Логотип Магариф уку
Цитата:

Дамир Фәттахов Россия мәктәп укучылары хәрәкәте рәистәше булды

Татарстанның элеккеге яшьләр эшләре министры, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов Россия мәктәп укучылары хәрәкәте рәистәше булды. Фәттахов Телеграм-каналында шу...


Татарстанның элеккеге яшьләр эшләре министры, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов Россия мәктәп укучылары хәрәкәте рәистәше булды. Фәттахов Телеграм-каналында шул хакта хәбәр итте.




«Бүгенге көннән мин әлеге командага кушылдым: мине Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең рәистәше итеп сайладылар. Очучы-космонавт, Россия Герое Сергей Рязанский (Россия мәктәп укучылары хәрәкәте рәисе) һәм Надежда Куранина (Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең рәистәше, шулай ук әлеге хәрәкәтнең башкала бүлеген җитәкли) белән бергә. Бу минем өчен зур мәртәбә!» - дип язган Фәттахов.
Ул Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкта эшләвен дәвам итәчәген, аның вазифаларына тагын бер юнәлеш өстәлүен һәм коллегалары белән бергә «инфраструктураны үстерүдә җитди эшләячәген» билгеләп үтте.

«Татар-информ»

Фото: tatcenter.ru


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ