Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәүләт Думасында балалар туризмы һәм ял проблемалары турында фикер алыштылар

Дәүләт Думасының туризм һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитетында парламентның түбән палатасы каршындагы балалар туризмын, ялын һәм сәламәтләндерүне үстерү буенча эшче төркемнең беренче утыры...

Дәүләт Думасының туризм һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитетында парламентның түбән палатасы каршындагы балалар туризмын, ялын һәм сәламәтләндерүне үстерү буенча эшче төркемнең беренче утырышы узды. 
Анда баланы ташлама белән лагерьга ничек җибәрергә дигән сораулар һәм аларны хәл итү буенча  мәсьәләләр күтәрелде. 
Балалар ялының һәм сәламәтләндерүнең сыйфатын арттыру өчен,  балалар туризмы өчен кадрлар әзерләү, яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү системасын үстерергә һәм камилләштерергә кирәк,- дип билгеләп үттеләр утырыш барышында.
"Балалар туризмын, эшчәнлекнең танып  белү төре буларак, уку программаларына һәм белем бирү оешмаларында дәрестән тыш дәресләргә интеграцияләү бик мөһим", - дип белдерде туризм һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты әгъзасы Алла Салаева.
Утырышта чыгыш ясаган профильле оешмалар вәкилләре шулай ук тармакның уңышлы үсешенә комачаулаучы кайбер проблемалар, шул исәптән ведомстводагы җитешсезлекләр турында сөйләштеләр. Чыгыш ясаучылар балалар туризмы һәм ялына бәйле төшенчәләрне закон белән беркетергә һәм РФ Мәгариф министрлыгы һәм Ростуризм арасында вәкаләтләрне чикләү кирәклеген билгеләп үттеләр.
Гөлназ Гайнуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ