Логотип Магариф уку
Цитата:

Далия Гайнанова: «Үзара аңлашу булмаган гаиләләрдә конфликттан качып булмый»

Олылар белән балалар арасында дөрес мөнәсәбәтләр урнаштыру бүгенге көндә актуаль мәсьәлә. Үзара аңлашу булмаган гаиләләрдә балалар ярдәмне урманан эшли башлый һәм еш кына начар компанияләргә юлыга, ди...

Олылар белән балалар арасында дөрес мөнәсәбәтләр урнаштыру бүгенге көндә актуаль мәсьәлә. Үзара аңлашу булмаган гаиләләрдә балалар ярдәмне урманан эшли башлый һәм еш кына начар компанияләргә юлыга, дигән фикердә тора Казан шәһәр Думасы депутаты Далия Гайнанова.
«Өйдәге тискәре атмосфера бала үсешенә тискәре йогынты ясый. Үзара ихтирам һәм аңлашу булмаган гаиләләрдә балалар һәм ата-аналар арасындагы конфликттан качып булмый, ә нәтиҗәдә мәхәббәт һәм ярдәмне бала урамда эзли башлый, һәм еш кына бу компанияләр иң яхшыларыннан түгел», – дип аңлата ул.
Далия Гайнанова әйтүенчә, «бары тик гаилә генә үз баласын үстерүдә дөрес этәргеч бирә ала», ләкин бүгенге көндә күп кенә ата-аналар балалары белән ничек аңлашырга икәнен белми. Шуңа күрә эшне олылардан башларга, шәһәрнең барлык мәктәпләрендә алар өчен психолог консультацияләре оештырырга кирәк, дип белдерде ул.
Сүз уңаеннан, бу хакта ул Казанның 49-нчы номерлы мәктәбендә укучыларның ата-аналары өчен үз инициативасы белән оештырган психолог консультацияләре вакытында әйткән. Бүгенге көндә консультацияләргә 20дән артык ата-ана йөри, кайберләре гаиләләре белән килә. Кичке сәгатьләрдә үтүче бу дәресләрдә ата-аналар төрле биремнәр үти һәм психологка төрле сораулар бирә, дип хәбәр итә Казан Мэриясе.
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ