август (№ 8, 2022 ел) санында урнаштыра һәм шунда ук II этап башлануын игълан итә.
2.2.10. Конкурста катнашу турында сертификат алу тәртибе:
2.2.10.1. «Авыл укытучысы – 2022» бәйгесендә катнашу турында сертификат, Катнашучының теләгенә карап, басма яки электрон форматта эшләнә. Басма сертификатка редакция мөһере һәм баш мөхәррир имзасы куела, иясенең почта адресына җибәрелә яки үзенә (вәкиленә) шәхсән тапшырыла. «Авыл укытучысы – 2022» бәйгесендә катнашу турында электрон сертификатта конкурсның электрон тамгасы куела, иясенең электрон адресына җибәрелә.
2.2.10.2. Катнашучы сертификат ясау чыгымнарын үзе каплый. Авторга почта аша җибәрелгән очракта басма сертификатның бәясе – 300 сум, ә редакциядән килеп алганда 250 сумны тәшкил итә. Түләү килеп ирешкәч тә, Оештыручы сертификатны әзерли һәм Катнашучыга җибәрә.
2.2.10.3. Сертификат алу ирекле. Катнашучы­ның сертификат алырга теләве яки теләмәве авторның эше белән бергә җибәрелгән гаризасында белдерелә.
2.2.10.4. Әлеге Нигезләмәнең барлык таләпләренә җавап биргән язма авторы, үзенең мәкаләсе magarif-uku.ru сайтында басылып чыккач та, ягъни I этап нәтиҗәләрен көтмичә, түләүле нигездә басма яки электрон сертификат алырга хокуклы.
2.3. Конкурсның II этабын уздыру тәртибе.
Конкурсның II этабы катнашучыларның педагогик һәм методик-оештыру осталыгын ачыклау максатыннан уздырыла. Анда I этап­та җиңгән 30 педагог катнаша. Алар Нигезләмәнең 2.3.1 пунктында тәкъдим ителгән 4 теманың берсенә конкурс өчен махсус язылган дәрес яки    дәрестән тыш эшчәнлекнең,   шөгыль, осталык дәресенең (балалар бакчалары өчен) тулы конспектын язып җибәрергә тиеш. Чарага башисемне автор, эчтәлектән чыгып, мөстәкыйль куя. Дәрес яки дәрестән тыш эшчәнлек эшкәртмәсен публикация итеп әзерләгәндә, Оештыручы башисемне авторы белән килештермичә үзгәртергә хокуклы.
2.3.1. Темалар:

  1. Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе (татар теленнән дәрес эшкәртмәсе);

  2. 2022 ел – Татарстанда Цифрлаштыру елы (дәрестән тыш эшчәнлек);

  3. Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин, Рабит Батулла, Роберт Миңнуллин иҗатында тәрбия алымнары;

  4. Иван Шишкин картиналары аша балаларда туган якка мәхәббәт тәрбияләү;


       5.Төгәл фәннәрдә җирле материалларны (төбәк компонентын) файдалану.
2.3.2. II этапка җибәрелгән эшләргә таләпләр «Мәгариф» журналы редакциясенең мәкалә авторларына таләпләр белән тәңгәл (http://magarif-uku.ru/rules/). II этап эшләренә өстәмә таләпләр һәм бәяләү критерийлары «Мәгариф» журналының август санында (№ 8, 2022 ел) һәм magarif-uku.ru сайтында тәкъдим ителәчәк.
2.3.3. II этапка килгән эшләрне бәяләүгә Оештыручы «Мәгариф» журналы редколлегиясе әгъзаларын һәм башка белгечләрне җәлеп итә ала.
2.3.4. Редакция тарафыннан иң югары бәяләнгән 10 эшнең авторы «Мәгариф» журналының 9 нчы санында игълан ителә һәм III этап уздырылыр алдыннан тәҗрибә узу өчен, түләүсез «Осталык дәресе»нә һәм заманча мәгариф объектына экскурсиягә чакырылырга мөмкин.
2.4. III этап – ачык дәресләр уздыру тәртибе.
III этап – ачык дәресләр ярышы II этап җиңүчеләре (алга таба – Номинантлар) арасында, аларның үзе укыткан предмет буенча һөнәри әзерлеген, педагогик осталыгын, ФДББС таләпләрен белүләрен һәм аудитория белән эшләү сәләтен ачыклау максатында, түбәндәге тәртиптә үткәрелә:
2.4.1. III этапка чыккан Номинантлар исемлеге сайтында игълан ителә. Шунда ук III этапны (ачык дәресләрне) уздыру урыны һәм көне хәбәр ителә.
2.4.2. III этапка чыккан Номинантлар үз предметлары буенча ачык дәрес тәкъдим итә. Ачык дәрес форматы: жюрины укыткан предметның әһәмияте, аны укытуда кулланыл­ган шәхси новацияләр, оригиналь алымнар һәм казанышлар белән таныштыру.
2.4.3. Номинантларның эшен бәяләүгә компетентлы жюри җәлеп ителә. Номинантларның эшләренә объектив һәм тулы бәя бирү максатында жюри составына мәгариф өлкәсендә эшләүче башка белгечләр кертелергә мөмкин.
2.4.4. Жюри, ачык дәресләрне бәяләп, шул ук көнне абсолют җиңүчене, 2 нче һәм 3 нче урын алучыларны, 7 төрле номинациядә җиңүчеләрне игълан итә.
2.4.5. III этапта катнашырга килгәндә, командировка чыгымнарын Номинант үз хисабына каплый.
III. КОНКУРС БЕЛӘН ИДАРӘ ИТҮ
3.1. Конкурс белән Оештыручы идарә итә.
3.2. Оештыручы жюрины туплый, конкурсның төрле этапларын үткәрү вакытын, урынын, регламентын һәм шуларга бәйле башка мәсьәләләрне хәл итә.
3.3. Оештыручы конкурска башка оешмаларны, вазифаи затларны, җәмәгатьчелек вәкилләрен һәм спонсорларны җәлеп итәргә хокуклы.
3.4. Конкурс этапларының вакыты һәм урыны буенча мәгълүмат үзгәрсә яки әлеге Нигезләмәгә үзгәрешләр кертелсә, бу хакта «Мәгариф» журналында яки www. magarif-uku.ru сайтында хәбәр ителә.
3.5. Конкурс этапларында килеп чыккан бәхәсләрне, гаделлек принципларыннан чыгып һәм җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, Оештыручы хәл итә.

  1. БҮЛӘКЛӘҮ


4.1. Бәйгенең нәтиҗәләре «Мәгариф» журналының октябрь санында игълан ителә.
4.2. Конкурсның II этабында катнашучыларга һәм алар эшләгән мәктәпләргә «Мәгариф» журналы редакциясенең Рәхмәт хатлары җибәрелә.
4.3. Конкурста I, II һәм III дәрәҗә Дипломга ия булучыларга конкурсның иганәчесеннән кыйммәтле бүләкләр бирелә.
4.4. Конкурсның III этабында төрле номинацияләрдә җиңгән катнашучыларга грамоталар һәм редакциянең истәлекле бүләкләре тапшырыла.
«Авыл укытучысы – 2022» бәйгесе турында өстәмә мәгълүмат белән «Мәгариф» журналы редакциясендә (Казан ш., Декабристлар ур., 2), magarif-uku.ru сайтында, журналның vk.com, facebook.com ( Россиядә Meta компаниясе экстремист дип танылды һәм тыелды) челтәрләрендәге журнал сәхифәләрендә танышырга була.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ