Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаилә үзәге янында – «Итил» фестивале

25 сентябрьдә “Казан” Гаилә үзәге мәйданында Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган Идел буе халыкларының яңа этник культурасы фестивален ачу тантанасы була. Мәдәни чара 25...

25 сентябрьдә “Казан” Гаилә үзәге мәйданында Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган Идел буе халыкларының яңа этник культурасы фестивален ачу тантанасы була. Мәдәни чара 25 -26 сентябрь көннәрендә  көндезге 12дән кичке 20 сәгатькә кадәр бара.
Фестивальнең төп сәхнәсендә кунакларны Татарстан, Удмуртия, Мордовия,  Чувашия, Мари, Башкортстан республикалары артистлары катнашында зур музыкаль программа көтә. Тамашачылар хөкеменә  төрле стильдәге  җырлар – татар сентипопы,  удмурд ганжы, чуаш джазы,   мордва попы  тәкъдим ителәчәк. Фестивальнең игътибар  үзәгендә җырлар авторы һәм башкаручы,  “Евровидение – 21” халыкара  җырлар конкурсында катнашкан җырчы Манижа  булачак дип көтелә.  Аның трекларында  ритм-н блюз стилендәге ак тәнле җырчылар башкара торган музыка яңгыраячак. 
Гаилә остаханәләре зонасында  кунаклар  үз куллары белән сувенирлар ясарга өйрәнә яки яңа һөнәр үзләштерә ала.  Фестивальнең иң яшь кунаклар – сыбызгы борыннар -  бушлай мультфильмнар   карар. Күшеккәннәргә кайнар чәй белән тәмлүшкәләр тәкъдим ителә.  Янәшәдәге ярминкәдә  кулдан ясалган әйберләр – төрле киемнәр, бизәнү әйберләре,  йорт кирәк-яраклары һәм сувенирлар сатып алырга мөмкин.  Фудкорт мәйданында  Идел буе халыкларының милли  һәм көндәлек ризыкларыннан авыз итәрә һәм аларга бәя бирергә була.
Фестиваль кысаларында  оештырылган урам күргәзмәсе кызыксынучыларны  Россия рәссамнарының скульптур  хезмәтләрен сатып алырга чакырыр.
Рәхим итеп килегез, күрегез, катнашыгыз!
                                                            Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ