Логотип Магариф уку
Цитата:

Егетләр армиягә китә

Россиядә 1нче апрельдән армиядә хезмәт итү өчен язгы хәрби чакырылыш башланганын ишетмәгән кеше калмагандыр. Шуңа карамастан, республикада коронавирус таралу сәбәпле, яшьләрне Татарстанның хәрби комис...

Россиядә 1нче апрельдән армиядә хезмәт итү өчен язгы хәрби чакырылыш башланганын ишетмәгән кеше калмагандыр. Шуңа карамастан, республикада коронавирус таралу сәбәпле, яшьләрне Татарстанның хәрби комиссариатларында медицина - тикшерү комиссияләре 13 нче апрельдән генә эшли башлаячак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендәТ хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.
Комиссар белдерүенчә, чакыру пунктларында табиблар контактсыз термометрлар белән күренергә килгән яшь солдатларның температураларын даими үлчәп торачак. Температурасы булганнар эчкә үткәрелмәячәк. Тикшерү пунктлары биналарын, транспорт чаралырын махсус эретмәләр белән сәгать саен зарарсызландырып тору каралган. Ачык һавада, җәмәгать урыннарында: вокзалларда, аэропортларда йөзләрен каплау өчен солдатларга махсус битлекләр, дезинфикация лампалары таратыла. Хезмәт итү урыннарына җибәрү вакыты 20нче майда башланачак, диләр. Хәрби частька килеп җитүгә, солдатлар ике атнага карантинга ябыла. Татарстаннан бу язда армиягә 135 мең егет китәсе.

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ