Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ел укытучысы – 2022 » бәйгесендә кем җиңүче булыр?

Республикабызда укытучыларның һөнәри осталыгын  ачыклау  һәм үстерү юнәлешендә максатчан эш алып барыла. «Ел укытучысы» һәм «Авыл укытучысы» бәйгеләре педагоглар арасында аеруча популяр. «Ел...

Республикабызда укытучыларның һөнәри осталыгын  ачыклау  һәм үстерү юнәлешендә максатчан эш алып барыла. «Ел укытучысы» һәм «Авыл укытучысы» бәйгеләре педагоглар арасында аеруча популяр. «Ел укытучысы — 2022» бәйгесенә килгәндә, быел Казан мәктәпләреннән барлыгы 400 педагог катнашты һәм аерым номинацияләр буенча җиңүчеләр дә билгеле булды.
       Һөнәри осталык шәһәр конкурсында Мәскәү районының 2 нче  лицей-интернатының җәмгыять белеме укытучысы Илсур Җиһаншин республика этабына узды, ул анда башкала данын яклаячак. Шунысын да әйтик, бу белем учагы республика һәм Россия күләмендә узган укытучыларның һөнәри бәйгеләрендә берничә җиңүче бирде, алар арасында хәзерге Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, «Унбер» дип аталган киң профильле лицей директоры, математика укытучысы Алмаз Хәмидуллин биология укытучысы Наил Мирсәетов бар. Быелгы конкурсантка да  уңышлар юлдаш булсын.
       «Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясе  буенча алгы урынга Совет районының «Балалар академиясе» балалар иҗаты үзәгеннән Виталий Фролов, Татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында 116 нчы лицейдан Зилә Габдинова чыкты.   «Кеше тәрбияләү» номинациясендә Яңа Савин районының 146 нчы  «Ресурс» лицееннан Ольга Константинова өстенлеккә ия.
       «Педагог-психолог» номинациясендә Авиатөзелеш районының 14 нче балалар бакчасы хезмәткәре Анастасия Павликова иң яхшысы дип танылды. «Тормыш иминлеге нигезләре»  номинациясендә Киров районының 182 нче  лицее вәкиле Максим Калязин  җиңү яулады. «Педагогик дебют»та  беренче баскычка Яңа Савин районыннан 49 нчы мәктәпнең математика укытучысы Камил Абдулвахобов күтәрелде.
       Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә эшләүче тәрбиячеләр арасында барган бәйгедә Яңа Савин районының 397 нче балалар бакчасы укытучы-логопеды Рената Хәбибуллина уңышка иреште. Мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең һәммәсенә бәйгедә һәм хезмәтләрендә  уңышлар теләп калабыз.
Альберт САБИР             

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ