«Нефтьчеләр экология сагында»
(рәсемнәр һәм хикәяләр бәйгесе)
НИГЕЗЛӘМӘ
1. Гомуми нигезләмәләр
1.1. Оештыручылар:
— «Татнефть» АҖ
— «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе
1.2. Бәйгенең максаты:
Нефть тармагында тир түгүче һөнәр ияләре мисалында табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
1.3. Бәйгенең бурычлары
— укучыларның иҗат эшчәнлеген активлаштыру;
— «Татнефть» АҖ тармагында эшли торган кара алтын табучылар хезмәтенә игътибарны арттыру;
— кеше һәм табигатьнең үзара бәйләнешен ассызыклау, балалар күңелендә әйләнә-тирәгә карата миһербанлы караш, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.
2. Бәйгедә катнашучылар һәм катнашу тәртибе
2.1. Бәйгедә РФ территориясендә яшәүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары катнаша ала. Җиңүчеләр түбәндәге бүленеш буенча билгеләнәчәк:
— мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары (5-10 яшьлекләр)
— урта мәктәп укучылары (10-15 яшьлекләр),
— югары класс укучылары (15-18 яшьлекләр),
— сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар.
2.2. Бәйгедә катнашу ирекле.
2.3. Район, мәктәпләрдән катнашучылар саны чикләнмәгән.
3. Үткәрү тәртибе
3.1. Эшләрне кабул итү: 2022 елның 1 сентябреннан 30 гыйнварга кадәр;
Җиңүчеләрне билгеләү – 2023 елның 3 февральга кадәр.
Бүләкләү тантанасы – 2023 елның 29 февральга кадәр.
Нәтиҗәләр «Гаилә һәм мәктәп» журналының февраль санында басылып чыгачак.
4. Эшләргә таләпләр
4.1. Бәйгегә килгән эшләрнең төп темасы – нефть тармагында эшләүче хезмәткәрләрнең эшчәнлеген күрсәтү.
4.2. Хикәяләр татар телендә язылырга, күләме 9 мең басма тамгадан артмаска тиеш.
4.3. Рәсемнәр төрле жанрда, төрле техникада башкарылырга мөмкин.
4.4. Эшләр бары тик әлеге Нигезләмә кушымтасындагы гариза һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналының басма вариантына, 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу турындагы квитанция күчермәсе белән бергә генә кабул ителә.
4.5. Оештыручылар Бәйгегә килгән рәсемнәрне һәм хикәяләрне, авторын күрсәтеп, редакция эшчәнлеген пропагандалау максатында, сайтта, журнал битләрендә, шулай ук башка матбугат чараларында иллюстрация рәвешендә кулланырга хокуклы. Килгән эшләр кире кайтарылмый.
- Җиңүчеләрне ачыклау һәм бүләкләү
5.1. Эшләргә махсус төзелгән жюри комиссиясе бәя бирәчәк.
5.2. Бәйгедә катнашучы һәр балага «Катнашучы сертификаты» тапшырылачак.
Җиңүчеләргә диплом белән бергә кыйммәтле бүләкләр биреләчәк.
6. Бәйгегә җитәкчелек итү
6.1. Бәйгегә Оештыручы җитәкчелек итә.
6.2. Оештыручы жюрины туплый, бәйгенең үткәрү вакытын, урынын, регламентын һәм шуларга бәйле башка мәсьәләләрне хәл итә.
6.3. Оештыручы Бәйгегә башка оешмаларны, вазифаи затларны, җәмәгатьчелек вәкилләрен һәм иганәчеләрне җәлеп итәргә хокуклы.
6.4. Бәйге этапларының вакыты һәм урыны буенча мәгълүмат үзгәрсә яки әлеге Нигезләмәгә үзгәрешләр кертелсә, бу хакта «Гаилә һәм мәктәп» журналында яки www. magarif-uku.ru сайтында хәбәр ителә.
6.5. Бәйге этапларында килеп чыккан бәхәсләрне, гаделлек принципларыннан чыгып һәм җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, Оештыручы хәл итә.