Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәүләт Думасы эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү проектын хупламады

РФ Дәүләт Думасы эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне күздә тоткан инициативаларны кире какты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.2021 елда Дәүләт Думасына кертелгән ЛДПР инициативасы кире...

РФ Дәүләт Думасы эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне күздә тоткан инициативаларны кире какты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
2021 елда Дәүләт Думасына кертелгән ЛДПР инициативасы кире кагылды. Закон проекты эшләүче пенсионерларга иминият пенсияләрен индексацияләүне кире кайтаруны күздә тота.
Моннан тыш, палата Дәүләт Думасының Бюджет комитеты әгъзасы Оксана Дмитриеваның 2016–2022 елларда эшләүче пенсионерларга картлык буенча пенсияләрне индексацияләү турындагы проектын кире какты. Әлеге категория пенсионерлар өчен индексация бу чорда үткәрелмәгән.
Шулай ук Дәүләт Думасы КПРФ керткән шундый ук закон проектын кире какты. Хөкүмәт әлеге инициативаны хупламады, чөнки законнар кабул итү бюджет акчалары хисабына өстәмә чыгымнар таләп итәчәк, шул ук вакытта закон проектларында чыгым йөкләмәләрен үтәүнең чыганаклары һәм тәртибе билгеләнмәгән. tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ