Логотип Магариф уку
Цитата:

Дистанцион укыту – үзенә күрә бер сынау

Дистанцион укуга күчү, беренче карашка, тормышка ашыра алмаслык булып тоелса да, без укучыларга белемне уку-укытуның төрле формаларын кулланып җиткерәбез. Дистанцион уку һәм укыту өчен районыбыз укыту...

Дистанцион укуга күчү, беренче карашка, тормышка ашыра алмаслык булып тоелса да, без укучыларга белемне уку-укытуның төрле формаларын кулланып җиткерәбез. Дистанцион уку һәм укыту өчен районыбыз укытучылары һәм укучылары техника (компьютер, ноутбук, планшетлар) белән тәэмин ителгән. Социаль хәле авыррак булган, шулай ук күп балалы гаиләләргә ноутбуклар, планшетлар бирелде.
Һәр иртәдә, дәресләр башланырга 15 минут кала, сыйныф җитәкчеләре укучыларның дәрескә әзерлеген контрольда тота, мониторинг ясый.
Дәресләр, норматив документларга туры китереп, төрле платформаларда: «Универсариум», «Россия электрон мәктәбе», «Мобиль электрон белем бирү», «Ачык мәктәп», «Учи.ру», «Якласс», электрон белем бирү ресурслары кулланып оештырыла. Шулай ук edu.tatar.ru да укучы битеннән укытучының факультативына языла ала. Укытучыларыбыз анда төрле биремнәр, видеоларга сылтамалар беркетә ала. Моннан тыш, инфоурок, педсовет.ру, копилкауроков.ру һ.б. сайтларда төрле викториналар, тестлар, конкурслар шактый. Укытучылар өчен виртуаль методик бергәлекләр эшләп тора.
Дистанцион уку-укыту гадәти дәрес кенә булмаганга укытучылардан да, укучылардан да зур әзерлек сорый. Шул ук вакытта укучыларның белем сыйфаты түбәнәймәсме икән дигән борчу да бар.
Тик шулай да, укучыларыбыз күбрәк мәгълүматны укытучыны күреп кабул итәргә күнеккән. Шуңа күрә мөмкин булган кадәр дәресне ZOOM платформасы аркылы алып барырга тырышабыз. Әлеге платформа укытучы һәм укучыга бер-берсен күреп сөйләшергә мөмкинлек бирә.
Дистанцион уку – һәммәбез өчен дә үзенә күрә бер сынау булды. Әлеге сынауны уңышлы гына үтеп чыгып, замана белән бер адымнан атларга әзер икәнлегебезне исбатлый алырбыз дип ышанам.
Роза СӘЛАХОВА, Яшел Үзән районы мәгариф идарәсе методисты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ