Фаҗигале язмышлы Карелия

Казанның «Мебельград» сәүдә үзәгендә озак кына кабинет мебеле сатылмыйча торды. Бик нәфис иде ул, каһәр. Бәясе дә тешләшерлек. Юкса, Италиядә кызыл агачтан ясалган җиһаз да түгел бит! Күрәсең, бу рәвешле аптыраучылар аз булмагандыр. Шуңа күрәдер, сатучы-консультантның мондый гаҗәпләнүгә бер дә исе китми. Җай гына аңлатып бирә ул: бу бит Финляндиядә Карелия каеныннан ясалган шкафлар. Вакытыгыз булса, ул тагын: «Россиянең атаклы зәркәнчесе Фаберже шул агачтан патшага пасха йомыркасы ясаган, – дип тә өстәячәк әле. Чөнки бары Карелия каенын эшкәрткәндә генә  агач өслегендә искитмәле бизәкләр пәйда була».

Моңа кадәр меңнәрчә күлләр, елгалар һәм шарлавыклар иле дип белгән Карелия турында мондый кызыклы мәгълүмат та өстәлгәч, әлеге могҗизалы төбәкне барып күрмичә түзеп була ди мени? Гаиләбез белән авытомобильгә төялдек тә юлга  кузгалдык.

Бозлыктан бушаган җирләр

Безнең эрага кадәр сигез мең еллар элек хәзер Россиянең төньяк чикләре саналган бу җирләрдә бозлык хакимлек иткән. Ул эри-эри Арктикага таба чигенгәч, анда адәми тормыш барлыкка килгән.  Кыяларга төшерелгән петроглифлар ул беренче кешеләрнең аучылык, балыкчылык, үләннәр җыю белән шөгыльләнүе турында сөйли. Монда  төпләнгән «лопь» (хәзерге исемнәре – «саами») кабиләләре әркенләп тимер җитештерергә һәм игенчелек, терлекчелек, аучылык өчен кирәкле кораллар ясарга өйрәнгән.Алардан көнчыгыштарак, Ладога һәм Онега күлләре арасында – вепс, ә көнчгышка һәм төньякка табарак “корела” (хәзерге атамалары – карел) кабиләләре көн күргән. Шулай итеп, ул борынгы заманнарда бүгенге Карелиянең барлык биләмәләре шушы фин-угор халкыныкы булган.

Бай да, фаҗигале дә язмышка дучар ителгән төбәк икән ул Карелия. Аңа гел я шведлар, я финнәр, я руслар аяк астында яшәргә туры килгән. VII гасырдан монда Скандинавия викинглары хакимлек иткән. Алар XIII гасыр ахырында Выборг ( шведча – Изге кирмән) каласына нигез салганнар. Ә славян кабиләләре анда X –XI  гасырларда, борынгы Новгород Республикасы төбәкнең көньяк өлешенә  «күз» салгач, күченеп утыра башлаганнар дип санала. Аларга ияреп христиан дине килгән һәм әкренләп ассимиляцияләшү башланган. Егерме елдан артык барып, Төньяк сугышы дип аталган канлы тарткалаштан соң, карельләр иле 1721 елда җиңүчегә – Россиягә күчкән. Шул чорда төбәктә корал җитештерү өчен кирәкле металлургия сәнәгате үскән. Заводларның иң эресе Петр I патшалык иткән чорда нигез салынган Петр бистәсендә корылган һәм Екатерина императрица фәрманы белән ул Петрозаводск каласына әверелеп, хәзер Карелиянең башкаласы булып санала.

Чиктә булганлыктан һәм төрле дәүләтләрнең урманга, суга, файдалы казылмаларга бай бу җирләрне эләктерү өчен каны кызып  торганлыктан, биредә совет хакимияте дә җиңел генә урнаша алмый. Кызыллар һәм аклар арасында барган бәрелешләргә Атланта гаскәрләре һәм финнәр килеп кушыла.  Соңгылары гомер-гомергә Карелиянең төньяк өлешен аерып алу уе белән яшәсә, җирле халык та үз милкен тартып алуга риза булып, кул кушырып утырмый. Советлар җиңгәннән соң да әле, безнең яклардагы сәнәкчеләр күтәрелеше кебек үк, монда да 1921 елда восстание булып ала. Әмма ул корал белән бастырылып, көчле репрессияләр аша күмәкләштерү чоры башлана. 1923 елда, ниһаять, Карелия Республикасы оеша.

Әмма шул географик урыны аркасында бер гасырда да мондагы халыкка тыныч кына яшәргә ирек бирмиләр. 1939 елда Финляндия белән Россия арасында  шул җирләр өчен кыска гына Кышкы сугыш булып ала. Ул чакта бәрелеш безнекеләрнең җиңүе белән тәмамланса да, 1941 елдан 1944 елга кадәр Петрозаводскида һәм аның тирә-юнендә  фашист Германиясенең союзнигы саналган финнәр хакимлеге урнаша. Ә холык-фигыле белән тыныч җирле фин-угор халкы, кайсы тарафка бил бөгәргә белмичә, әле Финляндия, әле Шведциягә, әле Россиягә күченеп йөри. Википедия төрле көчләрнең ул чордагы бәрелешләрендә ун меңнәрчә кеше һәлак булган дип яза.

Саами җирендә татар рухы

Карелия илен Россия карамагында саклап калу өчен 1939 – 1940 еллардагы финнәр белән Кышкы сугышта безнең  дә күп кенә милләттәшләребез үз гомерләрен корбан иткән. Алар, нигездә, ТАССР Югары Советы Президиумы исемендәге 86 нчы укчы дивизия составында  Миннергейм һәм Выборг шәһәрләре арасындагы фронтта сугышкан. Менә ул каһарманарның кайберләре. Мамадыш районы, Кече Кирмән авылы егете Гафият Ярмөхәммәт улы Нигъмәтуллин 1940 елның январендә разведка төркеме белән чолганышка эләгә. Кече политрук катлаулы хәлдә югалып калмыйча, солдатларны чолганыштан чыгаруны оештыра. Шул батырлыгы өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул Татарстанлылар арасыннан мондый исемгә лаек булган беренче каһарман. Шуннан соң Югары хәрби академия тәмамларга өлгергән якташыбыз 1945 елның 8 маенда Берлин өчен барган  аяусыз бәрелештә батырларча һәлак була.  Сүз уңаеннан әйтик, Казанда оешкан 86 нчы укчы дивизия, 1941 елда Польшаны  Германия белән бүлгәләү башлангач, беренче итеп яуга кертелә һәм шул дәүләтнең безнең чиккә якынрак булган  Белосток чыгынтысында тулысы белән юк ителә.

Бакый Сибгатулла улы Рәхимов Буа өязенең Озак Утрау (Долгий Остров) авылында (хәзер Чувашиянең Батыр районы) туган милләттәшебез. Ул разведчиклар төркеме белән дошманның тимерчыбык корылмасын тишеп, безнекеләр өчен яшерен юл ясауда һәм ике дошман дзодын юк итүдә катнаша. Яраланган килеш сугышуын дәвап итеп, яу кырында һәлак була. Шул операция вакытындагы фидакарьлеге өчен аңа үлеменнән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Якташыбызның ясәде Выборг култыгындагы Туппурансаари (хәзер – Вихревой)  утравындагы туганнар каберлегенә күмелгән.

Хафиз Сабир улы Сабиров Балтач районының Шода авылы егете.  Пулеметчылар взводы командиры буларак, Выборг тирәсендәге чолганыштан чыгучы укчылар батальонын уттан саклауны оештыра. 1940 елның 3 мартында Һәлак булган пулеметчы урынына баса һәм  үзе дә пулемет артында һәлак була. Советлар Союзы Герое исеме аңа үлгәннән соң бирелә. Кабере – Хараппян Ниеми борынында. Әлеге каһарманнарның туган төбәкләрендә алар истәлегенә һәйкәл, яки бюст урнаштырылган. Өстәп шуны да әйтеп китик, 2005 елда Беломорск шәһәрендә “1941 – 1945 елларда Ватанны яклаучы Татарстан һәм Карелия улларына һәм кызларына” һәйкәл ачылган.

Карелия төбәгендә барган  канкойгыч сугышлар турындагы язмаларның авторлары ул елларда бу якларда бер адым исән җир калмады, дип язалар. Менә шул җимреклекләрне төзәтергә бик күп эшче көчләр кирәк булып чыккач, аның өчен Россиянең үзәк районнарында һәм Идел буенда яшәүчеләрне  оешкан төстә күчерү башлана. Узган йөзьеллыкның илленче елларында  биредәге урман әзерләү хуҗалыкларына вербовка белән Татарстан АССРдан да күп кенә гаиләләр җибәрелә. Ә 1960 – 70 елларда  бирегә СССРның төрле төбәкләреннән, шул исәптән бездән дә техникум һәм вузларны тәмамлаучылар эшкә билгеләнү буенча белгеч буларак киләләр. 80 нче елларда безнекеләр Костомукша шәһәре һәм шундагы тау-руда комбинаты төзелешендә эшли. Бүгенге көндә татарлар Костомукша һәм Петрозаводск шәһәр округларында, Питкярант, Сортаваль, Суояр районнарында оешып яшиләр. Карелиядә көн күрүче 150 дән артык милләт арасында татарлар сан ягыннан сигезенче урында тора.

Карелиядәге якташларыбыз хәзергәчә үзләренең татарлыкларын җуймаганнар. Алар рухи тормышларын “Чулпан” татар мәдәни җәмгыятенең Карелия төбәк оешмасы эшчәнлеге кысаларында алып бара. Сабантуй үткәрүне дә, Татарстаннан иҗат коллективларын кабул итүне дә шулар оештыра. Карелия Республикасы белән  Татарстан Республикасы арасында төзелгән сәүдә-икътисад, фәнни-техник, социаль, мәдәни хезмәттәшлек турындагы 2014 елгы Килешү милләттәшләребезнең активлыгын тагын да арттыруга китергән. 2015 елда  Красный бор һәм Сандорм авыллары чигендәге бушлыкка 1938 елларда бу төбәктәге  ГУЛАГ лагерьларына  репрессия белән китерелеп, һәлак ителгән татарларга һәйкәл куелу да – шуның нәтиҗәсе.

Табигать һәйкәлләре

Шунысы куаныч, сугыш фаҗигалары тезмәсеннән гыйбарәт булган тарихы да, ГУЛАГ белән бәйле кара таплары да Карелиянең искиткеч табигатенә зыян сала алмаган. Гадәттә, гаилә белән сәяхәткә чыкканда без гид хезмәтеннән файдаланырга тырышмыйбыз. Маршрутны сайлауга ук барасы төбәгебезне бөтен яклап өйрәнергә өйрәнәбез: тарихын да, табигатен дә, архитектурасын да.  Карелия юнәлешендә иң кызыксындырганы «Кижи» музей-тыюлыгы булырга тиеш иде. Шулай булып чыкты да.Ул ике максатка ярашлы. Монда Россиянең төньяк архитектурасы белән дә танышасың, төньяк халыкларының тормыш-көнкүрешен, һөнәрләрен, гореф-гадәтләрен  дә күз алдына китерәсең. Онега күле тирәсендәге агач төзелеш үрнәкләре шушында күчереп салынган. Анда гади крестьян йортыннан алып, мәһабәт соборларга кадәр бар төр тарихи агач һәйкәлләрне күрергә мөмкин.  Утраудагы бу заповедникны өчкә бүлеп карарга була: җирле карел, вепс халыклары мәдәнияте, күченеп килгән русларның яшәү рәвешләре һәм аларның бергә яшәү чорына караган үзенчәлекләр. Туристларны иң кызыксындырганы моннан өч йөз ел элек корылган чиркәү. Аны 22 яшьлек исеме билгесез оста яшеннән янган иске чиркәү урынында күтәргән дип сөйлиләр. 37 метрлы корылма рус төзелеш кануннары буенча кадаксыз төзелгән, дип расласалар да гөмбәзендә кадак та бар икән.

«Рускеала» – таш чыгару мәгарәләреннән барлыкка килгән табигать һәйкәле. Санкт-Петеребургның зиннәтле сарайлары һәм храмнары өчен мәрмәр таш шуннан алынган инде.  Адреналин яратучылар, безнең әтиебез кебек, дүрт йөз метрлы троска асылынып, су тулган зәңгәр мәрмәр каньон өстеннән үтә ала. Кыюракларга  800 метр астарак яткан сулы шахтага төшү мөмкинлеге дә бар. Ә Онега күленең чакрым ярымлы гранит ташлар түшәлгән ярын күрсәгез, чынлап та, бу – могҗизалы урын икән, диярсез. Андагы граниттан юынылган  сәнгать әсәрләренең авторлары арасында дөньның кайсы иле вәкиле генә юк. Шуларның берсе Ригадан Айварс Керлиньш  биредә табылган зур гранит кисәгеннән акча янчыгы уйган. Байлык турында хыялланучы туристлар, теләк теләп, тимер акча ышкый торгач, ул инде елкылдап тора. Карелиянең үз вулканы да булган бит. Хәзер, билгеле, моннан 3 миллиард ел элек ут чәчеп торучы вулканны күз алдына китерүе кыен. Авызына су тулып, ул күлгә әверелгән, аның тирә-ягы урман белән капланган. “А зори здесь тихие” фильмының яңартылган ремейк варианты шунда төшерелгән булуы да мәгълум булды безгә.

Карелияне, күлләр генә түгел, шарлавыклар иле дә дип йөрүләре хак икән. Суна елгасында 11 метрдагы Кивач шарлавыгын да,18 метрлы “Белые мосты” шарлавыгын да күзәттек. Сортваль районында табигый зоопарк бар. 3 гектарлы урман белән уратып алынган Янисъярви күле су кошлары өчен чын зоопарк булып тора.

 Карелиядә шунысы шәп, аның кайсы районына гына барып чыкма, турист өчен кызыклы берәр объект очратасың. Пудож районындагы Пяльма авылында XIX гасырда ук төзелгән агач йортлар бүгенгәчә сакланып калган икән, бу инде халыкның  һәм хакимиятьтәгеләрнең үткәнгә сак карашларыннан килә.  Аларның иң матуры –Поташ купец йортын “Кижи” тыюлыгына күчереп салганнан соң да, монда нык агач йортлар шактый калган әле. XIX гасырда Санкт-Петербургны, өлешчә, агач материаллар белән нәкъ менә шул купецның ике агач ярдыру заводы тәэмин итеп торган инде.

 Ә менә Кинерма авылы турында аерым әйтеп китмәсәм, язмам тулы булмас кебек. Аның үзенчәлеге – утыру рәвешендә. Авыл уртасында часовня куелган зират тора. Бөтен урамнар шуның тирәсенә түгәрәкләнеп урнашкан. 16 агач корылма тарихи һәйкәл дип игълан ителгән бу авылда яшәүчеләр әлеге традицияне бүген дә дәвам итә. Шунысы да кызык, алар барысы да, шул исәптән 113 ел элек төзелгән кара мунча да, оныкларына ата-бабаларыннан калган шәхси милек булып исәпләнә. Гәрчә бу авылда ел әйләнәсенә биш кенә кеше яшәсә дә, аны ташландыкка әйләндермиләр, хуҗалары кайтып-китеп йөри.

Кайчан соң бу автор шаккатмалы табигатькә ия булган җирләрнең төп халкы – саам турында сүз кузгатыр да, Карелия каенының серен чишәр икән, дип уйлыйсыздыр.Урман саамнарының тылсымчысы Талви Укко белән очрашмасак та борынгы кешеләр яшәгән киез тирмәне күрергә дә, аның уртасындагы учак янында җылынып утырырга да насыйп булды. Балалар ачык һавадагы бу заповедникта болыннар ашатып, төньяк халыклары чанага җигеп йөри торган хаска этләре белән аралашып, шау-гөр  килделәр.

Ә Карелия каеннарына килгәндә,  эшкәрткәч соклангыч бизәкләре пәйда була торган шушы агачны борынгы рус дәүләтендә җирле халыктан ясак итеп җыя торган булганнар.  Узган гасырның башбаштак туксанынчы елларында Финляндиягә сата торгач, аларның табигатьге саны бүгенгә өч мең тирәсе генә калган. Карелиянең биология  галимнәре хәзер Карелия каенын теплица шартларында үрчетү һәм гади каенга ялгау юлы белән аның клонын алу өстендә эшлиләр.

Гүзәл Әхмәтҗанова
Илсөяр ХӘЙРУЛЛИНА тәрҗемәсе
Фото: pixabay

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.