Логотип Магариф уку
Цитата:

Ел саен – бер бала

РФ Мәгариф министрлыгы ятимнәрне гаиләләргә тәрбиягә алуга катгый үзгәрешләр кертүче закон проекты тәкъдим итте. Әгәр ул кабул ителсә, яңа тәртип буенча, бер ел эчендә бары бер баланы гына уллыкка алы...

РФ Мәгариф министрлыгы ятимнәрне гаиләләргә тәрбиягә алуга катгый үзгәрешләр кертүче закон проекты тәкъдим итте. Әгәр ул кабул ителсә, яңа тәртип буенча, бер ел эчендә бары бер баланы гына уллыкка алырга ярый. Шулай ук ятимнәргә әти-әни булырга җыенучыларны мәҗбүри рәвештә социаль-психологик яктан, торакларының минималь мәйданын, яшәү шартларын тикшерергә тиеш булалар.
Проект авторлары әлеге үзгәрешләр белән балаларның җәберләүдән саклап калырга омтылабыз дип аңлатса, бала хокуклары буенча РФ президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова исә рәсми сайтында яңа канунны тәнкыйть утына тотты. “Практикага күз салсак, үз балалары булып та, тәрбиягә тагын берничә ятимне алучы гаиләләр байтак булуын күрәбез. Канун белән чикләп, аларның тормышын катлауландырырга түгел, киресенчә, гаиләләргә теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтергә кирәк”, – ди ул. Гаиләләргә урнашкан ятимнәрнең хокуклары бозылу проблемасын беркем кире какмый анысы. Үзгәрешләр кирәк. “Тик уллыкка алучыларга өстәмә киртәләр тудыру үзе үк баланың тулы гаиләдә тәрбияләнергә булган хокукын бозу бит”, – диелә Анна Кузнецова чыгышында.
Иң элек опека һәм попечительлек органнарының эшчәнлеген камилләштерергә тәкъдим итә ул. Булачак әти-әниләрне сайлау системасы, психологик яктан тикшерү һәм әзерләү, уллыкка алу процессын башыннан азагына кадәр күз уңында тоту, киләчәктә дә гаиләгә игътибарны киметмәү турында бара сүз.
Әлеге проект тирәсендә сөйләшүләр бик кызу булырга охшап тора. Татарстанның бер районы җирлегендә (районын да, исемен дә күрсәтергә теләмәде) опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе канунның күптән көтелгән һәм кирәкле булуын ассызыклый:
– Тормыш чынбарлыгы чынлап та бала хокукларын яклауда катгыйлыкны таләп итә. Ерак барасы юк, үз тәҗрибәмә нигезләнгән фикерләремне җиткерәм. Беренче чи ратта, баланы уллыкка алучы гаиләләр еш кына канун куйган материаль һәм психологик таләпләргә туры килми. Бер бүлмәле иске генә өйдә үзләре дә әллә ничә кеше яшәп яткан өстенә бала алучылар, “яңа” әти-әниләр арасында тәртипсез тормыш алып баручылары да бар. Икенчедән, бу таләпләр үтәлгән очракта да, тәрбиягә алган бала өчен дәүләт түләгән акчаны дөрес файдаланмаучылар булуы беркемгә дә сер түгел. Кайсы фатир ала, кайсы машина алыштыра. Бала да шул ук йортта яши, шул машинада йөри бит диярсез сез. Ләкин ул гаиләнең матди хәлен яхшырту өчен түгел, ә нәкъ менә бала мәнфәгатьләрен кайгыртып түләнгән матди ярдәм бит! Елына бер баланы гына тәрбиягә алырга ярый дигән чикләү әнә шундый “әти-әниләр”не күз уңында тота. Игелекле эш эшләүче әти-әниләргә теләктәшлек күрсәтәм дип, бала хокуклары икенчел планга чыгарга тиеш түгел.
Лидия Низамова, Теләче районы “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе җитәкчесе:
– Уллыкка алу гына түгел, опека өлкәсендә дә проблемалар җитәрлек. Мисал китерәм. Кияүдә булмаган хатын бала алып кайткач та, эчүен, тәртипсез тормыш алып баруын туктатмады. Оешмабыз хезмәткәрләре аны акылына китерергә күпме тырышты: үгетләдек, баласы хакына булса да, эчүен ташласын дип, акча түләп дәваланырга алып бардык. Нәтиҗә генә булмады, чөнки аның тормышын үзгәртергә теләге юк. Ахыр чиктә ул ана булу хокукларыннан мәхрүм ителде. Бала әбисенә опекага тапшырылды. Проблема нидә дисезме? Эш шунда ки, алар бөтенесе бер өйдә яши бит! Тәртипсез ана да, әби дә, бала да. Ана хокукларыннан мәхрүм итү рәсми кәгазь генә булып кала – менә ни турында чаң кагарга кирәк! Туктаусыз ирләр алыштырып, рәхәт тормыш, эчү генә эзләп йөргән ана йогынтысыннан чикләми бит ул документ!
Мәликә Гыйльметдинова, 10 авыру ятим баланы үзенә сыендырган ана:
– Ятим балаларга кагылышлы законнар катгый һәм уйланылган булуы белән килешәм. Былтыр Алексеевск районында тәрбиягә алынган Жанна фаҗигасеннән гыйбрәт алырга кирәк. Гаиләнең тормышы да җитеш иде, тәртипсез дип телгә кермәгән – ә баланың гомере өзелде... Акчага кызыгып, бала язмышы турында уйлап та карамаучылар сирәк түгел. Әгәр кешенең күңелендәге нияте ихлас икән, елына бер генә баланы алырга ярый дигән чикләү аның өчен бернинди авырлык тудырмаячак. Монда сүз сан турында түгел, ә баланың бәхете турында барырга тиеш.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ