Логотип Магариф уку
Цитата:

COVID-19 ның  безнең белән хушлашуы

Соңгы тәүлектә  Татарстанда 638 кешенең  короновирус белән чирләве теркәлгән. Бу сан аннан  әүвәлге көндәге күрсәткеч белән  чагыштырганда  95 кә ким. Димәк, тагын 95 кеше явы...

Соңгы тәүлектә  Татарстанда 638 кешенең  короновирус белән чирләве теркәлгән. Бу сан аннан  әүвәлге көндәге күрсәткеч белән  чагыштырганда  95 кә ким. Димәк, тагын 95 кеше явыз зәхмәт тырнагыннан ычкынган. Грипп һәм ОРВИ дан авыручылар сафының   да 45 % ка кимүе күзәтелгән. Санитария-эпидимеология табиблары 151 объектка барып тикшерү үткәргән һәм  49 тәртип бозу очрагын теркәгән, 227 мең сум күләмендә штраф салган. Бозулары да чалкай китәрлек галәмәтләрдән түгел – чикләүләр кертелгән урыннарда адым саен күзгә чалынган бер кимчелек - битлексез йөрү, хезмәт урыннарында һава алыштырмау. Шулай ук узган атнада төрле зәхмәт кагылган 318 укучының мәктәпкә укырга кертелмәвен дә әйтеп узыйк.
Пандемия башланганнан бирле, барлыгы127мең 268 кешегә  әлеге авыру  йогуы теркәлгән. Ни сөенеч, узган тәүлектә вафат булу очрагы күзәтелмәде. Кизү башланганнан соң, 100 мең 615 кешенең савыгуын әйтеп узу да хәерле булыр. Соңгы тәүлектә республикабызда 2911 кешенең  савыгуы  да күңелле факт. Әмма яшәү белән үлем һәрвакыт янәшә йөри, пандемиянең бөтен чорында  бу  чир арабыздан 1762 кешене  якты дөньядан  алып китте.
Хәзерге вакытта хастаханәләрдә барлыгы 24891 кеше әлеге  авырудан  актив рәвештә дәваланып ята. Соңгы араларда ул кисәк  кенә үсеш шкаласын җимереп, түбәнгә тәгәри башлады. Күптәннән вакыт инда аңа безнең арадан китәргә!
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ