Логотип Магариф уку
Цитата:

Фильм төшерү өчен сигез субсидия

Татарстан Мәдәният министрлыгы республика бюджеты хисабына кинофильмнар төшерү буенча конкурска гаризалар 3 октябрьдән кабул ителә башлый.Гаризалар ТР мәдәният министрлыгында кабул ителә.«Конкурс...


Татарстан Мәдәният министрлыгы республика бюджеты хисабына кинофильмнар төшерү буенча конкурска гаризалар 3 октябрьдән кабул ителә башлый.


Гаризалар ТР мәдәният министрлыгында кабул ителә.


«Конкурста коммерциячел булмаган оешмалар катнаша ала. гаризалар 1 ноябрьгә кадәр кабул ителә», дип хәбәр итә министрлыкның матбугат үзәге.
Гариза белән бергә булачак фильмның синопсисы, сценарие һәм сметасы да тапшырылырга тиеш.
Фильм төшерү өчен субсидия суммасы 500 мең сумнан башлап 2 миллион сумга кадәр. Конкурс буенча барлыгы сигез фильм төшерелер дип планлаштырыла.
Дүрт кыска метражлы документаль фильмнарның темасы: республикада милләтара һәм конфессияара бердәмлекне ныгыту; республика үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләр турында; патриотик үзаңны ныгыту; Татарстанның тарихи шәһәрләре һәм милли архитектура. Болар өчен 500 мең сум тәкъдим ителә.
Гомумкешелек кыйммәтләрен пропаганадалаган тулы метражлы нәфис фильм өчен 2 млн сум каралган. Кискен социаль темаларга кагылган «Мәдәният. Хәзер» кыска метражлы нәфис фильмнар циклы – 1 млн сум. Татарстан Республикасының матди булмаган мәдәни мирасына багышлаган тулы метражлы документаль фильм – 1 млн сум. Татарстан халыкларының популяр әдәби һәм фольклор образларына багышлаган анимацион фильм – 1 млн сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ