«Яшел бишек-2022»

«Яшел бишек-2022» заманча дәрес эшкәртмәләре, сыйныфтан тыш чаралар сценарийлары конкурсы (алга таба – Конкурс) «Мәгариф» журналы редакциясе һәм «Татнефть» АҖ (алга таба – Оештыручы) белән берлектә оештырыла.

Әлеге Нигезләмә өлешчә «Мәгариф» журналының 2022 елңың апрель санында бастырыла һәм magarif-uku.ruсайтында урнаштырыла.

КОНКУРСНЫҢ МАКСАТЛАРЫ

Табигать дөньясына карата балаларда мәхәббәт тәрбияләү һәм аларга үзен табигатьнең актив субъекты итеп тоярга ярдәм итү:

– балаларда акыл тәрбиясен үстерү, әйләнә-тирә табигатькә, җисемнәр һәм күренешләргә карата кызыксыну уяту, балаларда әйләнә-тирә табигатьнең бөтенлеге турында күзаллау формалаштыру;

– балаларда әйләнә-тирә табигатькә карата гуманлы караш, туган ягына, яшәгән җирлегенә, милли чыгышына хөрмәт тәрбияләү.

  1. КОНКУРСТА КАТНАШУ ТӘРТИБЕ

1.1. Конкурста Татарстан һәм Россия регионнарында эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмала­рының педагогик хезмәткәрләре (алга таба – Катнашучылар) катнаша ала.

1.2. Конкурста катнашу ирекле. Катнашучы үз-үзен тәкъдим итәргә хокуклы.

1.3. Районнардан, мәктәпләрдән Конкурста катнашучылар саны чикләнми.

1.4. Катнашучының яше, квалификация категориясе буенча чикләүләр юк.

1.5. Конкурс эшләре татар, рус яки инглиз телендә тәкъдим ителә ала.

1.6. «Яшел бишек» конкурсында катнашучыларның һәркайсының «Мәгариф» журналына яки аның электрон версиясенә 2022 елның икенче яртысына язылган булуы шарт.

  1. КОНКУРСНЫ ҮТКӘРҮ ТӘРТИБЕ

2.1. Катнашучыларның иҗади фикерләү осталыгын, методик һәм практик күнекмәләр­гә ия булу дәрәҗәсен, педагогик тәҗрибәсен мөмкин кадәр тулырак ачыклау максатыннан, Конкурс 1 апрельдән 1 октябрьгә кадәр үткәрелә.

2.2. Конкурска «Табигать белеме», «Әйләнә-тирә дөнья», «Биология», «Экология», «География» фәннәреннән заманча дәрес эшкәртмәләре, сыйныфтан тыш чаралар сценарийлары кабул ителә.

2.2.1. Язмалар «Мәгариф» журналының электрон почтасына (e-mail:   [email protected]) 30 нчы сентябрьнең 23:59 сәгатенә кадәр кабул ителә. Хатның темасында «Яшел бишек-2022» конкурсына» дип искәртергә кирәк.

2.2.2. Катнашучының «Мәгариф» журна­лының басма вариантына яки аның электрон версиясенә 2022 елның икенче яртысына алты айга язылганлыгын раславы таләп ителә. Басма вариантка язылган очрак­та, Катнашучының почта квитанциясе күчер­мәсен (скан, ксерокопия, фотога төшергән яки башка копиясен) җибәрүе шарт.

2.2.3. Дәрес эшкәртмәләренә, сыйныфтан тыш чаралар сценарийларына таләпләр:

– язмаларның темасы ирекле, ләкин алар бала һәм табигать; бала һәм әйләнә-тирә дөнья; туган як; яшәгән җирлек турында мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмала­рында үткәрелгән дәрес һәм дәрестән тыш чаралар сценарийларын үз эченә алырга тиеш;

– язма белән бергә авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме; шәхси телефон номеры; эш урыны һәм башкарган вазифа­сы; педагог буларак эш стажы күрсәтелергә; авторның фотосы jpeg форматында аерым файл итеп (текст файлы эченә куймаска!) җибәрелергә тиеш (фотоның күләме – 300 Кбтан алып 1 Мбка кадәр);

– текст компьютерда Times New Roman шрифты, 14 нче кегль, 1,5 юлара интервал белән җыелган булырга һәм күләме 6 биттән дә ким булмаска, 10 биттән дә артмаска тиеш.

2.2.4. Язманың эчтәлеген бәяләүдә критерийлар:

– Конкурс эшләренең темага һәм аның эчтәлегенә тәңгәл килүе .

– тирә-юнь табигатькә карата балада уңай караш чагылышы.

– проблеманы кую һәм аны хәл итү юлларына үз карашың булу, фикер тирәнлеге;

– әдәби тел нормаларының үтәлүе, грамо­талылык;

– оригинальлек, плагиаттан азат булу, иҗадилык.

2.2.5. Конкурс таләпләренә җавап биргән язмалар magarifuku.ru сайтында урын ала, шулай ук «Мәгариф» журналында публи­кация буларак чыгарылырга мөмкин. Язма magarifuku.ru сайтында яки журналда басылып чыгу белән, аның авторы Конкурста Катнашучы статусын ала һәм әлеге Нигезләмәнең 2.2.8 пунктында күрсәтелгән тәртиптә Сертификат алу хокукына ия була.

2.2.6. Плагиат дип табылган, шулай ук әлеге Нигезләмә таләпләренә җавап бирми торган язмалар Конкурска кабул ителми, сайтка урнаштырылмый. Язманы җибәрүче, чит автор хокукларын бозган өчен, закон каршындагы җаваплылыкны тулысы белән үз өстенә ала.

2.2.7. Конкурска язмасын һәм фотосын җибәрүе белән Катнашучы үз материалын һәм фотосын бастырып чыгаруга, интернет-ресурсларга урнаштыруга ризалык бирә; Катнашучы интернет-ресурсларда яз­масына карата закон кысаларына сыя торган фикер алышуга каршылык күрсәтмәскә, Интер­нетта фикер алышуларда әдәплелек, һөнәри этика сакларга һәм закон нормаларын үтәргә бурычлы.

2.2.8. Конкурста катнашу турында Сертификат алу тәртибе:

2.2.8.1. «Яшел бишек-2022» бәйгесендә катнашу турында сертификат, Катнашучының теләгенә карап, басма яки элек­трон форматта эшләнә. Басма сертификатка редакция мөһере һәм баш мөхәррир имзасы куела, иясенең почта адресына җибәрелә яки үзенә (вәкиленә) шәхсән тапшырыла. «Яшел бишек-2022» бәйгесендә катнашу турында электрон сертификатта конкурсның электрон тамгасы куела, иясенең электрон адресына җибәрелә.

2.2.8.2. Катнашучы Сертификат ясау чыгымнарын үзе каплый. Авторга почта аша җибәрелгән очракта басма Сертифи­катның бәясе – 450 сум, ә редакциядән килеп алганда 400 сумны тәшкил итә. Электрон сертификатның әә шулай ук бәясе – 400 сум. Тиешле сумма редакциядә, банкта яки мagarifuku.ru сайты аша түләнә: басма сертификатка түләү өчен http://magarif-uku.ru/subscription/yashel-bishek-bshhjjgesendshh-katnashu-tury, электрон сертификатка түләү өчен http://magarif-uku.ru/subscription/yashel-bishek-bejjgesende-katnashu-tury/ сылтамасы буенча күчәргә кирәк. Түләү килеп ирешкәч тә, Оештыручы Сертификатны әзерли һәм Катнашучыга җибәрә.

2.3. Конкурста катнашучыларның эшен бәяләүгә Оештыручы ком­петентлы жюри җәлеп ителә. Аларның эшләренә объектив һәм тулы бәя бирү мак­сатында жюри составына мәгариф өлкәсендә эшләүче башка белгечләр һәм «Татнефть» АҖ вәкилләре кертелергә мөмкин.

III. КОНКУРС БЕЛӘН ИДАРӘ ИТҮ

3.1. Конкурс белән Оештыручы идарә итә.

3.2. Оештыручы жюрины туплый, конкурс­ның үткәрү вакытын, уры­нын, регламентын һәм шуларга бәйле башка мәсьәләләрне хәл итә.

3.3. Оештыручы Конкурска башка оеш­маларны, вазифаи затларны, җәмәгатьчелек вәкилләрен һәм спонсорларны җәлеп итәргә хокуклы.

3.4. Конкурс этапларының вакыты һәм урыны буенча мәгълүмат үзгәрсә яки әлеге Нигезләмәгә үзгәрешләр кертелсә, бу хакта «Мәгариф» журналында яки www. magarif-uku.ru сайтында хәбәр ителә.

3.5. Конкурс этапларында килеп чыккан бәхәсләрне, гаделлек принципларыннан чы­гып һәм җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, Оештыручы хәл итә.

  1. КОНКУРС НӘТИҖӘЛӘРЕ

4.1. Конкурсның нәтиҗәләре «Мәгариф» журналының ноябрь санында игълан ителә.

  1. БҮЛӘКЛӘҮ

5.1. Конкурста һәр номинация буенча бер җиңүче билгеләнә һәм аларга Диплом, Конкурсны оештыручылардан кыйммәтле бүләкләр бирелә. Аларның язмалары «Мәгариф» журналының декабрь, ноябрь  санында бастырыла.

5.2. Шулай ук жюри сайлап алган, җиңүчеләр исемлегенә кермәгән язмалар «Мәгариф» журналының ноябрь санында һәм «Мәгариф РФ» электрон журналында басылып чыгачак.

«Яшел бишек-2022» бәйгесе турында өстәмә мәгълүмат белән «Мәгариф» журналы редакциясендә (Казан ш., Декабристлар ур., сайтында танышырга була.