Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында халыкара фәнни-гамәли конференция узачак

 
Конференция эшендә катнашырга 10–11  нче сыйныф укучылары, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе субъектлары, якын һәм ерак чит илләрдәге югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары чакырыла.
 
Конференция берничә юнәлештә барачак:
 
  • Хәзерге дөньяда төрки телләр;
  • Телнең җәмгыять һәм мәдәният белән бәйләнеше;
  • Культурология. Мәдәният һәм кеше. Мәдәният һәм цивилизация; 
  • Телләрне һәм культураларны чагыштырма өйрәнү; 
  • Мәдәниятара аралашу һәм тәрҗемә итүнең лингвокультурологик проблемалары; 
  • Әдәбият һәм сәнгать; 
  • Телнең лексик системасында милли характерның (менталитет) чагылышы; 
  • Югары (урта) һөнәри белем һәм региональ мәдәният.
Гаризалар һәм материаллар 2023 елның 10 февраленә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат

нигезләмәдә бирелгән. 

Фәния Лотфуллина

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.